Альбир Крганов
Альбир Рифкать улы Крганов (10 октябрь 1976, Шыгырдан, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия дини һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие (җитәкчесе). Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге мөфтие, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе һәм мөфтие (2016 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Альбир Крганов 1976 елның 10 октябрендә Чуаш АССРның Батыр районы, Чкаловское авылында туа. Милләте — татар.
Шыгырдан урта мәктәбен, Казанда Ислам кабул итүнең мең еллыгы мәчете каршындагы Россия һәм БДБ илләре мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсен, Россия Үзәк диния нәзарәте каршындагы Р. Фәхретдин исемендәге ислам институты, И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының чуаш филологиясе һәм мәдәнияте факультетын тәмамлый. 2015 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетында «Конфессияара һәм этникара мөнәсәбәтләр иминлеге» программасы буенча магистр дәрәҗәсен ала.
Дини эшчәнлек
1991 елда — Чуаш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы, Үзәк Җәмигъ мәчетенең икенче имамы һәм мөәзин.
1992 елда Казан мөхтәсибәте җитәкчесе урынбасары һәм Чуашстан, Мордовия, Мари Ил республикалары буенча куратор булып эшли.
1993 елда — Чуаш Республикасы мөселманнары ислам үзәге рәисе. 1994 елның 18 маеннан — Чуаш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти.
1998—2005 елларда — Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Эчке эшләр һәм тышкы бәйләнешләр департаменты җитәкчесе.
2005—2012 елларда — Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.
2010 елдан — Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие һәм рәисе.
2016 елдан — Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе һәм мөфтие[1].
Иҗтимагый эшчәнлек
2010 елдан — Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Милләтара мөнәсәбәтләр һәм вөҗдан иреге буенча комиссия рәисе урынбасары.
2014 елда РФ Президенты Указы белән Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслана.
2015 елның 27 апрелендә РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советының Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге конфликтлы хәлләрне күзәтү һәм аларны хәл итү комиссиясе әгъзасы[2].
Гаиләсе
Әтисе — Рифкать Сабирҗан улы, имам. Әнисе — Гөлчәчәк Шакир кызы.
Өйләнгән. Хатыны белән бергә дүрт бала тәрбиялиләр.
Бүләкләр
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2014);
- Россия Федерациясе Президентының 2018 елда Россия Федерациясе Президенты сайлауларын әзерләү һәм үткәрү эшендә актив катнашканы өчен рәхмәте;
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2021);
- Россия Тышкы эшләр министрлыгының «Хезмәттәшлек өчен» күкрәк билгесе (2021);
- «Чуашстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены;
- Мәскәү шәһәре мэрының Рәхмәте (2021);
- «Дөньяның игелекле кешеләре» ордены;
- Бөтендөнья Татар Конгрессы ордены;
- «Ватан алдындагы казанышлар өчен» Изге Анна император ордены (Россия Император йорты бүләге);
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2023) — Идел буе Болгары тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын әзерләү һәм уздырудагы казанышлары өчен;
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2025) — Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән үзара эш итү шурасы эшчәнлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен;
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2025) — Россия милләте берлеген ныгытуга керткән өлеше өчен[3].
Искәрмәләр
- ↑ Муфтий Альбир Крганов. ДСМР. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.04.2015 № 113-рп. kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Муфтий Альбир хазрат Крганов. 77islam.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
Әдәбият
- Силантьев Р. А. Ислам в современной России. Энциклопедия. — М.: Алгоритм, 2008. — 576 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-9265-0467-2.
- Сулейманов Р. Р. [1] // Независимая газета. — 07.02.2018. Архивировано 10 февраль 2018 года.