Айнур Сафиуллин

Айнур Альберт улы Сафиуллин (рус. Сафиуллин, Айнур Альбертович; 17 март 1995, Казан) — Россия хәрби хезмәткәре, гвардия майоры, Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә штурм отряды командиры. Махсус хәрби операциядә катнашучы. Россия Федерациясе Герое (2023).

Тормыш юлы

1995 елның 17 мартында Казан шәһәрендә туа. Гаиләдәге биш ир баланың икенчесе. Әтисе Альберт Сафиуллин армия хезмәте вакытында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша[1][2].

Мәктәпне тәмамлагач, армиягә алына, разведка батальонында хезмәт итә. Демобилизациядән соң Мәскәү югары гомумгаскәри команда училищесына укырга керә. Уку вакытында Кремль курсанты була. Училищены 2020 елда алтын медаль белән тәмамлый. Хезмәтен Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә башлый[3][2].

2022 ел башында 38-нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы составында «Союзная решимость — 2022» армия күнегүләрендә катнаша, аннан үзенең бүлекчәсе белән махсус хәрби операция үткәрелү территориясенә юнәлә[4][5]. Хәрби хәрәкәтләр барышында ике тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнә[3][2]. Айнур Сафиуллин җитәкчелегендәге штурм отряды Американың M113 бронетранспортерын кулга төшерә[4].

Сугышларның берсендә гвардия капитаны яралана һәм госпитальгә озатыла; дәваланып бетмичә, кире махсус хәрби операция зонасына китә[6].

Батырлыгы

2023 елда һөҗүм хәрәкәтләре барышында гвардия капитаны Сафиуллин җитәкчелегендәге штурмлау отделениесе дошман яулап алган торак пунктның көньяк өлешен азат итәргә боерык ала[3]. Артиллерия ярдәмендә отряд позицияләргә чыга. Урынга килеп, вазгыятьне бәяләгәч, командир, шундый ук боерык алган алдагы бүлекчәнең бурычны үти алмавына карамастан, һөҗүмне башларга карар кыла[3].

Һөҗүм хәрәкәтләре барышында гвардия капитаны Айнур Сафиуллин ярчыклы яра ала, ләкин позицияне калдырмый һәм командалар бирүен дәвам итә. Көчләрне дөрес бүлү нәтиҗәсендә бүлекчә сугышчан бурычны югалтуларсыз үти һәм плацдармны яулап ала. Бу хакта командованиегә хәбәр итеп, отряд командиры әйләнә-тирәли оборона биләргә боера. Өч сәгатьтән артык Россия хәрбиләре Украина көчләренең контрһөҗүмнәрен кире кага[7][2]. Бу вакыт эчендә дошманның ике взводтан артык шәхси составы юк ителә, 10 га якын хәрби хезмәткәре әсирлеккә алына, трофей итеп Javelin һәм NLAW танкка каршы ракета комплекслары үрнәкләре кулга төшерелә[2]. Россия хәрбиләре арасында югалтулар булмый[2][8].

2023 елның декабрендә Россия Президенты указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия капитаны Айнур Сафиуллинга Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән[9].

2023 елның 19 декабрендә Россия Федерациясенең Милли оборона белән идарә итү үзәгендә Айнур Сафиуллинга «Алтын Йолдыз» медален В. В. Путин тапшыра[10][11].

2024 елдан Айнур Сафиуллин ― Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Гомуми гаскәр академиясе тыңлаучысы[12].

2025 елның 9 маенда Җиңү парадында Коры җир гаскәрләре полкы составында Кызыл мәйдан буйлап уза. Махсус хәрби операциядә катнашуын дәвам итә[13].

Россия Герое исеме бирелгәннән соң Айнур Сафиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраша, ул хәрби хезмәткәрне лаеклы бүләге белән котлый[14][15].

Гаиләсе

Айнур Сафиуллин өйләнгән. Хатынының исеме — Дарья[16][15]. Аның дүрт ир туганы бар: олысы — программист, икенчесе — эшмәкәр, өченчесе — веб-дизайнер, кечесе — мәктәп укучысы[3].

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Наш герой: Айнур Сафиуллин (рус.). polymus.ru. Политехнический музей (9 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 Сафиуллин Айнур Альбертович (рус.). mtsz.tatarstan.ru. Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан (6 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  3. 1 2 3 4 5 6 Дмитрий Шатров. Герой России Айнур Сафиуллин: «Дали им по зубам, вот и кончилось контрнаступление» (рус.). Татар-информ (29 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2024.
  4. 1 2 Сафиуллин Айнур Альбертович (рус.). dvfu.ru. Аллея Славы Героев Дальнего Востока. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  5. «Союзная решимость» набирает обороты (рус.). mil.by. Министерство обороны Республики Беларусь (2 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  6. Ставший Героем России татарстанец Айнур Сафиуллин рассказал, как стал военным, и что думает о своем подвиге (рус.). Новости Татарстана (8 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2024.
  7. Александр Бойко. Герой спецоперации «Z» старший лейтенант Сафиуллин отбил многочасовые атаки без потерь (2023-02-05). 16 апрель 2024 тикшерелде.
  8. Мы все пойдем до конца, защищая интересы России. "Военные комиссариаты России" Информационно-аналитический журнал Министерства обороны Российской Федерации (18 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2024.
  9. Награждённые медалью «Золотая Звезда» Героя России (рус.). kremlin.ru. Президент России (19 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2024.
  10. Вручение медалей «Золотая Звезда» Героям России (рус.). kremlin.ru. Президент России (19 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2024.
  11. Путин вручил участникам СВО, героям России медали «Золотая Звезда» (рус.). regnum.ru. REGNUM (19 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  12. Сафиуллин Айнур Альбертович (рус.). Герои Отечества. Общественный проект Приволжского федерального округа. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  13. Роман Баданов. Герой России Айнур Сафиуллин: «Батырлар» поможет достойным сынам Родины реализовать себя» (2025-05-05). 13 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  14. Рустам Минниханов встретился с Героем России Айнуром Сафиуллиным (рус.). tatarstan.ru. Официальный Татарстан (25 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  15. 1 2 Минниханов встретился с Героем России Сафиуллиным (рус.). Татар-информ (25 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  16. Встреча Раиса Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с Героем России А.А.Сафиуллиным (рус.). tatar-congress.org. Всемирный конгресс татар (27 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  17. Елена Фенина. Герой России Айнур Сафиуллин: «Я выбрал путь офицера и буду идти им до конца» (2025-02-09). 13 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  18. 1 2 Сафиуллин Айнур Альбертович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.

Тема буенча өстәмә