Баулы аграр көллияте

Баулы аграр көллияте, рус. Бавлинский аграрный колледж — Татарстанның Баулы шәһәрендә (1950 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1997 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].

Тарих

1963 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ).

1965 елның 1 мартында 14нче санлы Биектау авыл хуҗалыгы училищесы Баулы эшчеләр бистәсенә күчерелә.

1967 елдан 14нче санлы Баулы авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-14).

1984 елдан 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-82).

1997 елда 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы 82нче санлы һөнәри лицей (ПЛ-82) итеп үзгәртелә.

2009 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән 82нче санлы Баулы һөнәри лицее Баулы аграр көллияте итеп үзгәртелә.

Директорлар

Гөләндәм Әсгать кызы Камалиева, Айнур Азат улы Гыймаев (2017 елга кадәр), Эльвира Рев кызы Фәррахова (в.б.) .

Белгечлекләр

Баулы аграр көллияте — авыл хуҗалыгы җитештерүе, нефть сәнәгате, төзелеш, сәүдә һ.б. хезмәт эшчәнлеге өлкәләре өчен кадрлар әзерли. Укучылар ике баскычлы әзерлек үтә: башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем алу.

Уку йорты ачылганнан бирле Татарстан, күрше Башкортстан, Ырынбур һ.б. өлкәләр өчен 15 меңнән артык белгеч әзерләнгән[3].

2017-2018 уку елына Баулы аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[4] буенча 125 студент кабул ителә.

  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, өлкән техник-механик)
  • Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, өлкән технолог)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)[5]

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр

  1. ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-11 
  2. ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 633 11.09.2009
  3. ↑ Об учреждении. Вконтакте
  4. ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  5. ↑ 2016 елның 8 апрелендә бирелгән 8172нче санлы лицензия буенча(үле сылтама)

Тема буенча өстәмә