Минзәлә медицина укуханәсе

Минзәлә медицина училищесы (техникум[1]), рус. Мензелинское медицинское училище (техникум)Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Минзәлә шәһәрендә 1936 елдан эшләп килүче урта һөнәри уку йорты, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта һөнәри белем бирүче, дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Татарстанның борынгы уку йортларыннан берсе: 2016 елда училище ачылуга 80 ел тула. Уку йорты урта һөнәри белемле медицина персоналы (фельдшерлар, шәфкать туташлары) әзерли.

Директор (2007 елдан) — Люция Әхмәт кызы Хиразева.

Тарих

  • 1936 елның 15 июлендә ССРБ халык комиссарлары шурасы карары белән Минзәләдә шәфкать туташлары әзерләүче медицина мәктәбе ачыла. Белем бирү ике телдә (татар, рус) алып барыла. Беренче контингент 76 кешедән җыела.
  • Медицина училищесының оештыручысы һәм беренче директоры Дружков К.М. Уку йорты ачылуның 60 еллыгына училищеда Дружков К.М. исемендәге стипендия булдырылган[2].
  • 1939 елдан фельдшер-акушерлар мәктәбе.
  • 1954 елдан Минзәлә медицина училищесы.
  • Коммуналь белем бирү оешмасы булып торган[3]
  • 1992 елның ноябрендә шәһәр үзәгендә медицина училищесы студентлары өчен 3 катлы тулай торак төзелә.
  • 2004 елның 16 сентябреннән урта медицина хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары эшли.

Белгечлекләр

Минзәлә медицина училищесы Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре өчен бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли:

  • Шәфкать туташлары (0406 белгечлеге буенча, тулы урта белем базасында уку мөддәте 2 ел 10 ай, төп урта белем базасында уку срогы 3 ел 10 ай).
  • Фельдшерлар (0401 белгечлеге буенча, урта белем базасында, уку срогы 3 ел 10 ай).

Техникумны тәмамлаучылар

Уку йорты ачылганнан бирле 10 меңнән артык шәфкать туташы, фельдшер, акушер әзерләп чыгарылган.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Тема буенча өстәмә