Җәлил Фазлыев

Фазлыев Җәлил Васыйл улы (рус. Джалиль Василович Фазлыев; 24 сентябрь 1956, Бөрбаш, Тукай районы, Татарстан АССР, СССР) — Россиянең дин һәм җәмәгать эшлеклесе, икътисадчы, 2006 елдан — Татарстан Республикасының баш казые.

Тормыш юлы

Җәлил Фазлыев 1956 елның 24 сентябрендә Татарстан АССРның Тукай районы (хәзерге Балтач районы), Бөрбаш авылында туа.

1974 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, аны 1979 елда «икътисадчы» белгечлеге алып тәмамлый[1].

1979—1980 елларда Совет Армиясенда хезмәт итә.

1981—1984 елларда Балтач районы авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли[2].

1988—1994 елларда — «Бөрбаш» совхозының баш икътисадчысы.

1995 елдан — «Бөрбаш» совхозы директорының коммерция эшләре буенча урынбасары[3]. Бу вазифада ярдәмчел җитештерү тармаклары булдыру, бартер нигезендә товар алмашуны оештыру белән шөгыльләнә.

Дини эшчәнлеге

Җәлил Фазлыев яшьтән үк ислам дине белән кызыксына: үзлегеннән гарәп язуын өйрәнеп, Коръән укый башлы. Ул Балтач районында дини хәрәкәтне яңадан торгызучыларның берсе була[4].

1990 елдан — Бөрбаш авылы мәчетенең имам-хатыйбы[1].

1994 елда Татарстан Республикасы Балтач районы имам-мөхтәсибе вазифасына билгеләнә. 1995 елдан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясен җитәкли[1].

2000 елда Татарстанның баш имам-мөхтәсибе итеп сайлана[2].

2006 елдан — Татарстан Республикасының баш казые[2].

Дүрт тапкыр хаҗ кыла[1].

Берничә китап һәм вәгазьләр җыентыгы авторы. Аның «Җәлил хәзрәт дәресләре», «101 вәгазь», «Тормыш баскычлары», «Иманлы бала», «Күңел бакчасы» һәм башка китаплары басылып чыга.

Даими рәвештә лекцияләр укый[5]. Мәсәлән, 2025 елда Кайбыч мәчетендә вәгазь сөйли[6].

Бөрбаш авылында «Ярдәм» мөселман пансионатын оештыруда катнаша. Биредә балалар, гомуми белем бирү мәктәбендә уку белән беррәттән, әхлак тәрбиясе һәм дини гыйлем алалар[7].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Джалиль хазрат Фазлыев – главный казый Республики Татарстан. Islam-Today (2 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  2. 1 2 3 Казыем Татарстана переизбран Джалиль хазрат Фазлиев. Татар-информ (19 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  3. «Минниханов спросил, почему меня не было на гает-намазе. Ответил: «Чтобы быть ближе к вам». БИЗНЕС Online (14 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  4. Рифат Каюмов. Главный казый ДУМ Татарстана Джалиль хазрат Фазлыев: «Мужчины должны терпеть капризы своих жен». sntat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  5. Джалиль хазрат Фазлыев выступил перед студентами РИИ. Духовное управление мусульман Республики Татарстан (1 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  6. Джалиль хазрат Фазлыев выступил с проповедью в кайбицкой мечети. Всемирный конгресс татар (25 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  7. Муфтию в Балтасях показали мусульманский пансионат «Ярдәм». Духовное управление мусульман Республики Татарстан (19 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  8. Признание заслуг. Министерство экономики Республики Татарстан (27 апрель 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  9. Главный казый Татарстана награжден за служение народу. Комсомольская правда (4 декабрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  10. Джалиль хазрат Фазлыев награжден благодарственным письмом врио Президента Татарстана. Духовное управление мусульман Республики Татарстан (15 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  11. Указ Президента Российской Федерации от 10.07.2023 № 512 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  12. Җәлил хәзрәт Фазлыев орденлы булды. Балтач районы (25 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.