Чебнёв Сергей Владимирович


Сергей Владимирович Чебнёв (6 март 1979, Балык Бистәсе, Татарстан АССР18 август 2024, Малая Локня[d], Курск өлкәсе) — Россия хәрби хезмәткәре, подполковник,11 армия корпусы, 9 мотоукчылар полкы, 18 дивизиядә батальон командиры[1]. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы. Кушаматы — «Отмель».

Украина хәрби көчләренең Курск өлкәсенә һөҗүме вакытында һәлак була. Россия Федерациясе Герое (үлеменнән соң)[2].

Тәрҗемәи хәле

Сергей Чебнёв 1979 елның 6 мартында Балык Бистәсендә туа, соңрак гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченә, әтисе «КамАЗ» заводына эшкә урнаша. Сергей урта мәктәпне шушында тәмамлый.

Казан югары танк команда училищесының гомумгаскәр факультетын тәмамлый[1]. РФ Хәрби Көчләре сафларында хезмәт итә, 2020 елда подполковник дәрәҗәсендә запаска китә.

2022 елда, үз теләге белән, махсус хәрби операция зонасына китә[3]. 11 армия корпусының 18 дивизиясенең 9 мотоукчылар полкы батальоны белән командалык итә. Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Харьков өлкәсендә хәрби бурычлар үти[4].

2024 елның 18 августында Курск өлкәсенә һөҗүм иткән Украина кораллы формированиеләренә каршылык күрсәткәндә һәлак була[5].

Үлеменнән соң Россия Героеның «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә[6].

2025 елның 10 мартында, көч структураларындагы чыганакларга сылтама белән, ТАСС мәгълүмат агентлыгы Сергей Чебнёвның гәүдәсе азат ителгән Кече Локня авылында урнашкан хатын-кызлар колониясе бинасы янындагы җимерекләр астында табылган, дип хәбәр итә[7].

Сергей Чебнёвны хәрби хөрмәт белән Калининград өлкәсенең Медведевка бистәсендә «Дан курганы» хәрби-мемориаль зиратында җирлиләр[8].

Батырлыгы

2024 елның августында подполковник Чебнёв Курск өлкәсенә Украина Хәрби Көчләре һөҗүмен кире каккан төрле буйсынудагы өч полк белән командалык итә. 12 көн дәвамында Кече Локняда оборона тота. Дошманның тылга үтүен һәм ныгуын кисәтеп, Украина кораллы формированиеләренә һөҗүм иткән штурмлау төркемен шәхсән үзе җитәкли[6]. Сугыш барышында подразделение дошман минометы утына һәм пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар була, командир үлем җәрәхәтләре ала[5]. Аның кыю һәм тәвәккәл гамәлләре нәтиҗәсендә, Украина Кораллы Көчләре частьларының Курск АЭСына һөҗүме тоткарлана, шулай ук резервларны күчерү мөмкинлеге тәэмин ителә[6].

Гаиләсе

Геройның әти-әнисе Яр Чаллы шәһәрендә, үз гаиләсе Калининградта яши. Тормыш иптәше Ольга Чебнёва Калининград өлкәсе губернаторы каршындагы Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре советы әгъзасы булып тора[6].

Өлкән улы, Казан танк училищесын тәмамлаган, хәрби. Әтисе хезмәт иткән Калининград өлкәсендә шул ук бүлектә хезмәт итә. Кызы Евгения Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган, Калининград мәктәбендә сынлы сәнгать дәресләре алып бара. Төпчек уллары икенче сыйныфта укый[9].

Дәүләт бүләкләре

2025 елның 6 мартында Владимир Путин Россия Герое Сергей Чебнёвның тормыш иптәше Ольга белән очраша һәм аңа Геройның «Алтын Йолдыз» медален тапшыра[6].

Шулай ук Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлеменнән соң)[10].

Исемен мәңгеләштерү

  • Калининград өлкәсе губернаторы Алексей Беспрозванных Калининград шәһәрендәге урамны Герой Сергей Чебнёв исеме белән атаячакларын белдерә[11];
  • Геройга 2025 елның 7 маенда Чаллы шәһәренең Җиңү паркындагы Геройлар Аллеясында бюст[12], 12 сентябрьдә Казан гарнизонының хәрби комендатурасы территориясендә бюст-һәйкәл куела[13];
  • Сергей Чебнев исемендәге сквер Яр Чаллыда, герой укыган 56 нчы мәктәп янында, 2025 елның 20 октябрендә ачыла[14].
  • 2025 елның 12 декабрендә Курск өлкәсенең Курчатово шәһәрендә Геройга һәйкәл куела, архитекторы — Андрей Белый[15].

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 До последнего вздоха бил врага: Комбат-герой отдал жизнь за своих бойцов в Курской "Брестcкой крепости" (2024-08-31). 6 март 2025 тикшерелде.
  2. Путин вручил звезду Героя РФ вдове комбата Чебнева - Российская газета (2025-03-06). 6 март 2025 тикшерелде.
  3. Путин вручил Звезду Героя РФ вдове офицера, совершившего подвиг под Курском (06.03.2025). 6 март 2025 тикшерелде.
  4. Путин вручил вдове Героя России Чебнева медаль "Золотая Звезда" (06.03.2025). 6 март 2025 тикшерелде.
  5. 1 2 Путин отметил вклад семьи Героя РФ Чебнева в воспитание русского офицера (06.03.2025). 6 март 2025 тикшерелде.
  6. 1 2 3 4 5 Встреча с вдовой Героя России Сергея Чебнёва (06.03.2025). 6 март 2025 тикшерелде.
  7. ТАСС: в Малой Локне обнаружили тело Героя России Чебнева. 10 март 2025 тикшерелде.
  8. Героя России подполковника Сергея Чебнева похоронили с воинскими почестями на кладбище "Курган Славы" в Калининграде - Российская газета (2025-03-16). 17 март 2025 тикшерелде.
  9. Гумиров Кирилл. «Он был командиром от Бога»: в Калининграде похоронили Героя России из Татарстана. www.tatar-inform.ru (16 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025.
  10. «Благодарим за вашего сына»: Магдеев предложил установить бюст Герою России Чебневу в парке Победы (видео). www.m.business-gazeta.ru (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025.
  11. В честь Героя России уроженца Челнов Чебнева назовут улицу в Калининграде. www.m.business-gazeta.ru (16 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025.
  12. В Набережных Челнах открыли бюст Героя Сергея Чебнёва. Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.
  13. Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Әсгать Сәфәров Россия Герое Сергей Чебневка бюст-һәйкәл ачуда катнаштылар (рус.). Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.
  14. В Челнах заложили сквер им. Героя России Сергея Чебнева [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.
  15. В Курской области открыли памятник челнинцу Чебневу (фото) (рус.). БИЗНЕС Online (12 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2025.

Тема буенча өстәмә