Валерий Герасимов


Валерий Герасимов (рус. Герасимов Валерий Васильевич; 8 сентябрь 1955, Казан) — СССР һәм Россия Федерациясенең хәрби эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган хәрби белгече (2009). 2012 елның 9 ноябреннән Россия Федерациясе Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы — Россия Федерациясе Оборона министрлыгының беренче урынбасары, Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы әгъзасы. Армия генералы (2013), Россия Федерациясе Герое (2016), Казанның мактаулы гражданины (2015).

2010 нчы еллар уртасыннан башлап, Россиядән читтәге эксперт даирәләрендә аның исеме белән аталган тышкы сәясәт концепциясен (доктринасын) булдыручы дип атыйлар. Көнбатышта аны гибрид сугыш концепциясенең төп идеологы дип саныйлар[1].

2014 елда Донбасста конфликт һәм 2022 елда Украинада хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң, 2022 елның февралендә Герасимовка каршы Европа берлеге, АКШ, Бөекбритания һәм башка илләр санкцияләре кертелде.

2023 елның 11 гыйнварыннан — Берләшкән гаскәрләр (көчләр) группировкасы командующие[2].

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 8 сентябрендә Казанда гади эшчеләр гаиләсендә туа. Казан Суворов хәрби училищесын (1971—1973) бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Шулай ук алтын медаль белән Татар АССР Югары Советы исемендәге Казан югары танк команда училищесын (1973—1977), Советлар Союзы Маршалы Р. Я. Малиновский исемендәге Хәрби бронетанк гаскәрләре академиясен (1984—1987), РФ Хәрби көчләре Хәрби штабының Хәрби академиясен (1995—1997) тәмамлый[3].

Хәрби хезмәтен 1977 елда Польшадагы (Борне-Сулиново) Төньяк гаскәрләр төркеме 90 танк дивизиясенең 80 танк полкында танк взводы командиры, аннан танк ротасы һәм соңрак танк батальоны штабы начальнигы вазифасында башлый.

1982 елдан 1984 елга кадәр — штаб начальнигы — 29 мотоукчылар дивизиясенең 185 танкполкында танк батальоны командиры урынбасары, аннанЕрак Көнчыгыш хәрби округында (Приморье крае, Троицкое авылы) 5 гомумгаскәр армиясенең 40 мотоукчылар дивизиясе, 231 мотоукчылар полкы танк батальоны командиры[4].

Академияне тәмамлаганнан соң, 1987 елдан башлап штаб начальнигы — командир урынбасары, аннан Балтыйк буе хәрби округының 144 гвардия мотоукчылар дивизиясендә 228 танк полкы командиры булып хезмәт итә[4].

1991 елдан — штаб начальнигы — 144 нче гвардия мотоатыш дивизиясе командиры урынбасары, ә 1993 елдан — Балтыйк буе хәрби округында һәм Төньяк-Көнбатыш гаскәрләр группасында шул ук дивизия командиры. 1994 елның августында дивизияне Мәскәү хәрби округына (Ельня) чыгару белән җитәкчелек итә.

1995 елдан — академиядә укуда.

1997елдан Мәскәү хәрби округында 1 гвардия танк армиясе командующиеның беренче урынбасары булып хезмәт итә.

1998 елның февраленнән — штаб начальнигы — командующий урынбасары, ә 2001 елның февраленнән — Төньяк Кавказ хәрби округында 58 гомумхәрби армия командующие.

1999 елның августыннан Герасимов командалыгындагы армия частьлары Икенче чечен сугышы барышында зур хәрби хәрәкәтләр алып баралар.

2003 елның мартыннан — Ерак Көнчыгыш хәрби округы штабы начальнигы, 2005 елның апреленнән — Россия Федерациясе Кораллы көчләре гаскәрләренең хәрби хәзерлек һәм хезмәт баш идарәсе начальнигы.

2006 елның декабрендә Төньяк Кавказ хәрби округы штабы начальнигы вазифасына керешә.

2007 елның 11 декабреннән 2009 елның 5 февраленә кадәр — Ленинград хәрби округы гаскәрләре командующие, 2009 елның 5 февраленнән 2010 елның 23 декабренә кадәр — Мәскәү хәрби округы гаскәрләре командующие[5].

2010 елның 23 декабрендә РФ Президенты указы белән Россия Федерациясе Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнә[6].

undefined

2009—2012 елларда Кызыл мәйданда Җиңү көне парадлар белән җитәкчелек итә.

2012 елның 26 апреленнән — Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие[7].

undefined

2012 елның 9 ноябрендә, Анатолий Сердюков Россия Федерациясе оборона министры вазифасыннан отставкага киткәннән соң, яңа оборона министры Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путинга Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы — Россия Федерациясе оборона министрының беренче урынбасары вазифасына Валерий Герасимов кандидатурасын тәкъдим итә.

Президент белән очрашуда Валерий Герасимов:

« Генераль штабның бөтен эшчәнлеге бер төп максатка ирешүгә юнәлтелергә тиеш дип саныйм, бу — Кораллы көчләрнең сугышчан сәләтен аңа куелган барлык бурычларның үтәлешен гарантияли торган хәлгә җиткерү һәм тәэмин итү. Һәм бу максатка ирешү өчен, миннән бәйле булган бар нәрсәне дә эшләрмен[8]. »

2012 елның 9 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы — Россия Федерациясе оборона министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнә[9][10].

2012 елның 13 ноябреннән Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советы әгъзасы булып тора. Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу вазифасында булмаганда, армия генералы Герасимов Россия Федерациясе оборона министры вазифаларын вакытлыча башкаручы булып тора[11].

2013 елның гыйнварында Хәрби фәннәр академиясенең гомуми җыелышы алдыннан «Хәрби көч куллану формалары һәм ысуллары үсешенең төп тенденцияләре, аларны камилләштерү буенча сугыш фәненең актуаль бурычлары» темасына доклад белән чыгыш ясый[12].

undefined

Армия генералы Герасимов Маршал Г. К. Жуков исемендәге Дәүләт премиясе буенча ведомствоара комиссия рәисе булып тора.

2015 елның сентябрендә башланган Россиянең Сириядә хәрби операциясен оештыручы. 2016 елның маенда, хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Россия Президенты указы белән иң югары дәүләт бүләге — Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.

2015 елның уртасыннан НАТО хәрби белгечләре Герасимовны яңа Герасимов доктринасын булдыручы дип атыйлар, ул яңа буын сугышының Россия концепциясе нигез салучы булып тора[13].

2022 елның 24 октябрендә АКШ штаблары начальникларының Берләшкән комитеты башлыгы генерал Марк Милли һәм Россия генераль штабы башлыгы Герасимов арасында куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләр буенча телефон сөйләшүләре уза[14].

2023 елның 11 гыйнварында оборона министры Сергей Шойгу Герасимовны «Берләшкән гаскәрләрнең (көчләрнең) группировкасы командующие» итеп билгели (РФ Оборона министрлыгының төгәл һәм тулы формулировкасы)[2][15].

undefined
undefined

Гаилә хәле

Өйләнгән. Кызы һәм улы бар, улы — хәрби, РФ Хәрби Көчләре офицеры.

Чордашлары бәяләмәсе

Украинаның Кораллы көчләре баш командующие Валерий Залужный 2022 елгы хәрби хәрәкәтләрдән соң Валерий Герасимов турында уңай фикерләрен белдерә[16]:

« Мин Герасимовта укыдым. Мин, ул кайчандыр язган бөтен әйберне укып чыктым… Ул бик акыллы кешеләрдән, һәм минем аңа булган өметләрем бик зурдан иде. »

Хәрби дәрәҗәләре

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

СССР һәм Россия

  • Россия Федерациясе Герое (2016)[18][19];
  • III дәрәҗә Изге Георгий ордены (2017)[19];
  • IV дәрәҗә Изге Георгий ордены (2015)[19];
  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2021)[20];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены кылычлар белән (2014)[19];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены кылычлар белән (2002)[19];
  • Александр Невский ордены (2020)[21];
  • «Хәрби казанышлары өчен» ордены (2000)[19];
  • Казанның мактаулы гражданины (2015)[22];
  • Почёт ордены (2012)[19];
  • III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены[19];
  • «Сугышчан казанышлар өчен» медале;
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • «СССР Кораллы Көчләренә 60 ел» медале;
  • «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медале;
  • «За боевые отличия» медале;
  • I дәрәҗә «Сугышчан фидакарьлек өчен» медале;
  • «Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен» медале;
  • «Оборона министрлыгына 200 ел» медале;
  • I дәрәҗә «За отличие в военной службе» медале;
  • II дәрәҗә «Югары дәрәҗәдәге хезмәт өчен» медале;
  • III дәрәҗә «Югары дәрәҗәдәге хезмәт өчен» медале;
  • «За участие в военном параде в День Победы» медале;
  • «Кырымны кайтарган өчен» медале;
  • «Арктикадагы диңгез казанышлары өчен» медале һ.б.;
  • Российской Федерациясенең атказанган хәрби белгече (2009)[23].

Чит ил бүләкләре

  • Халыклар дуслыгы ордены (Белоруссия, 2010 ел, 31 март) — «Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында тынычлыкны, дустанә мөнәсәбәтләрне һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур шәхси өлеше өчен»[24]
  • Никарагуа армиясе ордены (Никарагуа, 2013)[25]
  • «Хәрби хезмәттәшлек өлгәсендәге казанышлар өчен» медале (Азербайджан, 2014)[26]
  • «Маршал Баграмян» медале (Әрмәнстан, 2015)
  • «Сугышчан бергәлек» медале (Сирия, 2016)
  • Сугышчан Кызыл Байрак ордены (Монголия, 2021)[27]

Иҗтимагый бүләкләр

  • Могҗиза ясаучы изге Николай император сугышчан ордены

Санкцияләр

2014 елның апрелендә 2014 елда Кырымның Россиягә кушылуы һәм Донбасста кораллы конфликт белән бәйле Украинадагы кризисы нәтиҗәсендә Герасимов Европа берлегенең санкцион исемлегенә кертелә, май аенда — Канаданың санкцион исемлегенә кертелә[28][29]. 2015 елның 5 августында Украина хәрби прокуратурасы Герасимовны Донбасстагы конфликтның төп идеологы дип игълан итә. Украина куркынычсызлык хезмәте Герасимов һәм тагын 98 һава десанты дивизиясенең ун хәрби хезмәткәрен җаваплылыкка тарту өчен эзәрлекли башлый[30]. Киевның Шевченко районы суды тарафыннан әлеге 11 хәрбине читтән торып кулга алу турында карар чыгара[31]. Үз чиратында, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Украина хакимиятенең карары сәясиләштерелгән һәм провокацион характерда дип белдерә[32].

Махсус хәрби операция башланганнан соң, 2022 елның 25 февралендә АКШ Финанс министрлыгының, президент Владимир Путин һәм оборона министры, Шойгу белән беррәттән, санкция исемлегенә кертелә[33][34][35]. Шулай ук ул Бөекбритания, Канада, Швейцария, Австралия, Япония, Украина һәм Яңа Зеландия исемлекләрендә дә бар[36][37].

2024 елның 25 июнендә МУСның судка кадәрге эшләр палатасы Валерий Герасимовны (шулай ук элеккеге оборона министры һәм Россия Куркынычсызлык советы сәркатибе Сергей Шойгуны да) кулга алуга ордер бирә. Сәбәбе — Украинада хәрби хәрәкәтләр барышында халыкара җинаятьләр кылган булу мөмкинлеге. Россия МУС юрисдикциясен танымаган илләр рәтенә керә[38].

Библиография

  • Герасимов В. В. {{{заглавие}}} (русский) // Военно-промышленный курьер : еженедельная газета. — 2013. — 27 февраль (т. 476, № 8).
  • Герасимов В. В. {{{заглавие}}} (русский) // Военно-промышленный курьер : еженедельная газета. — 2015. — 14 октябрь (т. 605, № 39).
  • Герасимов В. В. {{{заглавие}}} (русский) // Военно-промышленный курьер : еженедельная газета. — 2016. — 11 май (т. 632, № 17).
  • Герасимов В. В. {{{заглавие}}} (русский) // Военно-промышленный курьер : еженедельная газета. — 2017. — 15 март (т. 674, № 10).
  • Герасимов В. В. {{{заглавие}}} (русский) // Вестник Академии военных наук : журнал. — 2015. — Т. 51, № 2. — С. 5.
  • Герасимов В. В. {{{заглавие}}} (русский) // Вестник Академии военных наук : журнал. — 2016. — Т. 55, № 2. — С. 19.
  • Gerasimov V. {{{заглавие}}} (английский) // Military Review : журнал. — 2016. — January-February. — С. 23—29.

Искәрмәләр

  1. «Доктрина Герасимова» и пугало «гибридной войны» России. 28.06.2017.
  2. 1 2 Шойгу назначил начальника Генштаба Валерия Герасимова командующим Объединённой группировкой войск
  3. Горячие будни генерала Герасимова. old.redstar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2016. Архивировано 27 декабрь 2016 года.
  4. 1 2 Биография В. В. Герасимова на сайте ГУБП Минобороны России.
  5. Бирюлин Р. Из суворовцев — в стратеги // Красная звезда. — 2020. — 9 сентября. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2024.
  6. Об освобождении от должности, назначении на должность и увольнении с военной службы военнослужащих Вооружённых Сил Российской Федерации. Президентская библиотека.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 26 апреля 2012 года № 515 «О назначении на должность и освобождении от должности военнослужащих Вооружённых Сил Российской Федерации» Архивная копия от 20 апрель 2021 на Wayback Machine.
  8. Генштаб возглавил Валерий Герасимов. www.interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2022. Архивировано 22 февраль 2022 года.
  9. Указ президента Российской Федерации «О начальнике Генерального штаба Вооружённых сил Российской Федерации — первом заместителе министра обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2012. Архивировано 29 декабрь 2014 года.
  10. Путин одобрил кандидатуру Герасимова на должность начальника Генштаба. news.kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2022. Архивировано 19 февраль 2022 года.
  11. Врио Министра обороны России генерал армии Валерий Герасимов поздравил военнослужащих и ветеранов с Днём сухопутных войск Архивная копия от 2 октябрь 2016 на Wayback Machine Министерство обороны Российской Федерации
  12. Ценность науки в предвидении. Военно-промышленный курьер. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2024. Архивировано из оригинала 20 март 2015 года.
  13. Chambers J. Countering Gray-Zone Hybrid Threats. An Analysis of Russia's 'New Generation Warfare' and implications for the US Army (ингл.). Modern War Institute at West Point (18 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2017. Архивировано 17 март 2017 года.
  14. Anthony Capaccio. Top US, Russian Generals Speak Amid Fears of Nuclear Escalation. www.bloomberg.com (24 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2022. Архивировано 24 октябрь 2022 года.
  15. Министром обороны Российской Федерации генералом армии Сергеем Шойгу произведены новые назначения руководства Специальной военной операцией
  16. Главком ВСУ Залужный заявил, что «постоянно читает» Герасимова (2023-05-13). 19 апрель 2024 тикшерелде.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 20 февраля 2013 года № 151 «О присвоении воинских званий высших офицеров военнослужащим Вооружённых Сил Российской Федерации» 2015 елның 30 июнь көнендә архивланган.
  18. Сирия добавила России героев, Коммерсантъ (2016-05-04). 4 май 2016 тикшерелде.
  19. 1 2 3 4 5 6 7 8 Герасимов Валерий Васильевич. Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2017. Архивировано 28 июль 2017 года.
  20. Герасимов Валерий Васильевич : Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2021. Архивировано 23 февраль 2022 года.
  21. Герасимов Валерий Васильевич : Министерство обороны Российской Федерации. structure.mil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2021. Архивировано 23 февраль 2022 года.
  22. Почетные граждане Казани - Официальный портал Казани (рус.). culture.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
  23. Герасимов Валерий Васильевич. encyclopedia.mil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2013. Архивировано 23 июнь 2013 года.
  24. Указ Президента Республики Беларусь от 31 марта 2010 года № 165 «О награждении государственными наградами Республики Беларусь». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2022. Архивировано 19 февраль 2022 года.
  25. Фото с лентой ордена Армии Никарагуа. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2022. Архивировано 17 февраль 2022 года.
  26. Глава Генштаба ВС России награжден медалью минобороны Азербайджана - ФОТО. Day.Az (7 апр. 2014 г.). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2022. Архивировано 2 март 2022 года.
  27. Начальник Генштаба ВС РФ награждён орденом Боевого Красного Знамени Монголии. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2021. Архивировано 30 ноябрь 2021 года.
  28. Council Implementing Regulation (EU) No 433/2014 of 28 April 2014. Official Journal of the European Union (29 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2014. Архивировано 19 февраль 2022 года.
  29. Канада ввела новые санкции против России (2014-07-25). 19 апрель 2024 тикшерелде.
  30. Украина объявила в розыск начальника российского Генштаба (2015-08-05). 19 апрель 2024 тикшерелде.
  31. Киевский суд заочно арестовал начальника Генштаба России Валерия Герасимова (2015-08-05). 19 апрель 2024 тикшерелде.
  32. Минобороны прокомментировало объявление Герасимова в розыск на Украине Архивная копия от 8 август 2015 на Wayback Machine. ИА REGNUM
  33. США ввели санкции против Путина, Лаврова, Шойгу, Герасимова. ТАСС (26 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2022. Архивировано 27 февраль 2022 года.
  34. Russia-related Designations (ингл.). treasury.gov. Министерство финансов США (25 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2022. Архивировано 26 февраль 2022 года.
  35. U.S. Treasury Imposes Sanctions on Russian Federation President Vladimir Putin and Minister of Foreign Affairs Sergei Lavrov.
  36. Канада вводит санкции против Путина, Лаврова и Герасимова (рус.). www.kommersant.ru (26 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2023.
  37. Япония ввела санкции против Путина, Медведева и Лаврова (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2023.
  38. Не признаваемый Россией МУС выдал ордер на "арест" Шойгу и Герасимова. РИА Новости (25 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр