Оверчук Алексей Логвинович
Алексей Логвинович Оверчук | |
---|---|
![]() | |
| |
21 гыйнвар 2020 (в.б. 7—13 май 2024) |
|
Хөкүмәт башлыгы |
Михаил Мишустин Андрей Белоусов (в.б.) Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
|
|
Туган | Коростышев ш., Житомир өлкәсе, Украина ССР, СССР |
Белеме | К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе |
Гыйльми дәрәҗәсе | икътисад фәннәре кандидаты |
Бүләкләр |
Алексей Логвинович Оверчук (1964 елның 9 декабре, СССР, Украина ССР, Житомир өлкәсе, Коростышев) — Россия дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, икътисадчы. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары (2024 елның 7–13 маенда вазифаларын башкаручы)[1][2].
2011–2020 елларда — РФ Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары. Россия Федерациясенең 2 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 9 декабрендә Житомир өлкәсенең Коростышев шәһәрендә туа.
1986 елда «икътисадый кибернетика» белгечлеге буенча К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
1986–1993 — Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең АПК хуҗалык механизмын камилләштерү лабораториясендә өлкән лаборант, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр.
1992 елда Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә «АПКда хуҗалык итүнең кооператив формасы белән идарә итүне оештыру» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, икътисад фәннәре кандидаты.
1993–1994 — Халыкара хезмәттәшлек идарәсенең баш белгече, 1994–1998 елларда — Эшләр идарәсенең халыкара бүлеге башлыгы урынбасары, 1998 елда — РФ Җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча дәүләт комитетының (Роскомзем) дәүләт җир кадастры һәм күчемсез милекне теркәү идарәсенең дәүләт күчемсез милеккә хокуклар теркәү бүлеге башлыгы.
1998 — РФ Җир сәясәте, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының мәгълүмати аналитика идарәсе башлыгы.
1998–1999 — РФ Дәүләт җир комитетының мәгълүмати аналитика идарәсе башлыгы.
1999–2000 — РФ Җир сәясәте буенча дәүләт комитетының мәгълүмати аналитика идарәсе башлыгы.
2000 елның августыннан ― Россия җир кадастры федераль хезмәте (Росземкадастр, 2004 елдан — Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгы (Роснедвижимость) җитәкчесе урынбасары. Роснедвижимостьны (соңрак Росреестрга үзгәртелә) Михаил Мишустин җитәкли, урынбасары Оверчук була[3].
2000–2007 елларда БМО Европа икътисади комиссиясенең Җир ресурслары белән идарә итү буенча эшче төркеме бюросы әгъзасы һәм рәис урынбасары итеп сайлана[4].
2007 елда Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары була, инвесторлар җәлеп итү буенча эшләрне координацияли.
2008–2010 елларда Мишустин җитәкләгән UFG Capital Management инвестиция компанияләре төркемендә җитәкче вазифаларда эшли.
2011 елның мартыннан — Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары. Стандартлар идарәсе һәм халыкара хезмәттәшлек эшчәнлеген координацияли һәм контрольдә тота. Федераль салым хезмәте башлыгы урынбасары вазифасында ул шулай ук ведомство һәм территориаль салым органнарының Россиянең мәгълүматны автоматик алмашу турындагы халыкара шартнамәләрен куллану мәсьәләләре буенча эшчәнлеген методологик һәм оештыру ягыннан тәэмин итү эшләрен координацияли[4].2020 елның 21 гыйнварыннан — Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары. Аның җаваплылыгында Евразия интеграциясе, халыкара оешмалар (БДБ, БРИКС, G20 һ.б.) белән хезмәттәшлек һәм Хөкүмәт рәисе катнашында халыкара чараларны планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләре була[5].
2023 елның ноябрендә Оверчук Россия делегациясен Сан-Францискода узган Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге саммитында (АТЭС) җитәкли, анда төп фикер алышу климат мәсьәләләренә багышлана[6].
2024 елның 11 маенда Михаил Мишустин Дәүләт Думасы каравына Хөкүмәтнең яңа составын кертә, вице-премьер вазифасына Оверчук кандидатурасын тәкъдим итә[7]. 13 майда Дәүләт Думасы аны бу постка раслый[8]. 14 майда РФ Президенты билгеләү турындагы указга кул куя[9]. Оверчук Евразия киңлегендәге интеграция өлкәсендә дәүләт сәясәтен, БРИКС, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм «Егермелек төркеме» эшчәнлеген координацияләүне дәвам итә[10].
Дәүләт бүләкләре
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2017 елның 12 июне) — күпьеллык югары дәрәҗәдәге дәүләт хезмәте өчен[11].
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2014 елның 25 октябре) — хезмәттә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[12].
Гаиләсе
Әтисе, Оверчук Логвин Алексеевич (1932–2007), Бөтенроссия авыл хуҗалыгы икътисады фәнни-тикшеренү институтында эшли. АКШтагы Россия Федерациясе Илчелегенең авыл хуҗалыгы буенча атташесы була[13]. 2007 елның 25 июнендә вафат булган, Мәскәүнең Троекуровск зиратында җирләнгән[14].
Әнисе, Оверчук Нелли Александровна (1936–2009), Бөтенроссия агросәнәгать комплексының техник-икътисади тикшеренүләр фәнни-тикшеренү институтында (ВНИИТЭИагропром) эшли. 2009 елда вафат була[15].
Мөлкәте һәм кереме
2018 елгы декларация мәгълүматлары буенча, Оверчук карамагында гомуми мәйданы 2200 м² булган ике җир кишәрлеге, гомуми мәйданы 225,6 м² булган өч фатир һәм бер Ford Focus автомобиле бар. Шул ук вакытта аның кереме 8 786 378 сум тәшкил иткән[16].
Хатынының кереме 1 636 351 сум, өстәмә рәвештә гомуми мәйданы 96 кв. м булган ике фатиры булган[17].
Искәрмәләр
- ↑ Алексей Оверчук стал вице-премьером России // ИА REGNUM . Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020. Архивировано 16 март 2020 года.
- ↑ Правительство России переходит в статус и.о. до назначения нового состава . TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2024.
- ↑ Бессменный заместитель и давняя коллега: вице-премьерами стали двое подчиненных Мишустина // Московский комсомолец . Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2020. Архивировано 25 гыйнвар 2020 года.
- ↑ 1 2 Новым ответственным за ИТ в России стал давний коллега нового премьера // CNews . Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2020. Архивировано 25 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Распределение обязанностей между заместителями Председателя Правительства . Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2020. Архивировано 29 апрель 2020 года.
- ↑ ТАСС, 17 ноября 2023. Оверчук заявил, что тема Украины в начале саммита АТЭС звучала в основном фоново
- ↑ О чем говорит новая конфигурация российского правительства . РБК (11 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
- ↑ Госдума утвердила Оверчука заместителем председателя правительства . РИА Новости (13 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб . kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Михаил Мишустин утвердил распределение обязанностей между вице-премьерами . government.ru (17 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 12.06.2017 № 266 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» // Собрание законодательства Российской Федерации . Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2020. Архивировано 6 июнь 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.10.2014 № 680 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» // Собрание законодательства Российской Федерации . Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2020. Архивировано из оригинала 6 июнь 2020 года.
- ↑ Ю.Н. ВАВИЛОВ В долгом поиске // Книга о братьях Николае и Сергее Вавиловых . Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Логвин Алексеевич Аверчук // BillionGraves . Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Н. А. Оверчук «Совершенствование организационно-экономических форм агрохимического обслуживания сельского хозяйства» // Biblus . Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2020. Архивировано 6 июнь 2020 года.
- ↑ Алексей Оверчук // Finparty . Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2020. Архивировано 25 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Оверчук Алексей Логвинович // Деклатор . Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2020. Архивировано 25 гыйнвар 2020 года.
Сылтамалар
- Алексей Оверчук на сайте Правительства Российской Федерации Архивная копия от 26 гыйнвар 2020 на Wayback Machine
- Чем известен Алексей Оверчук // Коммерсантъ Архивная копия от 26 гыйнвар 2020 на Wayback Machine
- Заместитель председателя правительства Российской Федерации Оверчук Алексей Логвинович на недавней встрече в Вашингтоне с заместителем главы госдепартамента США госпожой Венди Шерман. Фото Архивная копия от 16 октябрь 2021 на Wayback Machine