Петровский Завод мәчете (Сарман районы)

Петровский Завод мәчете (рәсми исеме «Иман» мәчете; рус. Петровско-Заводская мечеть «Иман») ― Татарстанның Сарман районы Петровский Завод авыл җирлегенең административ үзәге Петровский Завод авылында[1] 2009 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Сарман районы мөхтәсибәтенә керә[2].

Тарих

1680 елдан Басуплы Илга починогы, XVIII гасыр чыганакларында Бисеп буларак билгеле авылның күпчелек халкы керәшен татарлары булган (ясаклы татарлар)[3]. Керәшеннәр 1807 елда Бөгелмә өязе Абрамовка авылына күчерелә (хәзерге Әлмәт районының Васильевка авылы), алардан калган җирләрдә алпавыт П. М. Языковның Сембер губернасыннан күчерелгән рус крестьяннарының шәхси хуҗалыклары барлыкка килә, торак пункт Петровка дип атала башлый. Руслар Ләке авылы чиркәвенә, аннары Языково авылы чиркәвенә йөри. 1906 елга кадәр авылда якшәмбе чиркәү мәктәбе эшли. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, 1891 елдан авылда төзелгән һәм «И. Г. Стахеев и сыновья» сәүдә йортына караган шәраб заводында (Петровка спиртзаводы)[4] эшлиләр. Шуңа бәйле авылның исеме Петровский Завод дип атала[5].

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Җәзекәү (Языково) волостена кергән. 1920 елдан Татарстан АССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Сарман районында[6].

Җәзекәү (Языково) волостена 17 авыл, 9 хутор керә. Югары Чыршылы, Шыгай, Яңа Усай, Иске Дөреш, Таулы Дөреш (икесе дә Тукай районында), Юлтимер, Янурыс авылларында мәчетләр булуы билгеле[7].

2002 ел халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, авылда яшәгән 1 081 кешенең 82 % ы татарлар[8].

«Иман» мәчете Петровский Завод авылында 2017 елдан эшли[9].

Бина

2009 елда мәчет өчен җайлаштырылган беркатлы бинада мәчет ачылган. Аңа «Иман» исеме бирелгән. Бина электр белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70-80 кеше сыйдырышлы, аш пешерү бүлмәсе бар.

Җыйнак манарасы бинага керү юлы өстендә.

Имамнары

  • 2009 елдан — Рафис Мисбах улы Салихов[7].

Искәрмәләр

  1. Петровско-Заводское сельское поселение. О поселении. Официальный сайт Сармановского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2026.
  2. ММРО — приход мечети «Иман» с. Петровский Завод. Checko. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2026.
  3. Языково. Исчезнувшие села и деревни Сармановского района
  4. Петровский спиртзавод [рус.]
  5. История села Петровский Завод. Татары без границ
  6. Патровский Завод. Институт Татарской Энциклопедии
  7. 1 2 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.
  8. БД Этно-языковой состав населённых пунктов России: Республика Татарстан, Сармановский район, Петровско-Заводской сельсовет
  9. Петровский Завод (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2026.

Әдәбият

  1. Список населённых мест по сведениям 1870 года : [рус. дореф.]. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населённых мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 58-59нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә