Грунис Антон Феликсович
Антон Феликсович Грунис (5 октябрь 1979, Казан — 13 сентябрь 2026) — Россия хәрби хезмәткәре, генерал-майор, 4 нче аерым мотоукчылар бригадасы командиры. Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы. Тәхәллүсе — Грозный[1]. Россия Федерациясе Герое (2026)[2].
Тәрҗемәи хәле
Антон Грунис 1979 елда Казанда туа[3].
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү югары гомумгаскәр команда училищесына укырга керә, аны 2001 елда тәмамлый[3][4].
Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә Төньяк Кавказ, Сүрия территорияләрендә һәм Кырымда хезмәт итә[3].
2021 елда хәрби хезмәтне тәмамлый, әмма 2023 елда Кораллы Көчләргә кире кайта. 2 нче гвардия Луганск армия корпусының 123 нче мотоукчылар бригадасы штабы башлыгы вазифасын башкара, шуннан соң 4 нче аерым мотоукчылар бригадасы командиры итеп билгеләнә[4].
Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 2 маендагы 299 нчы санлы Указы белән полковник Антон Груниска генерал-майор хәрби исеме бирелә[5].
2026 елның 16 сентябрендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы урынбасары Апти Алаудинов Антон Грунисның һәлак булуы турында хәбәр итә[6]. «Татар-информ» басмасы мәгълүматлары буенча, Антон Грунис блиндажда булганда, аңа снаряд эләгә[7].
Махсус хәрби операциядә катнашуы
Украинадагы хәрби хәрәкәтләр барышында Антон Грунис Гаскәрләрнең Көньяк төркеменең 4 нче аерым мотоукчылар бригадасы белән җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендәге подразделение 2023 елда Бахмут өчен барган хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Антон Грунис оборонаны дөрес оештыра һәм Украина Кораллы Көчләре ягыннан фронт сызыгын өзүгә юл куймый[8].
Антон Грунис җитәкчелегендәге 4 нче мотоукчылар бригадасы шулай ук Константиновка өчен барган хәрби хәрәкәтләрдә катнаша[9].
2026 елның 3 июлендә Антон Грунис, Гаскәрләрнең Көньяк төркеменең 6 нчы мотоукчылар дивизиясе командиры генерал-майор Александр Картавкин Россия Президенты Владимир Путинга Константиновканы азат итү турында хәбәр итәләр[10].
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Антон Груниска Россия Герое исеме бирелә[11].
Бүләкләнүе
2026 елның 28 августында Россия Федерациясенең Оборона белән идарә итү милли үзәгендә РФ оборона министры Андрей Белоусов генерал-майор Антон Груниска һәм 6 нчы мотоукчылар дивизиясе командиры Александр Картавкинга «Алтын Йолдыз» медальләрен һәм исемле корал тапшыра[12].
Бүләкләүдән соң РФ Герое Антон Грунис болай дип билгеләп үтә:
Мин җитәкләгән берләшмәне Югары Башкомандующий югары бәйләде — куелган бурычларны каһарманнарча үтәгән берләшмә коллективының тулы казанышы бу. Зур эш башкарганнары өчен өлкән һәм кече командирларга, бригаданың барлык шәхси составына зур рәхмәт, махсус хәрби операциянең барлык максатлары да үтәләчәк[13].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясе Герое (2026) — хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен;
- «Батырлык өчен» медале;
- Суворов медале;
- кылычлы II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены.
Искәрмәләр
- ↑ Эксклюзивное интервью дал командир бригады, которая ведет бои за Константиновку. Новости. Первый канал (рус.). Первый канал (13 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Антон Грунис биография, фото, карьера, личная жизнь (рус.). www.rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 Уроженец Казани Антон Грунис награжден «Золотой Звездой» Героя России (рус.). Российская газета (28 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ 1 2 Командир 4-й мотострелковой бригады Луганского корпуса удостоен звания генерал-майора (рус.). ANNA News (6 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 02.05.2024 № 299 «О присвоении воинских званий высших офицеров военнослужащим Вооружённых Сил Российской Федерации» (рус.). Президент России (2 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Умер Герой России Антон Грунис (20260916T1052). 16 сентябрь 2026 тикшерелде.
- ↑ «Ушел героем, выполнив священный долг»: что известно о гибели Героя РФ Груниса. 16 сентябрь 2026 тикшерелде.
- ↑ Биография Антона Груниса: что известно о генерале, которого называют новым маршалом Победы (2025-01-20). 28 август 2026 тикшерелде.
- ↑ Белоусов вручил «Золотые Звезды» Героев России отличившимся участникам СВО (рус.). РЕН ТВ (28 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ «Освободим ДНР»: российские генералы готовят решающий рывок (рус.). Московский комсомолец (28 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Звание Героя России присвоено комдиву Картавкину и генералу Грунису (2026-08-28). 28 август 2026 тикшерелде.
- ↑ Белоусов вручил «Золотую звезду» Герою России генерал-майору Грунису (рус.). РБК (27 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Министр обороны вручил «Золотые Звезды» Героев РФ отличившимся участникам СВО (рус.). Первый канал (28 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
Сылтамалар
Тема буенча өстәмә
| Правообладателем данного материала является АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ». Использование данного материала на других сайтах возможно только с согласия АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ». |