Иске Чүпрәле

Иске Чүпрәле (рус. Старое Дрожжаное, чуаш. Кивĕ Çĕпрел) – Татарстан авылы, Чүпрәле районының үзәк авылы.

Район үзәгендә 3202 кеше яши.

Этимология

Авыл салынган җир баткак, чүпрә (түп, сыгынты) сыман булуына күрә аны Чүпрәле дип атаганнар.

Географик урнашу

Иске Чүпрәле Казаннан көньяк-көнбатышка таба 200 км, Борындык тимер юл станциясеннән көнчыгышка таба 45 км ераклыкта урнашкан.

Халык

1970[1] 1979[2] 1989[3] 2002[4] 2010[5]
1935 2823 3049 3332 3202

Милли состав (2010): татарлар – 78,6%, чуашлар – 19,9%.[5]

Авыл җирлегендә туган күренекле кешеләр

  • Алсу Гайнуллина — Татарстанның халык артисткасы, Русиянең халык артисткасы, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Сәнәгать

  • Чүпрәле май-сыр заводы.

Мәдәният

Искәрмәләр

  1. Перепись 1970 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2013-06-23 
  2. Перепись 1979 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2013-06-23 
  3. Перепись 1989 года
  4. Перепись 2002 года, archived from the original on 2018-07-08, retrieved 2013-06-23 
  5. 1 2 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-21