Болгар ислам академиясе
Болгар ислам академиясе | |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Нигезләнү датасы | 4 сентябрь 2017 |
Дәүләт | |
Рәсми веб-сайт | bolgar.academy |
SEO_description | Болгарская исламская академия — история и расположение, ректор и руководящий состав, количество студентов и преподавателей, известные выпускники, тип университета: интернет-энциклопедия РУВИКИ |
SEO_title | Болгарская исламская академия — история, расположение — РУВИКИ |
Файл:Болгар ислам академиясе.jpg | |
Халыкара исем |
Bulgarian islamic academy |
---|---|
Төр | академия |
Нигезләнгән | 2017 |
Ректор | Фәрхәт Хөснетдинов |
Адрес | 422840, РФ, ТР, Болгар, Кол Гали ур., 1а |
Сайт | bia.tatar |
Болгар ислам академиясе — югары дини белем бирү буенча мөселман уку йорты. Укыту магистратура, аспирантура һәм докторантура программалары буенча алып барыла. Уку йортының өч оештыручысы бар: РФ мөселманнарының дини идарәсе, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте.
Ректорлар
- 2017 елның 4 ноябреннән 2019 елның мартына кадәр — Рәфыйк Мөхәммәтшин.
- Данияр Габдрахманов[1].
- 2021 елның 16 гыйнварыннан — Айнур Тимерханов (в.б.)[2]
- 2023 елның 17 мартында Академиянең гамәлгә куючылар советында Фәрхәт Хөснетдинов яңа ректор итеп сайланган.[3]
Тарих
Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясен булдыру идеясен хуплады. Аның төп максаты – илнең ислам мәктәбен барлыкка китерү.
2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов «Болгар ислам академиясен нгезләү һәм Казан изге ана иконасы соборын торгызу турында» № УП-1066 санлы указга кул куя[4].
Төзелешнең инвесторы итеп Минтимер Шәймиев җитәкчелендәге «Яңарыш» фонды билгеләнә.
2016 елның 21 маенда бина нигезенә беренче таш, истәлек капсуласы салына.
2017 елның 4 ноябрендә академия тантаналы төстә ачыла[5].
Максаты
Болгар ислам академиясенең төп бурычы — югары белемгә ия булган ислам дине белгечләрен әзерләп чыгару, традицион исламны, дини тәгълимәт мәктәбен яңадан торгызуга ярдәм итү, дөнья стандартларына туры килүче классик югары ислам белемен чит илләргә чыкмыйча алу мөмкинлеге тудыру.
Структура
Академия биш кафедрадан тора. Ислам икътисады һәм финанслар кафедрасы, Коръән нигезләрен һәм сөннәт өйрәнү кафедрасы, гарәп теле кафедрасы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, менеджмент һәм дәүләт белән конфессияләр арасын өйрәнү кафедрасы.
Студентларның гомуми саны якынча 150 кеше, шуларның 50 студенты беренче курста. Магистрларның уку вакыты 3 ел дәвамында бару турында карар кабул ителгән. Докторантурада уку 2 ел дәвам итә.
Укыту теле
Болгар ислам академиясе — федераль дәрәҗәдәге уку йорты. Шуңа күрә уку гарәп һәм рус телләрендә алып барыла. Фәнни эшләр язганда, студентлар татар телле чыганакларга да таяна ала[6].
Искәрмәләр
- ↑ Медиа: Болгар ислам академиясе ректоры вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 13.01.2021
- ↑ Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы итеп Айнур Тимерханов билгеләнде. Азатлык радиосы, 16.01.2021
- ↑ Ралинә Сәлимова. Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең яңа ректоры турында: Тәҗрибәле кеше килде. Татар-информ, 17.03.2023
- ↑ Рустам Минниханов подписал указ о создании Болгарской исламской академии и воссоздании Собора Казанской иконы Божьей Матери. tatcenter.ru, 4.11.2015(рус.)
- ↑ Болгарская исламская академия торжественно открылась в Татарстане. РИА Новости, 4.09.2017(рус.)
- ↑ Байбулат Дәүләт. Болгар ислам академиясе: «Абзарда укытып зур галим әзерләп булмый». Азатлык радиосы, 4.10.2017
Сылтамалар
- Руфия Фазылова. Дингә юл –гыйлем аша 2019 елның 13 апрель көнендә архивланган.. «Татарстан», 15.01.2018
- Болгарская исламская академия – все новости и статьи по теме
- БИА. Вконтакте сәхифәсе(үле сылтама)
- Болгар ислам академиясендә мөселман дин әһелләре белән очрашу 2019 елның 17 июнь көнендә архивланган., 15.06.2019