Олег Сорокин

Олег Геннадий улы Сорокин — Россия Армиясе хәрби хезмәткәре, гвардия өлкән лейтенанты, Көнбатыш хәрби округы 6 гомумгаскәр армиясенең рота командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары. Россия Федерациясе Герое. Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак була.

Тәрҗемәи хәле

1995 елның 16 гыйнварында Татарстанның Мамадыш шәһәрендә ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәре гаиләсендә туа. Әтисе – Геннадий Николаевич (Мамадыш районы хәрби комиссары булып эшләгән), әнисе – Светлана Владимировна.

2013 елда Олег академик К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейны тәмамлаган[1]. Иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. «Принцесса өчен көймә» әкият китабын бастырып чыгара. Үлеменнән соң, «До встречи на заре!» һәм «Мне по вкусу этот мир цветной!» шигырьләр җыентыклары дөнья күрә[2].

2013 елдан Мәскәү югары хәрби команда училищесы[d] курсанты. 2018 елда, укуын тәмамлагач, лейтенант хәрби дәрәҗәсен ала, хәрби хезмәт үтү өчен Көнбатыш хәрби округына, 6 гомумгаскәр армиянең 138 гвардия аерым мотоукчылар бригасанына җибәрелә[3].

Хәрби хезмәтен мотоукчылар взводы командиры вазифасында башлый, 2020 елда 2 мотоукчылар батальоны 4 мотоукчылар ротасы командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук елда «ДНКфест» фестивале кысаларында «Солерос» әдәби интернет-конкурсында җиңүче була. Хәрби көрәш буенча спорт мастерына кандидат булып тора[4].

2022 елның 24 февраленнән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша.

Батырлыгы

2022 елның 25 февралендә бер БМП-2 һәм ун хәрбине юк иткән. Икенче көнне өлкән лейтенант оборонаны оста оештыра, шуның ярдәмендә подразделение тәүлек буе дошман һөҗүмен тоткарлый. Әлеге бәрелештә дошманның биш пехота машинасы һәм 15 тере көче юк ителә[5].

2022 елның 26 мартында Олег Сорокин подразделениесе дошманга өстәмә хәрби ярдәм алу мөмкинлеге биргән Харьков-Чугуев трассасын каплау буенча хәрби бурычын үти. Төнлә, артиллерия хәзерлегеннән соң, ВСУ гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр. Аларның сан ягыннан өстенлеген күреп, Россия сугышчылары биеклекне калдырырга боерык ала. Подразделениенең куркынычсыз чигенүен тәэмин итү өчен, гвардия өлкән лейтенанты Олег Сорокин һәм аның полкташы гвардия өлкән лейтенанты Дмитрий Петров позицияләрендә калалар. Ике сәгать дәвамында алар сугыш алып бара, шул вакытта дошманның 2 пикапын һәм 20 тере көчен юк итәләр. Ике офицер да, төрле бәяләүләр буенча, 80 нән алып 200 гә кадәр хезмәттәшенең гомерен саклап һәлак була[6].

Олег Сорокин бу сугышта, 2022 елның 26 мартында, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була, 2023 елның 8 июнендә Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә христиан зиратында җирләнгән[7].

2023 елда 23 мартында Россия Федерациясе Президентының (яшерен) указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен» гвардия өлкән лейтенанты Олег Геннадьевич Сорокин Россия Федерациясе Герое исеме бирелә[8].

2023 елның 8 маенда Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында барган тантанада «Алтын Йолдыз» медален хәрбинең әти-әнисенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшыра.[9]

Хәтер

2023 елның 5 декабрендә Мамадышның академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей диварына мемориаль такта беркетелә.

2023 елның 9 декабрендә Мәскәү югары гомумхәрби команда училищесы Геройлар аллеясында Олег Сорокин бюсты урнаштырыла.

Шул ук көнне Ленинград өлкәсе Каменка бистәсендә Сорокин яшәгән йортта мемориаль такта ачыла.

Мамадышта бер урам Олег Сорокин исеме белән аталган. Геройлар Аллеясында офицер бюсты урнаштырылыр дип көтелә.

Искәрмәләр

  1. МБОУ "Лицей №2 им. ак. К.А. Валиева г. Мамадыш" 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган.
  2. «Истекая кровью, крикнул: «Передай моим, что я их люблю!»: 12 подвигов новых Героев России из Татарстана. БизнесОнлайн (9 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
  3. В Татарстане простились с погибшем в ходе спецоперации на Украине, уроженцем Мамадыша, Олегом Сорокиным. Тетюшские зори. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
  4. Сорокин Олег Генадьевич. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
  5. Сохранил 200 жизней: лейтенанту из Мамадыша присвоили звание Героя России. АиФ Казань, 7.05.2023 [рус.]
  6. Сохранил 200 жизней: лейтенанту из Мамадыша присвоили звание Героя России. АиФ Казань, 7.05.2023 [рус.]
  7. Анна Лисина. В Мамадыше простились с погибшим на Украине Олегом Сорокиным. «Нократ», 8.06.2022 [рус.]
  8. Герой Российской Федерации Сорокин Олег Геннадьевич. Герои страны [рус.]
  9. Махсус операциядә һәлак булган Мамадыш кешесенә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Татар-информ, 7.05.023

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә