Саба аграр көллияте

Саба аграр көллияте, «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Сабинский аграрный колледж) — Татарстанның Саба районы үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2].
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (2005 елдан) — Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтов (1963)[4], авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2004).

undefined

Тарих

2009 елда ТР министрлар кабинеты карары[5] белән 104нче Саба һөнәри лицее Саба аграр көллияте итеп үзгәртелә.

2008 елда училище «Мәгариф» милли проекты буенча 68 млн сумлык грант ота.

Училищеның уку корпусы янында 3 катлы тулай торагы бар.

2015 елда «РФның иң яхшы 100 көллияте» проекты исемлегенә кергән.

Белгечлекләр

2017-2018 уку елына Саба аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[6] буенча 150 студент кабул ителә.

  • Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану
  • Электр белән тәэмин итү
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы[7]

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә