Ак мәчет (Болгар)
Ак мәчет (рус. Белая мечеть) — Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә урнашкан мәчет. 2012 елда ачыла, 2017 елдан Болгар ислам академиясе комплексына керә. Ак мәчет гамәлдәге гыйбадәт йорты: анда көндәлек һәм бәйрәм намазлары укыла, фәнни конференцияләр һәм җыеннар үткәрелә[1].
Ак мәчеттә Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәч бөртеге саклана[2].
Тарих
Ак мәчет 2010 елда Татарстан Республикасының беренче президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе һәм «Яңарыш» фонды президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча төзелә башлый. Проект «Яңарыш» республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла[3]. Мәчет инвесторлар хисабына төзелә: финанс ярдәмне «Металлоинвест» холдингы, «Татнефть» ААҖ, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы күрсәтә[4].
Ак мәчетнең архитектура проекты авторы — танылган архитектор Сергей Шәкуров[5].
Мәчет тантаналы рәвештә 2012 елның 10 июнендә «Изге Болгар җыены» бәйрәме вакытында ачыла. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль сәркатибе Экмеледдин Ихсаноглу катнаша[6].
2015 елда Идел буе Болгарында ислам кабул итү көненә багышланган тантаналар барышында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Ак мәчеткә Мөхәммәт пәйгамбәр чәченең бер бөртеген бүләк итә[7].
2017 елда Ак мәчет Болгар ислам академиясе составына керә[3].
2025 елда Ак мәчеттә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләрен алып бару өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 54,4 млн сум бирелә. Бу акча хисабына су, газ һәм җылылык белән тәэмин итү системалары төзекләндерелә[8].
Архитектура
Болгардагы Ак мәчет ислам архитектура традицияләренә һәм үрнәкләренә нигезләнеп төзелгән[9]. Ак мәчет төсе һәм симметриясе өчен Тадж Махал белән чагыштырыла[10].
Комплекска мәчет бинасы, руханилар резиденциясе һәм мәдрәсә керә: алар үзәк намаз мәйданы тирәсендә ябык киңлек барлыкка китерә. Мәчет ишегалдының мәйданы якынча 1500 м² тәшкил итә[3].
Комплексның барлык биналары Италиядән китерелгән ак мәрмәр белән тышланган, төзелеш вакытында 1200 тоннага якын мәрмәр кулланылган. Мәрмәр, көн вакытына һәм һава шартларына карап, төсен үзгәртә: актан крем, алсу һәм алтынсу төсләргә күчә[11]. Мәчет алдындагы мәйдан гранит белән түшәлгән һәм 88 мәрмәр багана белән уратылган[9]. Мәйдан уртасында бассейн ясалган, аның суында мәчет чагыла[1].
Мәчет бинасы өч гөмбәз белән бизәлгән. Төп гөмбәзнең диаметры якынча 10 метр, биеклеге 17 метр тәшкил итә; аның барабаны 16 витраж тәрәзә белән бизәлгән[2].
Мәчетнең ике манарасы бар, аларның биеклеге 46,5 метр[12].
Төп намаз залы ике катлы, аның мәйданы якынча 180 м² тәшкил итә. Аскы катта ирләр, өске кат хатын-кызлар гыйбадәт кыла. Мәчетнең түшәмендә көнчыгыш стилендәге зур люстра урнаштырылган, аның диаметры якынча 25 метр[12].
Эчке бизәлештә традицион ислам декоратив элементлары кулланылган. Диварлар арабеска, мукарнас, геометрик орнаментлар һәм гөлчәчәк (тюльпаннар) сурәтләре, Коръән аятләре белән бизәлгән[11][13].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Алсу Сафина. Из Казани в Болгар: увидеть самый большой Коран, посетить Белую мечеть и подняться на минарет. Урбан Медиа (4 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Белая мечеть в Болгаре. Болгарская исламская академия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 Жемчужина Татарстана - Белая Мечеть. bolgar-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Президент Татарстана принял участие в открытии комплекса Белой мечети в Болгаре. tatarstan.ru (10 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Шакуров Сергей Петрович (архитектор). Tatarica.org — Электронная татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ В Болгаре открылся комплекс Белой мечети. yanarysh.tatarstan.ru (10 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Верховный муфтий передал татарстанцам волос Пророка Мухаммада). cdum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ На капремонт комплекса «Белая мечеть» в Болгаре выделят почти 55 миллионов. БИЗНЕС Online (7 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Белая мечеть. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 11 удивительных фактов о жемчужине Татарстана: Белой мечети в Болгаре (фото). Ислам сегодня. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Белая мечеть в Болгаре: современное чудо России, которое сравнивают с Тадж-Махалом. Культурология.РФ (19 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Белая мечеть в городе Болгар: как добраться, история, архитектура, фото. To-Kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 11 удивительных фактов о жемчужине Татарстана: Белой мечети в Болгаре (фото). Ислам сегодня. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.