Алексей Копунов
Алексей Копунов (рус. Копунов Алексей Викторович; 1980 елның 21 октябре, Казан — 2024 елның 21 марты, Донецк Халык Республикасы) — Россия Федерациясе Герое, подполковник, мотоукчылар полкы командиры урынбасары[1].
Тормыш юлы
Алексей Викторович Копунов Казан шәһәрендә туа.
2002 елда «танк гаскәрләрендә команда тактикасы» белгечлеге буенча Казан югары танк команда училищесын тәмамлый. Контракт буенча офицер вазифаларында хәрби хезмәттә була, полк штабы начальнигының гаскәрләр хезмәте һәм хәрби хезмәт куркынычсызлыгы буенча урынбасары вазифасын башкара.
2007 елда хезмәттән китәргә карар кыла һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый[2].
2022 елның көзендә мобилизацияләнә. Авдеевск юнәлешендә оборона хәрәкәтләрендә катнаша, батальон командиры урынбасары, батальон командиры, мотоукчылар полкы командиры урынбасары вазифаларын башкара[3].
Батырлыгы
2024 елның 21 мартында Копунов, үзенә ышанып тапшырылган подразделение белән идарә итеп, Бердычи торак пунктының төньяк чигендә дошман контрһөҗүмен кире кайтара. Сугыш барышында өч яраланган хәрби хезмәткәрне эвакуацияли. Ул хәрбиләргә беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, дошман кассеталы корал белән һөҗүм итә. Командир яраланган иптәшен үз гәүдәсе белән каплый, ләкин үзе яралана. Шуңа да карамастан, ул эвакуацияләнүдән баш тартып, шәхси состав белән командалык итә, оборонаны өзүгә юл куймый[3].
Дошман чираттагы тапкыр кассетлы корал кулланганнан соң, Копунов каты җәрәхәтләр ала һәм һәлак була. Хәрбине, Казанга алып кайтып, Арча зиратында җирлиләр[4].
Алексей Копунов хәрби тактика өлкәсендә тирән белемгә ия була. Тәҗрибәсе һәм профессионализмы аңа иң катлаулы хәрби шартларда бүлекчә белән нәтиҗәле җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирә. Үз гомере бәрабәренә яралы сугышчыларны дошманның көчле утыннан коткарып калауы батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булып тора.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Алексей Копуновка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). «Алтын Йолдыз» медален хәрби хезмәткәрнең әнисенә, тол хатынына һәм улына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшыра:
Без Алексей Викторович белән горурланабыз һәм аның батырлыгына сокланабыз. Ул Ватанга намуслы хезмәт итү үрнәге булып тора.— Р. Миңнеханов[4]
Гаиләсе
Хатыны белән бер ул һәм бер кыз үстергәннәр.
Дәүләт бүләкләре
- «II дәрәҗәдәге хәрби батырлык өчен» медале;
- Россия Федераиясе Герое (6.12.2024) һәм «Алтын Йолдыз» медале.
Хәтер
2025 елның апрелендә Лаеш районының Усад күппрофильле лицеендагы «Юнармия» отрядына Россия Герое Алексей Копунов исеме бирелә. Лицейда шулай ук Геройга багышланган музей һәм истәлек почмагы эшли. Тантаналы чарада Геройның әнисе Антонина Константиновна һәм улы Степан катнаша[5].
Искәрмәләр
- ↑ Рәис махсус операциядә һәлак булган подполковник Копуновның гаиләсенә медаль тапшырды. www.tatar-inform.tatar (6 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2024.
- ↑ Казанец Алексей Копунов посмертно стал Героем России (20 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2024.
- ↑ 1 2 Низамеев Б. Рустам Минниханов передал медаль «Золотая Звезда» семье Героя России Алексея Копунова, погибшего в зоне СВО. www.tatarstan.ru (6 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2024.
- ↑ 1 2 Миңнеханов «Алтын Йолдыз» медален Россия Герое Алексей Копунов гаиләсенә тапшырды. www.vatantat.ru (6 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2024.
- ↑ Мария Шадрина. В Усадском лицее увековечили память Героя России Алексея Копунова (рус.). laishevskyi.ru. «Камская новь» (АО «Татмедиа») (13 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.