Исмаил Бердиев

Исмаил Бердиев, Исмаил Али улы Бердиев (карач.-балк. Бердилени Алиини джашы Исмаил-хаджи, 1954 елның 27 феврале, СССР, Казакъстан ССР, Сайрам районы, Аксукент) – мөфти, Карачай-Чиркәс мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе (2003 елдан). Милләте буенча – карачай.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1954 елның 27 февралендә Казакъстан ССРның Сайрам районы Аксукент авылында туган, анда әти-әнисе, башка карачайлар кебек үк, 1943 елда сөргенгә җибәрелгән (гаиләсе белән 1957 елда туган ягына кайта). Карачай-Чиркәс АССР Малокарачай районы Первомайское авылы урта мәктәбен тәмамлый. Бохарада Мир-Гарәп мәдрәсәсен һәм Ташкентта Ислам институтын тәмамлаган. Каһирәнең Әл-Әзһәр университетында (Мисыр) белем алган.

1989 елда Ставрополь крае мөселманнарының Казыяты рәисе итеп сайлана.

1991 елдан ― Карачай-Чиркәс Республикасы һәм Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

2010 елдан ― Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе (Ставрополь крае мөселманнарының яңа Диния нәзарәте оештырыла).

2003 елда Мәскәүдә узган Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге утырышында аның яңа рәисе итеп сайлана.

2004 елдан – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы[1].

2016 елның августында мәҗбүри хатын-кызлар сөннәте турында «шаяртып» әйткән сүзләре Интернетта гауга тудыра[2], шуның өчен антипремиягә лаек була һәм «Ел сексисты» исеме бирелә[3][4].

Гаиләсе

Өйләнгән, ике кызы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2004 – Дуслык ордены (РФ) – рухи мәдәниятне үстерүдә һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен[5]
  • 2016 – Почет ордены (РФ) – рухи һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертүе, актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен[6]
  • 2019 – Дуслык ордены (Азәрбайҗан) – Азәрбайҗан һәм Россия халыклары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[7]
  • 2008 – Кадыйров ордены (Чечня) – Төньяк Кавказ территориясендә дәүләтчелекне үстерү, тынычлык, дуслык һәм конфессияләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына ярдәм итүче эшчәнлек өчен[8][9]

Искәрмәләр

  1. Распоряжение Президента Российской Федерации от 7 февраля 2004 года № 47-рп «О Совете по взаимодействию с религиозными объединениями при Президенте Российской Федерации»
  2. «Я пошутил»: муфтий Бердиев окончательно отказался от идеи женского обрезания. Он сделал это после поднявшегося скандала и угрозы уголовного преследования. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2016. Архивировано 18 август 2016 года.
  3. Сексист года — 2016
  4. Муфтий Карачаево-Черкесии Исмаил Бердиев стал лауреатом антипремии «Сексист года». Кавказский узел (12 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2018. Архивировано 5 май 2018 года.
  5. Указ Президента Российской Федерации от 11 августа 2004 года № 1054 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2014 елның 10 гыйнвар көнендә архивланган.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 15 февраля 2016 года № 59 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2016. Архивировано 23 февраль 2016 года.
  7. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики о награждении И. А. Бердиева орденом «Достлуг» от 28 февраля 2019 года
  8. Кадыров и Бердиев передали друг другу ордена. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2014. Архивировано 13 гыйнвар 2014 года.
  9. Указ Президента Чеченской Республики от 8 января 2008 года № 1 «О награждении орденом Кадырова Бердиева И. А.» Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2014. Архивировано из оригинала 10 гыйнвар 2014 года.