Газинур Хәйруллин
Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин (Газинур Хәйруллин, рус. Газину́р Гарифзя́нович Хайру́ллин, 10 сентябрь 1961, Иске Чүпрәле, Татарстан АССР) — очучы, Россия Федерациясе Герое (1996). Әфганстандагы Кандаһар шәһәре янында аэродромга мәҗбүри рәвештә утыртылган Ил-76 очкычының икенче пилоты. Бер елдан соң, 1996 елның августында очкыч экипажы әсирлектән кача.
Тормыш юлы
Газинур Хәйруллин 1961 елның 10 сентябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туа.
Балашау югары хәрби авиация училищесын тәмамлаганнан соң 1983 елда Беларус ССРның Витебск шәһәрендә 3 нче гвардия Смоленск ордены II дәрәҗә Суворов һәм II дәрәҗә Кутузов ордены хәрби-транспорт авиация дивизиясенең 339 нчы хәрби-транспорт авиация полкында Ил-76 командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә (1983—1987). Украин ССРның Запорожье өлкәсе Мелитополь шәһәренең 175 нче хәрби-транспорт авиация полкы (7 нче хәрби-транспорт авиация дивизиясе) корабле командиры вазыйфасына билгеләнә (1992 елга кадәр). Запас майоры[1][2].
1995 елның 3 августында «Аэростан» (Казан) компаниясенең Ил-76 самолеты Әфганстандагы Кандагар шәһәре янындагы аэродромга мәҗбүри рәвештә утыртыла. Һава судносы командиры Владимир Шарпатов була. Газинур Хәйруллин икенче пилот була. Самолет экипажы әсирлеккә эләгә. Бер елдан соң, 1996 елның августында самолет экипажы әсирлектән кача ала.
Россия Федерациясе Президентының 1996 елның 22 августындагы 1225 номерлы Указы нигезендә Хәйруллин Газинур Гарифҗан улына Россия Федерациясе каһарманы исеме бирелә[3].
1994 елдан 2008 елга кадәр Россия Федерациясе гражданнар авиациясе авиакомпанияләрендә икенче очучы һәм һава судносы командиры булып эшли. 2008—2009 елларда «Татарстан Авиакомпаниясе» ААҖ генераль директоры булып эшли. 2009 елдан башлап «„Волга-Днепр“ авиакомпаниясе» АҖнең Ил-76 һава карабы экипажы командиры вазыйфасын башкара[4][5].
Бүләкләр
- «Россия Федерациясе Герое» исеме — Әфганстан территориясендә мәҗбүри булудан азат ителгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм чыдамлык өчен (1996 елның 22 августындагы 1225 номерлы РФ Президенты Указы, 335 номерлы медаль);
- «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медале (1988 ел);
- II һәм III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан, 2011 елның 10 сентябре)[6];
- Татарстан Республикасы Мактау кәгазе[7];
- Казан шәһәр Думасы Президиумының 2007 елның 15 февралендәге № 5 карары нигезендә Газинур Хщйруллин исеме Казанның Мактау китабына кертелгән[8].
Дан
- Иске Чүпрәле авылында Геройлар аллеясында Газинур Хәйруллинга бюст куелган;
- Газинур Хәйруллин укыган 1 нче Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасына мемориаль такта урнаштырылган[9].
Сәнгатьтә
«Кандагар» фильмында Хәйруллин ролен Владимир Машков уйный (фильмда икенче пилотны Сергей дип атаганнар).
Искәрмәләр
- ↑ «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Газинур Хәйруллин
- ↑ 339 военно-транспортный авиационный ордена Суворова III степени полк
- ↑ Указ президента РФ о награждении государственными наградами экипажа ИЛ—76 2010 елның 20 ноябрь көнендә архивланган.
- ↑ Хайруллин Газинур Гарифзянович - Летчик - Биография (рус.). rus.team. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025. Архивировано 24 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Хайруллин Газинур Гарифзянович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025. Архивировано 14 май 2012 года.
- ↑ Юбилей земляка — Героя России Г.Хайруллина / Дрожжановский муниципальный район, archived from the original on 2020-01-11, retrieved 2021-03-15
- ↑ Хайруллин Газинур Гарифзянович / Татарская энциклопедия
- ↑ Книга почета - Официальный портал Казани (рус.). culture.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Хайруллин Газинур Гарифзянович. slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Газинур Хәйруллин