Игорь Груднов
Игорь Груднов (рус. Игорь Сергеевич Груднов, 1958 елның 2 декабре — 2018 елның 11 октябре) — генерал-полковник, РФ Милли гвардия гаскәрләренең Көнчыгыш округы командующие. Россия Федерациясе Герое (29.02.2000)[1].
Тәрҗемәи хәле
Игорь Сергеевич Груднов 1958 елның 2 декабрендә Чистай шәһәрендә туа.
1980 елда алтын медаль белән СССРның Эчке эшләр министрлыгының С.М. Киров исемендәге Орджоникидзе югары хәрби командирлар училищесын тәмамлый. КПСС әгъзасы. 1989 елда М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, ә 2004 елда Россия Федерациясе Кораллы көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлый.
1980 елда, хәрби училище тәмамлаганнан соң, взвод командиры вазифасына билгеләнә. Аннары Украина һәм Молдава ССР буенча СССР Эчке эшләр министрлыгыныңэчке гаскәрләр идарәсендә рота командиры, соңрак батальон штабы начальнигы булып хезмәт итә.
1989 елдан — Ерак Көнчыгыш һәм Көнчыгыш Себер буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре идарәсендә.
1996 елда Төньяк Кавказда бригада командиры, ә 1997 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Төньяк Кавказ округы дивизиясе командиры урынбасары булып хезмәт итә.
1999 елның октябреннән ― Чечен Республикасы территориясендә штаб начальнигы, аннары «Север» группировкасы командующие. Галашек, Аршты һәм Бамутны азат итү буенча сугыш хәрәкәтләрен җитәкли. Грозный штурмы вакытында аның җитәкчелегендә «Север» группировкасы куелган бурычны ике тәүлек эчендә минималь югалтулар белән үти. Бу операцияне үткәргәндә 200 гә якын боевик юк ителә һәм яралана, 23 бандит әсирлеккә алына. 2000 елның 3 февралендә «Север» группировкасы Грозный үзәгенә чыга һәм башка группировка гаскәрләре белән кушыла.
Төньяк Кавказдагы террорчылык формированиеләренә каршы көрәштә батырлык күрсәткән һәм гаскәрләр белән оста җитәкчелек иткән өчен, Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 29 февралендәге 448 номерлы Указы нигезендә полковник Грудновка Игорь Сергеевичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
2000 елда Чечен хәрби коменданты урынбасары итеп билгеләнә. 2001 елның августында Чечен Республикасының Ножай-Юртск районында, махсус операцияләрнең берсендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре автомобиль колоннасы составында боевикларга тозакка төшә, күкрәктән авыр яралана. Әмма сугышчылар белән җитәкчелек итүне туктатмый, оборонаны һәм дошманга каршы торуны оештыра; колонна өстәмә көчләр килгәнче 40 минут тирәсе каршылык күрсәтә. Бандитларның һөҗүме кире кайтарыла, ике солдат һәлак була. Берничә ай хәрби госпитальдә дәвалану уза.
2004 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый, Көньяк Осетия территориясендә хезмәт итә. 2005 елда генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Себер округы гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары итеп билгеләнә. Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 3 сентябрендәге 1090 номерлы Указы белән Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре Төньяк Кавказ төбәк командующиеның беренче урынбасары итеп билгеләнә[2].
2012 елның 8 августында СССР Эчке эшләр министрлыгының С.М. Киров исемендәге югары хәрби команда училищесында хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләрнең «Кировцы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Ростов төбәк бүлеге рәисе урынбасары итеп сайлана[3].
2002 елда Ставрополь крае Думасына сайлана[4].
Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 22 феврале Указы белән генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирелә[5].
2016 елның 13 октябрендә Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре Көнчыгыш округы командующие итеп билгеләнә[6].
Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 12 декабре Указы белән генерал-полковник дәрәҗәсе бирелә[7].
2018 елның 11 октябрендә Хабаровскның 301 округ хәрби клиник госпиталендә көтелмәгәндә кинәт вафат була[8][9].
2018 елның 17 октябрендә Ростов-на-Дону шәһәренең Төньяк зиратында җирләнә[10][11].
Исемен мәңгеләштерү
2019 елның маенда Росгвардиянең Ил-76МД хәрби-транспорт очкычына Россия Герое Игорь Груднов исеме бирелә.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале белән Россия Федерациясе Герое исеме (29.2.2000).
- Дәүләт һәм ведомство бүләкләре.
- Атаман Платов ордены (2013).[12]
Искәрмәләр
- ↑ «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Игорь Груднов
- ↑ Президент Дмитрий Медведев произвёл назначения в МВД. Офицеры России. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2012. Архивировано 1 ноябрь 2012 года.
- ↑ Создание Ростовского регионального отделения МОО «Кировцы». МОО Кировцы. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2012. Архивировано 1 ноябрь 2012 года.
- ↑ Сведения о выдвинутых и зарегистрированных кандидатах в депутаты законодательного (представительного) органа государственной власти субъекта Российской Федерации. Центризбирком РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2012. Архивировано 16 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Новости МВД России. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2013. Архивировано 12 октябрь 2018 года.
- ↑ Новые назначения в войсках национальной гвардии Российской Федерации / Национальная гвардия Российской Федерации Архивная копия от 1 ноябрь 2016 на Wayback Machine
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 12.12.2017 № 592 «О присвоении воинских званий высших офицеров, специальных званий высшего начальствующего состава и высших специальных званий»
- ↑ Cкончался Герой России командующий Восточным округом Росгвардии (рус.). www.1sn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2018. Архивировано 11 октябрь 2018 года.
- ↑ Федеральная служба войск национальной гвардии Российской Федерации | Новости (рус.). rosgvard.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2018. Архивировано 11 октябрь 2018 года.
- ↑ Героя России, генерала-полковника Игоря Груднова похоронят в Ростове. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2018. Архивировано 12 октябрь 2018 года.
- ↑ Федеральная служба войск национальной гвардии Российской Федерации | Новости (рус.). rosgvard.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2018. Архивировано 29 октябрь 2018 года.
- ↑ Жители, награждённые орденом Атамана Платова в 2013 году. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2014. Архивировано 8 гыйнвар 2014 года.