Ак мәчет (Казан)

Sight symbol black.svg  республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле

Ак мәчет (Яңа бистә мәчете, Урта-таш, Унберенче мәхәллә мәчете, рус. Белая мечеть) — Казанның Яңа Татар бистәсендәге таш мәчет, республика күләмендәге мәдәни мирас объекты[1]. 1805 елда элекке агач мәчет урынында төзелә. Кызыл Татарстан урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Тарихы

undefined

1750 елның 8 август Хөкүмәт Сенаты карары нигезендә, хәзерге Яңа Татар бистәсе территориясенә йөздән артык йорт һәм бер мәчет («Ишкәй мулла» мәчете) төзү өчен мөселман татарлар күчереп утыртыла[2]. Яңа бистә оешканнан сәнәгать үзәге булып тора — биредә сабын кайнату, күн заводлары, комач фабрикалары, шулай ук күпсанлы вак остаханәләр эшли[3].

Таш мәчет элекке агач мәчет урынында Өрнашбаш авылыннан чыккан, Ракый бай буларак танылган сәүдәгәр Габдрәхим бине Вәлид бине Мөсәлим бине Мәмәш әл-Өрнашбаши акчасына 1801–1805 елларда төзелә[4][5].

Язма чыганаклар буенча, бу урындагы агач мәчет 1741 елдан бирле гамәлдә була. Аерым алганда, ул Казан гарнизоны инженер-поручигы Ник. Зверев һәм кондуктор Ег. Веригин тарафыннан 1751 елның 18 ноябрендә төзелгән «Яңадан төзелгән Татар (яңа) бистәсенең мәчетле планында» күрсәтелгән һәм аның урыны хәзерге таш мәчетнең урнашу урыны белән тулысынча туры килә[2].

1904–1917 елларда мәчетнең имам-хатыйбы булып дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Ислам мәҗмугасы» журналы мөхәррире Кашшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗеманов (Кәшшаф Тәрҗемани, 1877–1940) торган[6][7].

ТАССР ҮБКның 1929 елның 11 апрелендәге карары белән мәчет ябыла һәм билгеләнеше буенча файдаланылмый: бинада татар мәктәбе, мех цехы, соңрак завод клубы урнаша[5][8]. 1930 елларда манарасы сүтелә, бинаның планировкасы үзгәртелә, көнчыгыш һәм көньяк фасадларына янкормалар төзелә[2]. Озак вакытлар мәчет бинасы «Мелита» мех берләшмәсе территориясендә урнашкан була[5].

РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 30 августындагы 1327 номерлы карары (1 нче кушымта) белән мәчет бинасы архитектура һәйкәле буларак дәүләт саклавына алына[2]. 1998 елда бинаны мәхәлләгә кайтару турында мәсьәлә күтәрелә, ул 2004 елда мөселман җәмәгатенә тапшырыла[2].

2022 елда, Зур Казан боҗрасын төзү кысаларында барган юл эшләре вакытында, мәчет периметры буенча урнашкан бетон киртәнең бер өлеше сүтелә. Киртә блоклары авария хәлендәге бина диварларына китереп терәтелә, бу исә корылмаларга төшкән авырлыкны арттыра. Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре, объектны карау барышында, кирпеч диварда ярыклар булуын һәм территориядә төзелеш чүп-чары ятуын ачыклый. Комитет хокук саклау органнарына мөрәҗәгать юллый. Нәтиҗәдә подрядчы оешма («Волгадорстрой» ҖЧҖ) киртәне торгыза һәм чүп-чарны җыештырып ала; янау бетерелә[9][10].

Архитектурасы

Мәчет — түбәсе уртасына манара куелган ике заллы мәчетләр төренә карый. Планга турыпочмаклы бина ике аркылы дивар белән өч тигез булмаган өлешкә бүленгән: вестибюль һәм ике намаз залы. Башта калынлыгы ике метрга якын булган үзәк аркылы дивар залларны 3:5 нисбәтендә бүлгән, алар тиешенчә өч һәм биш пар турыпочмаклы тәрәзә белән яктыртылган[6].

Ике катлы кирпеч мәчет традицион рәвештә югары — гыйбадәт һәм түбән — склад катларына бүленгән. Икенче катта баскычлы вестибюль, зур һәм кече намаз заллары урнашкан. Соңрак мәчетнең көнбатыш ягыннан ике катлы баскыч читлеге төзеп куела, бу симметрик-күчәрле композицияне боза. Баскычны өстәмә корылмага күчергәннән соң, кече зал элеккеге вестибюль зурлыгына киңәйтелә һәм мәйданы буенча төп намаз залы белән тигезләшә[6].

Беренче катта склад биналары урнашкан. Мәчетнең көньяк өлешендәге склад өстәмә аркылы дивар белән икегә бүленгән. Башта беренче кат ачык аралыклы тәресыман гөмбәзләр белән капланган булган[6]. Заллар арасындагы дивар калынлыгында манарага алып менүче тар баскыч ясалган[6].

Бинаның пропорцияләре, фасадларның бизәлеше, тәрәзәләрнең урнашуы һәм нисбәте «Иске Таш» мәчетенә охшаш, бу исә ике мәчетнең дә проектын бер үк, әмма билгесез калган архитектор эшләгәнен яки аларны төзегәндә типлы проект кулланылганын фаразларга мөмкинлек бирә[6]. Бинаны бизәүдә урта гасыр болгар һәм татар халык архитектурасының стилизацияләнгән формалары, шулай ук классицизм архитектурасы элементлары кулланылган[11].

Реставрацияләү һәм хәзерге торышы

2023–2024 елларда хәйриячеләр хисабына мәчеттә төзәтү-реставрацияләү эшләре үткәрелә[12]. Эшләр барышында совет чоры корылмалары сүтелә, мәчетнең тарихи кыяфәте торгызыла, нигезе һәм грунтлары ныгытыла, эчке түшәмнәр, баскычлар, түбә ясала, агач тәрәзә блоклары куела, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләре монтажлана[13]. Биеклеге 31,6 метр булган дүрт яруслы манара күтәртелә[8].

2024 елның 5 сентябрендә торгызылган манарага ярымай урнаштырыла[14]. Төзекләндерү эшләре 300 миллион сумга төшә[15].

2024 елның 16 октябрендә мәчет тантаналы ачыла[4][12]. Беренче катта аерым керү юлы булган хатын-кызлар өчен намаз уку залы, икенче катта ир-атлар залы урнаша[13].

Мәчет имамнары

Төрле елларда мәчеттә хезмәт иткән имамнар исемлеге:

  • Мәхмүд бине Мөхәммәд — таш мәчет төзелгәннән соң (1805) аның беренче имамы. Мәчет каршында мәдрәсәгә нигез сала, фәнни эзләнүләр һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә[2];
  • Әбүбәкер Йосыпов (1830 яки 1839 елда вафат) — Бохара мөгаллиме һәм дин белгече Ниязколый Төркмәни шәкерте. Ул эшләгәндә мәчет каршындагы мәдрәсә киң танылу ала, шәкертләр саны шактый арта;
  • Кәшшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗеманов (Кәшшаф Тәрҗемани, 1877–1940) — 1904–1917 елларда имам-хатыйб. Дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Ислам мәҗмугасы» журналы мөхәррире[16][6]. Мулла гаиләсендә туа, «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укый. Имамлык хезмәте белән беррәттән «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укыта һәм Ак мәчет каршындагы мәдрәсәдә мөдәррис була. Ул чорда мәчет мәхәлләсендә 900 гә якын кеше исәпләнә[2]. 1917 елда Уфага күченә, анда Үзәк Диния нәзарәтендә казый булып хезмәт иткән һәм «Госмания» мәдрәсәсендә укыта[16];
  • Руслан Фәсфетдин улы Фәрхетдинов (1987 елда туган) — 2013 елдан имам-хатыйб, мәчет эшчәнлеге өлешчә яңартылганнан соң, 2013 елның декабрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте III пленумында билгеләнә. Башлангыч дини белемне Казанның «Сөләйман» мәчетендә алган, Мисырда укый (тәҗвид һәм гарәп теле грамматикасы буенча иҗазә алган), Төркиядә фикъһ буенча курслар үтә. Билгеләнгән вакытта Казандагы Россия ислам университетының шәригать фәннәре факультетының читтән торып уку бүлегенең 3 курс студенты була. Ул эшли башлагач, мәчеттә көн саен биш вакыт намаз укыла һәм ислам турында лекцияләр үткәрелә башлый[17];
  • Фәрит Сәлман (Фәрит Сәлман Хәйдәров, 1969 елда туган) — Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның тәкъдиме белән 2019 елның 1 апрелендә имам-хатыйб итеп билгеләнә[18]. Казан дәүләт университетының тарих факультетын, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлый, Ливан һәм Сурия мәдрәсәләрендә укый. 1995–1997 елларда — «Болгар» мәчетенең имам-хатыйбы, 1997–2001 елларда — РМ ҮДНнән Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкара. Изге Коръән һәм Сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе, Россиядә Коръән мәгънәләренең татар теленә беренче тәрҗемәсе авторы[15]. Реставрация эшләрен оештыруда (2023–2024) актив катнашкан. 2024 елның 16 октябрендә узган ачу тантанасында символик мулла таягын[19] һәм шәһадәтнамә (билгеләнү турында таныклык)[15] кабул итеп ала. Мәчетнең гамәлдәге имам-хатыйбы.

Искәрмәләр

  1. Мечеть Ново-Слободская, 1801–1805 гг. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 История мечети и махалли. ak-mechet.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  3. Что посмотреть в Ново-Татарской слободе Казани. Реальное время (23 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  4. 1 2 Рустам Минниханов открыл после реставрации последнюю историческую мечеть Казани. БИЗНЕС Online (16 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  5. 1 2 3 «Белая мечеть» в Казани готовится к реставрации. Реальное время (21 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  6. 1 2 3 4 5 6 7 Мечеть Ново-Слободская, 1801–1805 гг. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  7. 100 лет без минарета: о непростой судьбе Белой мечети и её будущем. Ислам-тудей (5 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  8. 1 2 В Казани началась реставрация последней законсервированной мечети. РБК Татарстан (3 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  9. Комитет Татарстана по охране памятников сообщил об опасности для Белой мечети в Казани. Комсомольская правда — Казань (28 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  10. Комитет ОКН: Угроза Белой мечети устранена. Татар-информ (6 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  11. Комитет Гущина выявил угрозу сохранности Белой мечети в Казани. Татар-информ (27 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  12. 1 2 В Казани после реставрации открылась историческая Ново-Слободская мечеть 1801-1805 гг. («Ак мәчет»). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (16 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  13. 1 2 Минниханов открыл отреставрированную Белую мечеть Казани. Казань 24 (20 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  14. Спустя сто лет на минарет Белой мечети в Казани вернули полумесяц. Аргументы и факты — Казань (5 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  15. 1 2 3 Фарид Салман: «Белая мечеть была очень запущена...» Миллиард.Татар (20 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  16. 1 2 100 лет без минарета: о непростой судьбе Белой мечети и её будущем (рус.). Ислам-тудей. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  17. В Белой мечети ежедневно проводится пятикратный намаз (рус.). ДУМ РТ (11 гыйнвар 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  18. Фарид Салман назначен имамом в одну из старейших мечетей Казани (рус.). Татар-информ (9 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  19. Рустам Минниханов открыл после реставрации последнюю историческую мечеть Казани (рус.). БИЗНЕС Online (16 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.

Тема буенча өстәмә