Александр Супонинский


Александр Супонинский (рус. Супонинский Александр Анатольевич; 1978 елның 3 апреле, СССР, ТАССР, Шешминка авылы) — Россия Федерациясе Герое, гвардия өлкән сержанты, 76 гвардия һава-десант дивизиясендә 104 нче гвардия Кызыл Байраклы парашют-десант полкының 2 нче парашют-десант батальоны, 6 нчы рота отделениесе командиры.

Тәрҗемәи хәле

Супонинский Александр Анатольевич 1978 елның 3 апрелендә Татарстанның Чирмешән районының Шешминка авылында туа. 1995 елда мәктәпне тәмамлап, Чистай совхоз-техникумында укый, техник-металлист белгечлеге ала.

1998 елда армия сафларына алына. Хезмәтен һава-десант гаскәрләрендә 104 нче гвардия Кызыл Байраклы парашют-десант полкында (Псков өлкәсе) үтә. Отделение командиры вазифасын башкара.

2000 елның февраль башында полкның 6 нчы ротасы составында Чечен Республикасынакомандировкага җибәрелә. Беренче хәрби чирканчыкны 8 февральдә боевикларның блокпостка һөҗүмнәрен кире кайтарганда ала.

Батырлыгы

2000 елның 29 февралендә өлкән сержант Супонинский 6 нчы рота составында Шатой районында, Улус-Керт авылыннан ерак түгел, Аргын тарлавыгыннан чыгу юлын ябып, 776.0 биеклегендә оборона тота. Десантчылар позициясенә боевикларның күпсанлы көчләре һөҗүм итә. Өлкән сержант Супонинский, аягы яраланган хәлдә, автоматтан бандитларны утка тотуын дәвам итә. Боевикларның соңгы ыргылышына десантчылар бары дүрт автомат белән каршы торалар. Каршылык барышында Александр Супонинский батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтә, һәм, тезе яралануга һәм алган контузиягә карамастан, сафта кала.

1 март иртәсендә, биеклектә 3 сугышчы гына калгач, лейтенант Кожемякин Александр Супонинский һәм Андрей Поршневка чигенергә боера, үзе чигенүчеләрне уты белән каплый.

Соңгы бишебез калдык — Комбат Евтюхин, комбат урынбасары Доставалов һәм өлкән лейтенант Кожемякин — офицерлар. Һәм мин Саша белән. Евтюхин белән Доставалов һәлак булдылар, ә Кожемякинның ике аягы да сынган иде, һәм ул безгә куллары белән патроннар ыргыта иде. Боевиклар безнең янга ук килеп җиттеләр, өч метр чамасы калгач, Кожемякин безгә приказ бирде: китегез, аска сикерегез!..

— Андрей Поршнев[1]

Офицерның боерыгын үтәп, ул чигенә һәм Россия Армиясе частьлары урнашкан урынга кайта. Моздоктагы госпитальгә эвакуацияләнә, аннары Тверь хәрби госпиталенә озатыла.Төньяк Кавказда законсыз кораллы формированиеләрне юк итүдәге батырлыгы өчен, Россия Президентының 2000 ел 12 мартындагы 484 санлы Указы белән Александр Анатольевич Супонинскийга Россия Федерациясе Герое исеме бирелә, «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. Хәзер Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә, полиция капитаны.

Егетләрнең исәнлеге өчен, мин барысын да кире кайтарыр идем.

— Александр Супонинский[2]

Савыкканнан соң, 104 нче гвардия парашют-десант полкында хезмәтен дәвам итә. 2000 елның 3 августында запаска чыга.

Әлмәт шәһәрендә яши. Нефть институтында белем ала. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә, полиция капитаны, хәзер «Татнефть»ААҖ куркынычсызлык хезмәтендә хезмәткәр[3].

Өйләнгән, ике кыз бар.

2007 елның февралендә Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбенә Россия Герое А.А. Супонинский исеме бирелә.

Искәрмәләр

  1. Эдвин Поляновский. По следам погибшей роты. Известия.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2011. Архивировано 23 июль 2012 года.
  2. Дмитрий Кайстро. Бой на высоте «776» — подвиг псковских десантников. Государственный интернет-канал «Россия» (21 февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2011.
  3. Марат Бадрутдинов; Булат Загитов (фото).: Голубые береты. Нефтяная газета. Татнефть (5 август 2013). — «Александр Супонинский, сотрудник службы безопасности ОАО «Татнефть», Герой Российской Федерации: — 2 августа для нас, десантников, святой праздник, мы ждем его целый год. В этот день мы вспоминаем ребят, вспоминаем те дни, когда служили. Хорошо, что разделить с нами этот праздник приехал ансамбль «Голубые береты». Большое им спасибо за песни, которые стали по-настоящему народными, мы их наизусть знаем. Их творчество — это еще и пример патриотического воспитания для молодого поколения. Ведь участники ансамбля — настоящие боевые ребята, прошедшие Афганистан, побывавшие во многих горячих точках.» Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2015.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә