Карачайлар

Карача́йлар (карач.-балк. аланла) — Төньяк Кавказда яшәүче төрки телле халык. Балкарлар белән бергә бердәм карачай-балкар халкын тәшкил итәләр. Карачай-Чиркәсиянең төп халкы.

Россиядән башка шулай ук Төркиядә, Сүриядә, Мисырда, Европа дәүләтләрендә һәм АКШда Төньяк Кавказны XIX гасырда калдырып китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир-карачайлар яши.

География

Карачайлар Үзәк Кавказның тарлавыкларында һәм тау битләрендә, Кубань, Зеленчук, Кума елгалары үзәнлекләрендә көн күрәләр.

Кисловодск, Черкесск һәм Ставрополь кебек шәһәрләрдә шактый күп карачайлар яши.