Александр Епанешников

Александр Епанешников (рус. Александр Николаевич Епанешников, 5 август 1954(1954-08-05)23 август 1993(1993-08-23) (39 яшь)

— Россия хәрби хезмәткәре, майор, Арктикадагы Хәрби-һава көчләре махсус төркеме 250 авиация базасында эзләү-коткару отряды командиры, Россия Федерациясе Герое (1994, үлеменнән соң).

Тәрҗемәи хәле

Татарстанда Алабуга шәһәрендә туган. Милләте — рус. 1971 елда Алабуга шәһәренең 3нче номерлы урта мәктәбен тәмамлый, Совет Армиясенең авиация гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына.

1975 елда Балашов югары хәрби очучылар авиация училищесын тәмамлый һәм Хәрби-транспорт авиациясенең 708 хәрби-транспорт полкында корабль командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1979 елдан — 4 һава армиясенең 245 катнаш авиация эскадрильясендә (Төньяк Кавказ) Ан-12 корабле экипажы командиры. 1984 елдан башлап, 13 Дәүләт фәнни-тикшеренү институты составындагы 12 аерым авиация эскадрильесында хезмәт итә.

1989 елдан Арктикада Хәрби-һава көчләре махсус төркеменең 250 авиация базасы эзләү-коткару отряды белән җитәкчелек итә. 1993 елның 23 августында Энгельс - Әстерхан маршруты буенча авиация техникасын күчерү биремен үтәгәндә, Ан-12 очкычында дүрт двигательнең өчесе эштән чыга, экипаж командиры Александр Епанешников очкычны запас аэродромга алып бара. Ләкин Волгоградка якынлашканда, соңгы двигатель дә эшләми башлый. Очкычның торак районга төшү куркынычы туа , әмма экипаж аны урман массивына юнәлтүгә ирешә. Очкыч төшкәндә шартлый, бөтен экипаж һәлак була.

Алабугада җирләнгән.

Майор Епанешников Александр Николаевичка, үлгәннән соң, Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 21 июнендәге Указы нигезендә, хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, Россия Федерациясе Герое исеме бирелә[1].

Медальләр белән бүләкләнгән.

Исемен мәңгеләштерү

1994 елның 23 декабрендәге 87 нче номерлы халык депутатларының Алабуга шәһәр Советы президиумы карары белән, А.Н. Епанешниковка, хәрби бурычны үтәгәндә шәхси батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Алабуганың мактаулы гражданины исеме бирелә (үлеменнән соң).

1995 елдан Алабугадагы 3 нче урта мәктәп Герой исемен йөртә[2].

Искәрмәләр

  1. «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Александр Епанешников
  2. Епанешников Александр Николаевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2014. Архивировано из оригинала 10 октябрь 2014 года.

Әдәбият

  • А. А. Иванов. Герои Российской Федерации. — Казань: Книга Памяти, 2012.

Тема буенча өстәмә