Андрей Белоусов
Андрей Рэм улы Белоусов | |
---|---|
![]() | |
| |
14 май 2024 ел | |
Хөкүмәт башлыгы | Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Сергей Шойгу |
21 гыйнварь 2020 ел — 7 май 2024 ел (в.б 7—13 май 2024 ел) |
|
Хөкүмәт башлыгы | Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Антон Силуанов |
Соңрак килүче | Денис Мантуров |
24 июнь 2013 ел — 21 гыйнварь 2020 ел | |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Эльвира Нәбиуллина |
Соңрак килүче | Максим Орешкин |
21 май 2012 ел — 24 июнь 2013 ел | |
Хөкүмәт башлыгы | Дмитрий Медведев |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Эльвира Нәбиуллина |
Соңрак килүче | Алексей Улюкаев |
8 февраль 2006 ел — 17 июнь 2008 ел | |
|
|
Туган | Мәскәү, РСФСР, ССРБ |
Әтисе | Рэм Александр улы Белоусов (1926—2008) |
Әнисе | Алисә Павел кызы Белоусова (1934—2015) |
Тормыш иптәше | Лариса Владимир кызы Белоусова (1961 елда туа) |
Балалары | Павел (1994 елда туа) |
Фирка | фиркасез |
Белеме | Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗәсе | (2006) |
Һөнәре | икътисадчы |
Дингә карашы | православие[1] |
Бүләкләр | |
Сайт | government.ru |
Хәрби хезмәт | |
Хәрби исем |
Класслы чин![]() Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе |
Андрей Рэм улы Белоусов (рус. Андре́й Рэ́мович Белоу́сов; 1959 елның 17 марты, Мәскәү, РСФСР, Совет Социалистик Республикалар Берлеге) — Россия Федерациясенең сәясәт эшлеклесе, галим-икътисадчы. 2024 елның 14 маеннан Россия Федерациясе оборона министры[2]. 2024 елның 11 июненнән РФ Иминлек советының даими әгъзасы[3].
2024 елның 3 июленнән Бәйсез Дәүләтләр Берлеге Оборона министрлары советы рәисе[4].
2020 елның 21 гыйнварыннан 2024 елның 7 маена кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары. 2012 елның 21 маеннан 2013 елның 24 июненә кадәр Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры[5]. 2013 елның 24 июненнән 2020 елның 21 гыйнварына кадәр Россия Федерациясе Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе[6][7]. 2020 елның 30 апреленнән 19 маена кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы (РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның COVID-19 белән авыруы сәбәпле)[8][9][10]. «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе[11].
Россия Табигый фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Икътисад фәннәре докторы (2006). Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы. Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2011).
Тәрҗемәи хәле
Андрей Белоусов 1959 елның 17 мартында Мәскәүдә совет икътисадчысы Рэм Белоусов гаиләсендә туа, әнисе Алисә Павел кызы радиохимик булып хезмәт итә, соңрак сирәк элементлар химиясе белән шөгыльләнә[12]. Рэм Белоусов бәя кую һәм идарә өлкәсендә совет фәнни мәктәбен булдыручы һәм «Косыгин реформасы»н әзерләүдә катнашучыларның берсе[13], соңрак Совет Социалистик Республикалар Берлегенең икътисади тарихы белән шөгыльләнә.
Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икенче физика-математика мәктәбен тәмамлагач, Андрей Белоусов М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетына укырга керә, 1981 елда «икътисади кибернетика» белгечлеге буенча «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый.
Уку дәверендә Александр Анчишкин җитәкчелегендәге икътисадчылар төркеме белән хезмәттәшлек итә, галим 1977—1981 елларда икътисад факультетының бер кафедрасы мөдире була[13].
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Югары уку йортын тәмамлагач, Андрей Белоусов укуын Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба ССРБ) Фәннәр академиясенең Үзәк икътисад-математика институты аспирантурасына укырга керә. Шул ук вакытта фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый, башта стажер-тикшеренүче, соңрак Э. Б. Ершов җитәкләгән Үзәк икътисад-математика институтының кеше-машина системаларын модельләштерү лабораториясендә кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара[14]. Үзәк икътисад-математика институты директоры урынбасары Юрий Ярёменко (1994 елдан Россия Фәннәр академиясе академигы).
1986 елның февралендә Үзәк икътисад-математика институтының берничә фәнни бүлекчәсе нигезендә ССРБ Фәннәр академиясенең Икътисад һәм фәнни-техник прогрессны фаразлау институты оештырыла. Институт эшчәнлегенең төп юнәлеше — икътисади фаразлау. Белоусов ССРБ Фәннәр академиясенең Икътисад һәм фәнни-техник прогрессны фаразлау институтына эшкә күчә, институтта эзлекле рәвештә кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр һәм өлкән фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Аның фәнни эшчәнлеге макроикътисади тенденцияләрне фаразлауга, шулай ук совет тибындагы икътисадта инфляция һәм структур кризиска юнәлтелә[13].1988 елда Андрей Белоусов «Әйләнешле чараларны формалаштыру һәм куллану механизмнарын имитацион модельләштерү (күп тармаклы якын килү)» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1991 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Икътисад һәм фәнни-техник прогрессны фаразлау институты лабораториясе мөдире итеп билгеләнә. Мөдир булып Андрей Белоусов 2006 елга кадәр хезмәт итә, башка оешмалардагы эше белән бергә алып бара һәм бары тик дәүләт хезмәтенә күчкәч, вазифадан китә. Аның инициативасы белән лаборатория каршында икътисад буенча аналитик журнал чыгарыла[15].
1991 елның ноябрендә Тышкы сәясәт ассоциациясенең аналитик төркеме барлыкка килә, аны кайвакыт «Үлемсезләр төркеме» дип атыйлар (аңа нигез салучы, ССРБның элеккеге тышкы эшләр министры Александр Бессмертных фамилиясенә ярашлы). Төркемнең эш тәртибе — даими тематик фикер алышулар, дискуссияләр оештыру. Соңыннан стенограммалар укыла һәм тирәнрәк өйрәнү предметына әверелә, ә кайбер очракларда фәнни хезмәтләр нигезендә кулланыла[16]. Белоусов «Үлемсезләр төркеме»нә 1990 нчы еллар башында кушыла һәм берничә теманы эшләүдә катнаша. Аның белән бергә төркем эшендә Андрей Клепая (киләчәктә Россия Икътисади үсеш министрлыгында Андрей Белоусов урынбасары) эшли[15].
1999 елдан Андрей Белоусов Икътисад министрлыгы коллегиясе составына керә[17], түбәндәге Премьерларның киңәшчесе була: Евгений Примаков, Сергей Степашин, Михаил Касьянов һәм Михаил Фрадков (Касьянов һәм Фрадков белән штаттан тыш киңәшче буларак эшли[14][13]). 2000 елда ул макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәгенә нигез сала һәм аның җитәкчесе була, үзәк нигезендә 2005 елда «Россия икътисадының озак вакытлы трендлары: Россиянең 2020 елга кадәрге икътисади үсеше сценарийлары» дигән доклад бастыра[15]. Докладта Андрей Белоусов 2008 елгы дөньякүләм икътисади кризисны фаразлый, моннан тыш 2011—2012 елларда икътисадның кимү ихтималын һәм 2015—2017 елларда дәүләт идарәсе системасының өзеклеген күрсәтә[18].
2006 елның 8 февралендә РФ Икътисади үсеш министры Герман Греф тәкъдиме буенча аның урынбасары вазифасына кабул ителә[19][20].
Шул ук елда Андрей Белоусов «Россия икътисадын торгызу системасын үстерүнең каршылыклары һәм перспективалары» темасы[21] буенча докторлык диссертациясен яклап, икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен ала («08.00.05 — икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү» белгечлеге буенча). Министрлыкта ул инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләрен, федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруны, «Внешэкономбанк»ның инвестицион эшчәнлеген кертеп, макроикътисади блокны җитәкли[22]. Аның җитәкчелегендә озак вакытлы социаль-икътисади үсеш концепциясе (КДР-2020) һәм «Сәүдә турында» канун проекты эшләнә (2009 елның 28 декабрендә кабул ителә).
2007 елның җәендә Андрей Белоусовка Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы исеме бирелә[23].
2007 елда, Герман Греф Россия Икътисади үсеш министрлыгыннан киткәч, министр итеп министр урынбасары вазифасын башкарган Эльвира Нәбиуллина билгеләнә. 2008 елның 17 июлендә премьер-министр Владимир Путин Андрей Белоусовны Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппаратының икътисад һәм финанслар департаменты директоры итеп билгели[24]. 2008—2012 елларда Россия Хөкүмәтенең икътисади көн тәртибен формалаштыру өчен РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Андрей Белоусов һәм Эльвира Нәбиуллина җавап бирә. РФ Хөкүмәтендә Андрей Белоусов бюджет формалаштыру, дәүләт инвестицияләре, инвестицион климатны яхшырту белән бәйле мәсьәләләр өчен җавап бирә. Аның вакытында Стратегик инициативалар агентлыгы төзелә һәм аның нигезендә Россиядә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларын камилләштерүгә юнәлдерелгән «Милли эшмәкәрлек инициативасы» эшли башлый[13][15][25].
Май аенда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча, РФ Хөкүмәте Рәисе вазифасына Дмитрий Медведев раслана. Берникадәр вакыттан соң яңа Министрлар кабинеты да игълан ителә: Андрей Белоусов Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры вазифасына билгеләнә[5][14].
2013 елның 24 июнендә Андрей Белоусов Россия Федерациясе Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасын башкара[6][26]. 2015 елның 17 июненнән 2017 елның 29 сентябренә кадәр ул «"Роснефть" нефть компаниясе» гавами акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе[27].
2020 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә[28].2020 елның мартыннан — «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе[29][30].
2020 елның 30 апреленнән[8] 19 маена[10] кадәр Михаил Мишустинның COVID-19 белән авыруы сәбәпле Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкара. 2024 елның 12 маенда Россия Президенты Владимир Путин Андрей Белоусовны Федерация Советына Россия Федерациясе Оборона министры итеп билгеләргә тәкъдим итә[31]. 14 майда Федерация Советы утырышы уза[32] һәм шул ук көнне Россия Президенты Андрей Белоусовны министр итеп билгеләү турындагы фәрманны имзалый[2]. 2024 елның 11 июнендә Владимир Путин аны РФ Куркынычсызлык советының даими әгъзалары составына кертә[33].
2024 елның 3 июлендә Минск шәһәрендә узган Оборона министрлары советы утырышында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оборона министрлары советы рәисе итеп сайлана[4].
Шәхси тормышы
Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әтисе — Рэм Александр улы Белоусов (1926—2008), икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, икътисад тарихчысы[34].
Әнисе — Алиса Павел кызы Белоусова (кыз фамилиясе — Травникова) (1934—2015), химик, химия фәннәре кандидаты[35].
Әнисе ягыннан бабасы — Павел Иван улы Травников, агроном, Мәскәүдә Травников бакчасына нигез салучы.
Ике тапкыр өйләнгән. Хәләл җефете — Лариса Владимир кызы Белоусова (кыз фамилиясе — Авдеева, 1961 елда туа).
Беренче никахыннан аның Павел исемле улы бар (1994 елда туа). Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын тәмамлый[36].
Энесе — Дмитрий, Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәгенең әйдәп баручы эксперты[12].
Класслы чин
- 2011 — Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.
Бүләкләре
- 1997 — «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2005 елның 1 сентябре — Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (Россия Федерациясе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итүдәге казанышлары өчен[37].
- 2007 елның 12 июне — Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы (дәүләтнең икътисади сәясәтен уздырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен)[23].
- 2009 елның 14 июне — Мактау ордены (ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен)[38].
- 2012 — «Хәрби-һава көчләренә 100 ел» медале.
Фәнни эшчәнлеге
Галим буларак, Андрей Белоусов икътисади структурализм мәктәбе вәкиле булып тора.
- 1995 — «Иное. Хрестоматия нового российского самосознания» җыентыгында «Структурный кризис советской индустриальной системы»[39][40] мәкаләсе.
- 1999 — Андрей Белоусов һәм Е. А. Абрамованың Россиядә Social Accounting Matrix төзү тәҗрибәсе турында «Интегрированные матрицы финансовых потоков (методический и инструментальный подходы)» уртак хезмәте.
- 2000—2001 — Андрей Белоусов җитәкчелегендә Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәге экспертлары «Проблемы прогнозирования»[41] журналында кризистан соңгы җанлануның беренче этабына анализ һәм Россия икътисады үсешенең озак вакытлы фаразын үз эченә алган мәкаләләр циклын әзерлиләр.
- 2003—2004 — Андрей Белоусов Россия икътисадының структурасын һәм үсеш факторларын анализлау буенча мәкаләләр сериясен әзерләү белән җитәкчелек итә («Кризистан соңгы чорда Россия икътисадын үстерү (макроикътисади аспект)»[42], «Урта сроклы перспективада Россия икътисадын үстерү: куркынычларны анализлау»[43] һ.б.).
- 2005—2007 — «Российское экономическое чудо: сделаем сами. Прогноз развития экономики России до 2020 года» китабының ике бүлеге аерым мәкалә буларак «Проблемы прогнозирования» журналында басылып чыга[44].
- 2006 — докторлык диссертациясе нигезендә «Эволюция системы воспроизводства российской экономики: от кризиса к развитию»[45] китабы басылып чыга.
Искәрмәләр
- ↑ «Троицкая Православная Газета», № 86, апрель-май 2007, г. Троицк, стр. 4 «Дни рождения. Крестины» . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2012. Архивировано из оригинала 3 декабрь 2013 года.
- ↑ 1 2 Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб . kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Путин включил Белоусова в число постоянных членов Совбеза . ТАСС (11 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2024.
- ↑ 1 2 Белоусова избрали председателем Совета министров обороны СНГ (2024-07-03). 3 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Кабинет заместителей. Новые лица правительства Медведева, Газета.Ru (2012-05-21). 7 октябрь 2012 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Андрей Белоусов назначен помощником Президента, Официальный сайт президента РФ (2013-06-24). 24 июнь 2013 тикшерелде.
- ↑ Улюкаев стал министром экономического развития, Белоусов - помощником президента, Вести.ру (2013-06-24). 24 июнь 2013 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Указ Президента Российской Федерации от 30.04.2020 года «Об исполнении обязанностей Председателя Правительства Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 1 май 2020 года.
- ↑ Мишустин заразился коронавирусом и временно сложил полномочия премьера . Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2020. Архивировано 30 апрель 2020 года.
- ↑ 1 2 О признании утратившим силу Указа об исполнении обязанностей Председателя Правительства . Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2020. Архивировано 19 май 2020 года.
- ↑ Председатель совета директоров РЖД . Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2020. Архивировано из оригинала 16 май 2020 года.
- ↑ 1 2 Всем хорош . Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2015. Архивировано 11 декабрь 2015 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Белоусов Андрей Рэмович . РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2012. Архивировано 18 октябрь 2012 года.
- ↑ 1 2 3 Биография Андрея Белоусова . РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2012. Архивировано 18 октябрь 2012 года.
- ↑ 1 2 3 4 Всем хорош, Коммерсант. Огонёк (2013-07-01). 10 декабрь 2015 тикшерелде.
- ↑ Аналитическая группа Внешнеполитической ассоциации («Группа Бессмертных») . «Русский журнал». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2013. Архивировано 24 июль 2012 года.
- ↑ Кто такой новый министр обороны РФ Белоусов Андрей Рэмович
- ↑ Борзова, Дарья. О кризисе предупреждали давно, Zaks.ru (2008-11-28). 14 октябрь 2012 тикшерелде.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 6 февраля 2006 г. № 133-р «О заместителе министра экономического развития и торговли Российской Федерации»
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 26 июня 2008 г. № 927-р «О заместителе министра экономического развития Российской Федерации»
- ↑ Белоусов, Андрей Рэмович. Противоречия и перспективы развития системы воспроизводства российской экономики . disserCat (2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2012. Архивировано 17 август 2012 года.
- ↑ Белоусов, Андрей . Лента.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2012. Архивировано 14 октябрь 2012 года.
- ↑ 1 2 Указ Президента Российской Федерации от 12.06.2007 г. № 750 «О награждении государственными наградами Российской Федерации Цыплакова С. С. и Белоусова А. Р.» Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2020. Архивировано 16 май 2020 года.
- ↑ Андрей Белоусов. «Министр экономической обороны Кремля» . Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024. Архивировано из оригинала 13 май 2024 года.
- ↑ Андрей Белоусов назначен министром экономического развития РФ . Российская газета (21 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2012. Архивировано 25 май 2012 года.
- ↑ Путин назначил Алексея Улюкаева главой Минэкономразвития . Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2013. Архивировано 29 июль 2013 года.
- ↑ Помощник президента Андрей Белоусов возглавил совет директоров «Роснефти» — Интерфакс . Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2015. Архивировано 30 сентябрь 2015 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.01.2020 г. № 25 «О Первом заместителе Председателя Правительства Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2020. Архивировано 16 май 2020 года.
- ↑ ТАСС, 13 марта 2020. Первый вице-премьер Белоусов возглавит совет директоров РЖД . Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 23 апрель 2020 года.
- ↑ Совет директоров РЖД наполовину обновится. В новый состав могут войти Андрей Белоусов и Максим Решетников . Ведомости (10 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020. Архивировано 11 март 2020 года.
- ↑ Путин предложил назначить Белоусова министром обороны РФ . iz.ru (12 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2024.
- ↑ СФ признал состоявшимися консультации по кандидатам в главы министерств и ведомств . ТАСС (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Путин включил Белоусова в число постоянных членов Совбеза . ТАСС (11 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2024.
- ↑ Андрей Белоусов . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2024. Архивировано 5 декабрь 2024 года.
- ↑ Краткая биография А. П. Белоусовой . Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2012. Архивировано из оригинала 18 март 2013 года.
- ↑ Выписка из приказа о зачислении в МГТУ им. Баумана . Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2012. Архивировано из оригинала 17 июль 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 01.09.2005 г. № 395-рп «О поощрении» . Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2020. Архивировано 16 июль 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 14.06.2009 г. № 686 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2020. Архивировано 16 июль 2020 года.
- ↑ «Иное. Путеводитель.» «Хрестоматия нового российского самосознания» (1995). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2012. Архивировано из оригинала 19 декабрь 2013 года.
- ↑ Белоусов, Андрей Рэмович. «Структурный кризис советской индустриальной системы» (1995). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2012. Архивировано из оригинала 19 декабрь 2013 года.
- ↑ Архив журнала «Проблемы прогнозирования» . Институт народнохозяйственного прогнозирования РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2012. Архивировано 18 октябрь 2012 года.
- ↑ «Развитие российской экономики в посткризисный период (макроэкономический аспект)»
- ↑ «Развитие российской экономики в среднесрочной перспективе: анализ угроз»
- ↑ Сценарии экономического развития России на пятнадцатилетнюю перспективу
- ↑ Белоусов, Андрей Рэмович. «Эволюция системы воспроизводства российской экономики: От кризиса к развитию». — «Макс-пресс», 2006. — 396 с. — 500 экз. — ISBN 5-317-01601-0. Архивная копия от 16 июль 2020 на Wayback Machine
Әдәбият
- «Российское экономическое чудо: сделаем сами. Прогноз развития экономики России до 2020 года». — «Деловая литература», 2007. — 128 с. — ISBN 978-5-93211-043-0.
Элгәре: Эльвира Нәбиуллина |
Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры 21 май 2012 — 24 июнь 2013 |
Аннары: Алексей Улюкаев |
Элгәре: Эльвира Нәбиуллина |
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе 24 июнь 2013 — 21 гыйнвар 2020 |
Аннары: Максим Орешкин |