Трүхмәннәр
Трүхмәннәр яки трүхмәннәр төрекмәннәре — Россиянең Ставрополь краенда яшәүче төрекмәннәрнең этнографик төркеме. Кайбер карашлар буенча аерым милләт булып санала.
Ставрополь краенда трүхмәннәр XVII гасырдан яши.
Трүхмән теле — төрекмән теленең диалекты санала. Ногайларның тәэсире аеруча зур.
Халык санын алуда трүхмәннәр аерым саналмыйлар. 2002 елда алар төрекмәннәр белән бергә исәпләнделәр. Ставрополь краенда исә төрекмәннәр саны — 13,9 мең кеше.