93нче Питрәч һөнәри лицее
Файл:Питрәч ПЛ.jpg
Уку йорты бинасы
93нче Питрәч һөнәри лицее, 2013 елдан Казан машина төзелеше техникумы филиалы, 2015 елдан П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте филиалы (рус. Пестречинский профессиональный лицей, филиал Казанского авиационно-технического колледжа им. П.В. Дементьева) — Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында (1924 елга кадәр Кокушкино, 1964 елга кадәр Ленино, 1964 елдан, Апакай авылы белән кушылгач, Ленино-Кокушкино авылы) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Директор (2015 елдан) — Илназ Зиннәтулла улы Шакиров, ТР физик тәрбия һәм спорт отличнигы (2011).
Тарих
1976 елда тракторчы-машинистлар әзерләүче училище ачыла. Дәресләр үткәрү өчен «Питрәч» совхозының механизатор остаханәләре һәм конторасы бирелә. Беренче оста-укытучы итеп Александр Василий улы Щербинин билгеләнә. Ленино-Кокушкино, Крәш-Сәрдә урта мәктәпләрендә, Казиле авылында училищеның филиаллары ачыла.
1990 елда уку йорты 93нче урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-93) итеп үзгәртелә.
1995 елдан 93нче һөнәри лицей (ПЛ-93).
2013 елның 1 ноябреннән, авыл хуҗалыгы юнәлешен саклаган хәлдә, Казан машина төзелеше техникумына филиал итеп кушыла.
2015 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән Казан машина төзелеше техникумы П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенә кушылгач, 93нче һөнәри лицей да көллиятнең (420036, ТР, Казан, Копылов ур., 2нче "б" йорт) филиалы булып исәпләнә[3]
Уку йортының 104 урынлык тулай торагы (өч катлы йортның икенче катында) бар.
Белгечлекләр
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе остасы (терлекчелек комплексы һәм механикалаштырылган ферма операторы, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь, автомобиль йөртүче, тракторчы-машинист)
- Автомеханик (автомобиль ремонтлау буенча слесарь, ягулык бирү станциясе операторы, автомобиль йөртүче)
- Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)
- Гомуми төзелеш остасы (ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы)
- Утар хуҗасы (хуҗабикәсе) (машина белән сыер саву операторы, яшелчәче, пешекче, хисапчы)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь, автомобиль йөртүче, тракторчы-машинист)[4]
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-27
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 982 25.12.2015
- ↑ П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенең Уставы (үзгәрешләре белән)(үле сылтама)
- ↑ П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенә 25.01.2016 бирелгән 7734нче санлы лицензия (2нче кушымта) нигезендә(үле сылтама)