Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте | |
---|---|
рус. Духовное управление мусульман Республики Татарстан | |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Дәүләт | |
Барлыкка килгән урыны | Чаллы |
Ачылу вакыты | 9 часов утра[d] |
Адрес | 420021, Казан шәһәре, Тукай ур., 38 нче йорт |
Нигезләнү датасы | 1992 |
Җитәкче | Камил Сәмигуллин |
Рәсми веб-сайт | dumrt.ru |
mailto:dum.rt@tatar.ru | |
Хезмәт күрсәтү зонасы | Татарстан |
Штаб-фатирының урнашуы | |
SEO_description | Духовное управление мусульман Республики Татарстан — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Кыскача исем | ДУМ РТ |
Ябылу вакыты | 18:00[d] |
SEO_title | Духовное управление мусульман Республики Татарстан — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте РУВИКИ.Медиада |
Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте – Татарстан мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма.
Тарих
дини идарәгә буйсыналар. Казанда Татарстан мөхтәсибәте урнаша. Фәрид Сәлман җитәкчелек итә.
Исхакый чоры
Нурлат вакыйгаларыннан соң, ул вазифасыннан вакытыннан алда китә[1] .
Илдус Фәиз чоры
2011 елның 13 апрелендә узган Бишенче чираттан тыш корылтайда мөфти итеп Илдус Фәиз сайлана [2]. Аның идарәсе чорында мөфтиятнең эшчәнлеге каршылыклы була. Имамнарны, мәдрәсә җитәкчеләрен, мөхтәсибләрне билгеләү өлкәсендә конфликтлар килеп чыга[3][4]. Икенче яктан, Татарстанда мөселман мәгариф системасында тәртип урнаштыруда һәм аны реформалауда җитди эшчәнлек башлана.
Илдус Фәиз чорының кульминацион мизгеле – вакыйгалары. Бу көнне мөфтинең машинасын шартлаталар, ә нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла Якупов атып үтерелә[5].
Июль вакыйгаларыннан соң мөфтинең эшчәнлеге кими, ә 2013 елның мартында ул вазифасыннан ваз кичә [6].
Сәмигуллин чоры
2013 елның 17 апрелендә мөфти вазифасына 28 яшьлек Камил Сәмигуллин сайлана [7].
Структура
Диния нәзарәт рәис җитәкли. Аңа мөфти дигән дини дәрәҗә бирелә. Оешманың үз эчендә төрле бүлекләр, аның каршында эшләүче оешмалар бар. Аерым әһәмияткә ия органнар - пленум, голәмәлар шурасы һәм казыят институты.
Голәмәлар шурасы
- Әдһәмов Габдулла - Голәмәләр шурасы рәисе, РИУ мөгаллиме;
- Нургалиев Рөстәм - РИУ мөгаллиме ;
- Вәлиуллин Камил -, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме;
- Хисамов Илмир - РИУ мөгаллиме;
- Моратов Мөхәммәд-Морат - РИУ мөгаллиме;
- Гыйззәтуллин Рамил - "Әниләр" мәчете имам-хатыйбы;
- Миңнеәхмәтов Рәфыйк – Әлмәт районы имам-мөхтәсибе;
- Хәлилрахманов Җәлил – Әлмәт мәдрәсәсе мөгаллиме;
- Габдуллин Зөлфәт – "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе проректоры;
- Мөлеков Булат -"Амал" финанслар йорты белгече;
- Бикбаев Равил - "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы;
- Нәүмов Абдрахманов - РИУ мөгаллиме;
- Шәһәвиев Сәет-Дамир - ТР Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләр үзәге җитәкчесе;
- Яхин Илшат - "Фәнис" мәдрәсәсе мөгаллиме;
- Акбашев Камил - РИУ мөгаллиме.
Казыятлар
Казыят дини-хокукый мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүче оешма. Татарстанның баш казые – Җәлил Фазлыев.
- Төньяк төбәк - Җәлил Фазлыев (Баш казый) (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары керә)
- Башкала төбәге – Мәхмүт Шәрәфетдинов (Казан)
- Төньяк-көнбатыш төбәге – Рөстәм Вәлиуллин (Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе)
- Көньяк-көнбатыш төбәге - Фәһим Әхмәтҗанов (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районы)
- Көньяк төбәге - Алмаз Шәрифуллин (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чистай)
- Көньяк-көнчыгыш төбәге - Марат Мәрданшин (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск,Нурлат, Чирмешән, Ютазы)
- Көнчыгыш төбәге - Рәфыйк Миңнеәхмәтов (Азнакай , Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман)
- Төньяк-көнчыгыш төбәге - Руслан Мортазин (Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә)
- Кама буе төбәге – Рөстәм Шәйхивәлиев (Яр-Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Алабуга)
Бүлекләр
Буйсынучы оешмалар
Логотип
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең логотибының (эмблема, бренд) өч өлеше бар: ярымай һәм Сөембикә манарасы рәсеме. Ярымайның эчке өлешендә гарәп язуында алтын хәрефләр белән Коръән аятеннән алынган сүзләр язылган: «Аллаһының бавына тотыныгыз, бүленмәгез!». Мөфтият барлык көчен мөселманнарның Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте кыйммәтләре һәм үз милли традицияләре тирәсенә берләшүенә куя. Татар халкының мөһим символларының берсе булган Сөембикә манарасын әйләндереп алган ярымай диндәшләрне уртак бер мохиткә җыеп, өммәтне төркемнәргә, агымнарга бүленүдән, дошманлыктан, фетнәдән саклый кебек. Хак дин нигезендә берләшүне Аллаһы Тәгалә кушкан. Әлеге билгегә салынган мәгънә тормышта да чагылыш таба, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Татарстанда бердәнбер һәм бердәм мөфтият булып кала [8] Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте
|
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Госман Исхакый мөфтилектән китте
- ↑ http://www.tatar-inform.ru/news/2011/04/13/265725/
- ↑ Рамил Юныс Кол Шәрифтән китә
- ↑ Түбән Камада 300 хатын-кыз баш күтәрде
- ↑ Вәлиулла Якупов үтерелгән, мөфти яраланган
- ↑ Фәиз китте, мөфти вазифаларын Фәиз башкарачак
- ↑ Татарстан мөфтие итеп Камил Сәмигуллин сайланды, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-08-06
- ↑ Гөлия Хәсбиуллина.Сөембикә һәм дин. // Сөембикәне халык ничек хәтерли: Ханбикә исеме белән нәрсәләр аталган? Интертат, 23.07.2022