Дмитрий Патрушев

Дми́трий Никола́евич Па́трушев (13 октябрь 1977, Ленинград) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2024 елның 13 маеннан Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары[1]. Аңа кадәр Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры (2018—2024)[2][3][4][5], «Россельхозбанк» идарәсе рәисе (2010—2018).

Тәрҗемәи хәле

Килеп чыгышы

undefined

Дмитрий Патрушев 1977 елның 13 октябрендә Ленинград шәһәрендә туа[7].

1999 елда «Менеджмент» белгечлеге буенча Дәүләт идарә университетын тәмамлый [7][8].

2002–2004 елларда «Мировая экономика» белгечлеге буенча Россия Тышкы эшләр министрлыгының дипломати академиясендә белем ала.

2006 елда Федераль куркынычсызлык хезмәте академиясен тәмамлый.

Фәнни эшчәнлеге

2003 елның 16 апрелендә Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетында «Фәнни-тикшеренү оешмаларының сыйфаты белән идарә итүдә процесслы якын килүне үстерүнең оештыру-икътисади нигезләре» темасына икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[9] (фәнни җитәкчесе — Г.Н. Иванова; рәсми оппонентлары — Б.В. Прянков һәм П.М. Шавкунов[10]).

2008 елның 3 июлендә Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетында «Сәнәгать сәясәтен формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда дәүләт һәм базар регуляторлары: ТЭКның табигый монополияләре материаллары нигезендә» темасына икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[9] (фәнни консультант — В.В. Корелин; рәсми оппонентлары — В.В. Глухов, А.В. Круглов, С.А. Уваров[11]).

Карьерасы

1999–2002 елларда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгында эшли[7][8].

2004 елда ВТБ банкында эшли башлый[7][8].

2007 елдан Патрушев ВТБ банкы өлкән вице-президенты вазифасында.

2010–2018 елларда — «Россельхозбанк» ААҖ идарәсе рәисе, күзәтү советы әгъзасы[12]. Патрушев вакытында банкта физик затлар өчен дә, бизнес өчен дә продуктлар һәм хезмәтләр саны арта. Иминият һәм инвестицияләр кебек яңа юнәлешләр барлыкка килә. Агросәнәгать комплексына ярдәм күләмнәре дә артты. 2010 елдан 2017 елга кадәр РСХБның кредит портфеле дүрт тапкырга арта. 2017 елда ул 2,97 триллион сум тәшкил итә[13].

2016–2021 елларда —«Газпром» АҖ директорлар советы әгъзасы[14].

Авыл хуҗалыгы министры

2018 елның 18 маенда Патрушев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкли[15], 2020 елның 21 гыйнварында әлеге вазифага яңадан билгеләнә.

Вице-премьер

2024 елның 11 маенда Михаил Мишустин Дәүләт Думасы каравына хөкүмәтнең яңа составын кертә, вице-премьер вазифасына Патрушев кандидатурасы тәкъдим ителә[16]. 13 майда Дәүләт думасы аны бу постка раслый[17]. 14 майда РФ Президенты билгеләү турындагы указга кул куя[18].

Яңа вазифасында түбәндәге өлкәләр өчен җавап бирә:

  • авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы, шул исәптән виноградчылык һәм шәраб ясау, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә бәйле җир мөнәсәбәтләре, авыл территорияләрен үстерү, балык хуҗалыгы һәм балык үрчетү, урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәте;
  • «Экология» милли проектын эшләү, гамәлгә ашыру һәм контрольдә тоту;
  • кайбер министрлыклар, федераль хезмәтләр һәм агентлыклар эшчәнлеген координацияләү[19].

Корпоратив идарә органнары

2016 елдан — «Газпром» АҖ директорлар советы әгъзасы[20][21].

2018 елдан —«Россельхозбанк» АҖ күзәтү советы рәисе[22][23].

Гаиләсе

Өйләнмәгән. Алты баласы бар: өч улы һәм өч кызы[24][25][26].

Әтисе Николай Платонович Патрушев — Россия дәүләт эшлеклесе, Россия федераль куркынычсызлык хезмәте директоры (1999—2008), 2008 елның 12 маеннан Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы сәркатибе[7].

Әнисе Елена Николаевна Патрушева (1955) — ультратавыш диагностикасы табибы булып эшли, Внешэкономбанк хезмәткәре. 1993 елда ул, Борис Грызлов һәм тормыш иптәшенең башка сыйныфташлары һәм хезмәттәшләре белән бергә, металлолом экспортында махсуслашкан «Борг» ҖЧҖ гамәлгә куючысы була[9].

Абыйсы Андрей Патрушев — «Газпром нефть»нең шельф проектларын үстерү буенча гендиректорның элеккеге урынбасары; «Газпром нефть шельф»ның элеккеге гендиректоры[27]; «Арктик инициативалар»үзәге генераль директоры[28][29].

Дәүләт бүләкләре

  • Хөрмәт ордены (26 октябрь 2016) — агросәнәгать комплексын кредит белән тәэмин итүне оештыруга зур өлеш керткән өчен[30].
  • «Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале (26 декабрь 2017)[31].
  • Чечен Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (15 апрель 2022)[32].
  • РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кагәзе — агросәнәгать системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен[33][34].
  • Россия банклары ассоциациясе дипломы — банк системасын үстерүгә керткән өлеше өчен[33][35].
  • «Ел банк хезмәткәре» тармак премиясе (2015)[36][37].

Искәрмәләр

  1. Энциклопедия ТАСС, 2024. Патрушев, Дмитрий Николаевич. Заместитель председателя правительства РФ
  2. Правительство РФ подало в отставку. Interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2020. Архивировано 15 гыйнвар 2020 года.
  3. Правительство России переходит в статус и.о. до назначения нового состава (рус.). TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2024.
  4. https://www.tadviser.ru/index.php/Персона:Патрушев_Дмитрий_Николаевич
  5. https://oilcapital.ru/tags/patrushev-dmitriy-nikolaevich
  6. Встреча с главой Минсельхоза России Дмитрием Патрушевым (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  7. 1 2 3 4 5 Патрушев, Дмитрий Николаевич. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2022. Архивировано 24 май 2022 года.
  8. 1 2 3 Патрушев Дмитрий Николаевич — Министерство сельского хозяйства — Биография (рус.). Коммерсантъ (27 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2022. Архивировано 24 май 2022 года.
  9. 1 2 3 Дмитрий Патрушев (рус.). «Свободная Пресса». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2019. Архивировано 27 апрель 2019 года.
  10. Дмитрий Николаевич Патрушев. {{{заглавие}}}. — Санкт-Петербург, 2003. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  11. Дмитрий Николаевич Патрушев. {{{заглавие}}}. — Санкт-Петербург, 2008. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  12. Бывший вице-президент ВТБ Дмитрий Патрушев назначен председателем правления Россельхозбанка. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2014. Архивировано 6 июнь 2014 года.
  13. Дмитрий Патрушев: детали биографии и как работает АПК под руководством министра (рус.). «Финансовая газета». Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
  14. Шульгинов сменил Патрушева в совете директоров «Газпрома». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2021. Архивировано 13 сентябрь 2021 года.
  15. Указ Президента Российской Федерации от 18.05.2018 г. № 243. http://www.kremlin.ru/ (18 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2024.
  16. О чем говорит новая конфигурация российского правительства. РБК (11 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  17. Госдума утвердила Дмитрия Патрушева заместителем председателя правительства. РИА Новости (13 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  18. Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  19. Михаил Мишустин утвердил распределение обязанностей между вице-премьерами. government.ru (17 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  20. Патрушев-младший стал акционером «Газпрома» (рус.). Forbes. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  21. Улюкаев и Патрушев стали новыми членами совета директоров "Газпрома" (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 13 сентябрь 2021 года.
  22. Глава Минсельхоза Патрушев возглавил набсовет Россельхозбанка (рус.). РИА Новости (20180725T1401). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 4 август 2021 года.
  23. Россельхозбанк: рейтинг, справка, адреса головного офиса и официального сайта, телефоны, горячая линия (рус.). Банки.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 5 август 2021 года.
  24. Патрушев, Дмитрий Николаевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2021. Архивировано 13 сентябрь 2021 года.
  25. Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера Председателя Правительства и членов Правительства Российской Федерации за 2020 год. Правительство России. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2022. Архивировано 13 сентябрь 2021 года.
  26. Сведения о доходах, расходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера, представленные членами Правительства Российской Федерации за отчетный финансовый год с 1 января 2020 г. по 31 декабря 2020 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2022. Архивировано 5 гыйнвар 2022 года.
  27. Андрей Патрушев уходит с поста замглавы «Газпром нефти» (рус.). «Коммерсантъ» (25 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 13 сентябрь 2021 года.
  28. Андрей Патрушев возглавил Центр «Арктические инициативы» (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 13 сентябрь 2021 года.
  29. Сын Николая Патрушева учредил АНО "Центр "Арктические инициативы" (рус.). Интерфакс. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 12 гыйнвар 2022 года.
  30. Указ Президента Российской Федерации от 26.10.2016 г. № 572. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2022. Архивировано 20 гыйнвар 2020 года.
  31. Указ Главы Чеченской Республики от 26 декабря 2017 года № 225
  32. Указ Главы Чеченской Республики от 15 апреля 2022 года № 66
  33. 1 2 Патрушев Дмитрий Николаевич | биография и последние новости [неопр.]. ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2022.
  34. Минсельхоз России отметил вклад Россельхозбанка в развитие АПК - Министерство сельского хозяйства саратовской области. www.minagro.saratov.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2022.
  35. Дмитрий Патрушев награжден дипломом Ассоциации российских банков. Россельхозбанк. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2022.
  36. Дмитрий Патрушев удостоен звания «Банкир года» (рус.). AiF (23 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2022.
  37. Дмитрий Патрушев удостоен звания «Банкир года» по версии Ассоциации российских банков Читайте на WWW.STAV.KP.RU: https://www.stav.kp.ru/daily/26475.4/3344905/. КП. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2022.

Тема буенча өстәмә