Михаил Дегтярев

Михаил Дегтярев (рус. Дегтярёв, Михаи́л Влади́мирович ) — Россиянең дәүләт, сәясon һәм җәмәгать эшлеклесе.

2024 елның 14 маеннан РФ спорт министры[3]. 2021 елның 24 сентябреннән 2024 елның 14 маена кадәр — Хабаровск крае губернаторы (2020 елның 20 июленнән — 2021 елның 24 сентябренә кадәр әлеге вазифаны вакытлыча башкара)[4][5]. 2021 елның 15 ноябреннән Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы. Хокук фәннәре кандидаты (2020). 2024 елның 13 декабреннән Россия Олимпия комитеты президенты[6].

VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (2011 елның 21 декабре — 2020 елның 20 июле). Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе (2016 елның 5 октябре — 2020 елның 20 июле)[7]. Дәүләт Думасының VI чакырылыш фән һәм технологияләр комитеты рәисе урынбасары (2011 елның 21 декабре — 2016 елның 5 октябре)[7].

ЛДПР Югары Шурасы әгъзасы (2013–2017) һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе Президиумы әгъзасы (2017–2020)[7][8].

2021 елдан — ЛДПРның Хабаровск төбәк бүлеге рәисе, 2023 елда бу постка яңадан сайлана[9].

Фехтование буенча спорт мастеры, фехтование буенча күп тапкырлар Самара һәм Самара өлкәсе чемпионы[7].

2024 елның 17 октябрендә Россия Теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев Россия Олимпия комитеты президенты постына Михаил Дегтярев кандидатурасын тәкъдим итә[10].

Тәрҗемәи хәле

Алдагы еллары

1981 елның 10 июлендә Куйбышевта медицина белгечләре гаиләсендә туа[7]. Әтисе — Владимир Иванович Дегтярев (1949 ), акушер-гинеколог, Россия Федерациясенең атказанган табибы, «Самара өлкәсе клиник кардиология диспансеры» дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе табибы[7][11]. Әнисе — Светлана Михайловна Дегтярева (1953), табиб-гастроэнтеролог, Самарада «Клиника 4 управления» шәхси медицина оешмасында эшли[7][12].

Белеме һәм фәнни эшчәнлеге

1998 елда Самара халыкара аэрокосмос лицеен , ә 2004 елда Самара дәүләт аэрокосмос университетын (СДАУ) бик яхшы билгеләренә тәмамлый. 2004-2005 елларда шунда ук инженер һәм менеджер квалификациясен ала[13].

2012 елда Дөнья цивилизацияләре институтын тәмамлый һәм юрист квалификациясен ала[14].

2015 елда РФ Хәрби Көчләре Генераль штабының хәрби академиясендә хәрби планлаштыру мәсьәләләре буенча өстәмә программа уза[15].

2017 елда Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РАНХиГС) укый һәм «дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә белгеч» квалификациясен ала[7][16].

1999 елдан Дегтярев радиостанция агенты, туристлык агенты, «Билайн-Самара» ААҖ инженеры, СДАУның энергетика җайланмаларының автомат системалары кафедрасы инженеры булып эшли[7].

2000–2001 елларда — Владимир Потанин хәйрия фонды федераль программасы стипендиаты[17].

2004 елда СДАУ энергетика җайланмаларының автомат системалары кафедрасы аспиранты була, ә 2008 елдан техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва кылучы статусына күчә. РИНЦ нигезендә, 5 патентны да кертеп, 22 фәнни басмасы бар[18][19].

2019 елның 25 октябреннән Дегтярев РАНХиГСның дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасында аспирантурада укымыйча гына кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва кылучы булып тора[16]. 2020 елның 27 маенда профессор И.В. Понкин җитәкчелегендә читтән торып «Спортта допингка каршы чараларны административ-хокукый җайга салуда чит ил тәҗрибәсе» темасына диссертация яклый[20][21].

2020 елның 29 июнендә Дегтяревка хокук фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә[22].

Иҗтимагый эшчәнлеге

undefined

2009 елның 23 октябрендә Дегтярев Самара өлкәсе фехтование федерациясе (ФФСО) президенты итеп сайлана[7][23][24]. 2018 елның 12 апрелендә Россия хоккей федерациясе идарәсе составына сайлана[7][25].

2013 елның 25 декабреннән — гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия әгъзасы[7][26]. 2018 елның 10 февралендә ГЛОНАСС нигезендә гомуми билгеләнештәге авиация һәм навигация-мәгълүмат технологияләре үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия составына кабат кертелде.

2013 елның 12 декабреннән — Россия фәнни фондының Попечительләр советы составында[7][27]. 2018 елның 13 декабрендә кабат Россия фәнни фондының Попечительләр советы составына кертелә[7][28].

2013 елның 25 декабрендә — гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия әгъзасы. 2018 елның 10 февралендә ГЛОНАСС нигезендә гомуми билгеләнештәге авиация һәм навигация-мәгълүмат технологияләре үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия составына кабат кертелә[7][29].

2014 елның ноябрендә Дегтярев Россия инженерлар берлеге вице-президенты итеп сайлана[30][7].

2017 елдан — РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы әгъзасы[7][31]. 2018 елның 30 октябреннән — Президент каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советының спорт өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эшче төркеме башлыгы[7][32].

2019 елның 10 апрелендә Бөтендөнья рус халык соборы президиумына, Рус православие чиркәве эгидасы астында оешкан халыкара иҗтимагый оешма составына керә[7].

«Роскосмос» космик эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы[7][33].

Китаплары

Китаплар авторы:

  • «От самодержавия личности к самодержавию императора»;
  • «Пророк в своём Отечестве»;
  • «Пророк 2.0».

Соңгы икесе Владимир Жириновскийга багышланган. Шулай укәнни мәкаләләр авторы[34][7].

Сәяси эшчәнлеге

undefined

2001 елдан 2003 елга кадәр — «Идущие вместе» яшьләр хәрәкәтенең Самара төбәк бүлеге рәисе[7]. 2003 елның сентябрендә «Бердәм Россия» фиркасенә һәм «Яшьләр бердәмлеге» хәрәкәтенә (соңрак МГЕР) керә[7]. «Лента.ру» журналистына Илья Азарга биргән интервьюсында Дегтярев үзенең партиягә инженер булып эшләү чорында, генераль директорларының кушуы буенча керүенәйтә. «Мин каршы килмәдем, чөнки партияне Путин хуплады, ә миндә Президентка карата бернинди дә тискәре фикер юк иде, анда ике ел булдым, шул ике ел эчендә мине ике тапкыр чыгарырга тырыштылар», дип җавап бирә[35].

2003 елның сентябреннән 2005 елның декабренә кадәр — «Бердәм Россия» партиясенең «яшьләр бердәмлеге» хәрәкәтенең Самара бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары; җитәкчесе; Самара губерна Думасы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы, ә 2004 елның маенда Яшьләр парламенты рәисе урынбасары итеп сайлана. Самара өлкәсенең яшьләр берләшмәләрендә катнаша[7][36][37].

2004 елда 9 нчы октябрь округыннан Самара шәһәр Думасы депутаты итеп сайлана[7][38].

ЛДПР фиркасендә

2005 елның ноябрендә Идел буе буенча ЛДПР кураторы һәм Дәүләт Думасы депутаты Юрий Коган координатор вазифасына яңа кандидатура эзли һәм бу урынны Дегтяревка тәкъдим итә[7][39][40]. 2005 елның декабрендә Дегтярев ЛДПРга керә. 2006 елның 15 апрелендә ЛДПРның Самара төбәк бүлеге координаторы итеп сайлана. ЛДПР лидеры, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновскийның ярдәмчесе була[7].

2007 елның 11 мартында Дегтярев ЛДПР партиясенең Самара төбәк бүлегеннән гомумөлкә сайлау округы буенча IV чакырылыш Самара губерна Думасы депутаты итеп сайлана. Даими нигездә Самара губерна Думасы депутаты; сәламәтлек саклау, демография һәм социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары; мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты әгъзасы; Самара өлкәсе депутатларының Яшьләр төбәк җыелышы рәисе урынбасары. ЛДПР фракциясе әгъзасы[7].

2009 елның маенда Дегтярев Самара өлкәсе депутатларының Яшьләр төбәк җыелышы рәисе урынбасары итеп сайлана[7].

2013 елның июнендә ЛДПР партиясенең башкала бүлеге Дегтяревны Мәскәү мэры сайлауларында катнашу өчен тәкъдим итә. Жириновский аны башкала тарихында Мәскәү мэрына иң яшь кандидат һәм «иң саф» кеше буларак тәкъдим итә[41].

2016 елның мартында Владимир Жириновский Дегтяревны 2018 елгы сайлауларда ЛДПРдан Россия Президентлыгына мөмкин булган кандидатларның берсе дип атый[42].

Дегтярев 2006 елда Самара шәһәр округы башлыгы[43][7] һәм 2013[7] һәм 2018[7] елларда Мәскәү мэры сайлауларында катнашкан.

Сайлауларда катнашуы

Үзенең сәяси карьерасында дүрт тапкыр шәһәр һәм төбәк башлыклары сайлауларында катнаша.

2006 елда Самара мэры сайлауларында 1,71 % тавыш җыя[44].

2013 елда Мәскәү мэры сайлауларында 2,86 % тавыш җыя[44].

2018 елда Мәскәү мэры сайлауларында 6,72 % тавыш җыя[44].

2021 елда Хабаровск крае губернаторы сайлауларында 56,81% тавыш җыя[45].

Дәүләт Думасы Депутаты

2011 елның 21 декабреннән — VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

2011 елдан 2016 елга кадәр — VI чакырылыш Дәүләт Думасының фән һәм технологияләр комитеты рәисе урынбасары.

2016 елда Дегтярев исемлекнең федераль өлеше составында VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана, физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе итеп билгеләнә[7].

Хабаровск крае губернаторы

undefined
undefined

2020 елның 20 июлендә Россия Президенты Владимир Путин элекке губернатор Сергей Фургал кулга алынганнан соң Дегтяревны Хабаровск крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[7].

2020 елның 21 июлендә Дегтярев Хабаровск крае Хөкүмәтенә тәкъдим ителә[46].

Губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы постында Дегтярев протест белдерүчеләргә карата катгый позиция ала, алар янына «монда җитәкчегә, тәрәзә төбендә кычкыручылар белән аралашудан башка, шөгыльләнерлек башка сораулар да җитәрлек» дигән сылтау белән чыгудан баш тарта, шулай ук үзенең протест белдерүчеләрянына чыгуын кешеләр белән аралашу өчен «дөрес формат» дип санамавын белдерә. Протест белдерүчеләр янына беренче тапкыр билгеләнгәннән соң бер атна узгач, 26 июльдә, чыга[47]. Соңыннан Дегтярев берничә тапкыр стихияле протестларны провокаторлар җитәкләде, дип белдерә[48][49].

2020 елның 18 августында Дегтярев халык советы оештыру турында игълан итә һәм аңа протест белдерүче Хабаровск крае халкын чакыра.

Яңа губернатор вазифаларын вакытлыча башкаруга керешкәннән соң, элгәре команда эшләвен дәвам итәчәк, дип белдерә[50]. Алдагы эш аенда ул Хабаровск министрлары тарафыннан саботаж булуына зарлана, хөкүмәт рәисенең ике урынбасарын, губернатор киңәшчесен һәм сәламәтлек саклау министрын алыштыра[51][52][53].

2021 елның 19 июнендә Дегтярев Хабаровск крае губернаторы сайлауларында кандидат итеп тәкъдим ителә[54][55].

2021 елның 19 сентябрендә Дегтярев сайлауларда җиңеп чыга, аның өчен сайлаучыларның 56,81% тавыш бирә[56][57].

2021 елның 24 сентябрендә Дегтярев Хабаровск крае губернаторы вазифасына керешә[58].

2021 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән Дегтярев РФ Дәүләт Советы составына кертелә[59].

Россия Федерациясе спорт министры

2024 елның 11 маенда РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Дегтяревны спорт министры итеп билгеләргә тәкъдим итә. Дегтярев үзе спорт министры булган очракта, ведомство массакүләм спортны үстерү белән шөгыльләнәчәк, өстенлекле өлкәләрдән шулай ук Россиядә уза торган ярышларны тамашалы итү һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен түләүне гамәлдән чыгару булачак, дип вәгъдә итә[60].

2024 елның 14 маенда РФ Дәүләт Думасы депутатлары Михаил Дегтяревны спорт министрлыгы башлыгы вазифасына раслый[61], шул ук көнне РФ Президенты билгеләү турындагы указга кул куя[62].

2024 елның 17 октябрендә Россия Теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев, Уфада физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында чыгыш ясап, Россия Олимпия комитеты президенты постына Михаил Дегтярев кандидатурасын тәкъдим итә. Россия Президенты Владимир Путин бу идеяне игътибарга лаеклы дип таба[10].

2024 елның 13 декабрендә Михаил Дегтярев Олимпия җыелышында Россия Олимпия комитеты президенты итеп сайлана[6].

Шәхси тормышы

Тормыш иптәше — Галина Викторовна Дегтярева[7] — Самарада булачак әниләр өчен«Пузико» ҖЧҖ кибетен гамәлгә куючы (кибет 2014 елда сатылган). Дүрт ул үстерәләр. 2020 елдан гаиләсе белән Хабаровскта яши[63].

Инглиз телен белә[7].

Халыкара санкцияләр

Европа Берлеге (2014 елның 26 июле)[64][65][66], Австралия (2014 елның 30 августы)[67][68], Швейцария (2014 елның 5 августы)[69] һәм Канада (2014 елның 6 августы)[70] санкцияләр исемлегенә кертелгән.

2022 елның 12 мартыннан Европа Берлегенең барлык илләре санкцияләре астында тора, 2022 елның 16 сентябреннән — Бөекбритания санкцияләре астында, 2022 елның 16 мартыннан — Швейцария санкцияләре астында, 2020 елның 1 октябреннән — Австралия санкцияләре астында.

2018 елның 21 июненнән Украина санкцияләре астында, 2022 елның 3 маеннан — Яңа Зеландия санкцияләре астында.

2023 елның 24 февралендә АКШ санкцияләр исемлегенә кертә[71].

Дәүләт бүләкләре

undefined
  • Дуслык ордены[72].
  • II дәрәҗә Александр Невский ордены (2025 елның 27 августы)[73].
  • Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе (2014 елның 4 апреле) — күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[74].
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2014 елның 25 сентябре) — актив закон чыгару эшчәнлеге, законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен[75].
  • Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Кырымны кайтарган өчен» медале[76]. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2017 елның 28 июнендәге «коткару хакына бердәмлек өчен»медале.
  • Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сириядәге хәрби операциядә катнашучыга» медале.

Искәрмәләр

  1. региональ төркем № 64 (Самара өлкәсе), исемлектә № 1
  2. Федераль исемлек, исемлектә № 6
  3. Госдума утвердила кандидатуры министров. РИА "Новости" (14 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  4. Инаугурация Губернатора Хабаровского края М.В. Дегтярева [неопр.]. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2021. Архивировано 24 сентябрь 2021 года.
  5. Михаил Дегтярев вступил в должность губернатора Хабаровского края. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2021. Архивировано 24 сентябрь 2021 года.
  6. 1 2 Михаила Дегтярева избрали президентом Олимпийского комитета России. 13 декабрь 2024 тикшерелде.
  7. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 Дегтярёв, Михаил Владимирович Архивная копия от 20 июль 2020 на Wayback Machine // Энциклопедия ТАСС
  8. В ЛДПР создан Президиум фракции Архивная копия от 17 февраль 2017 на Wayback Machine — Официальный сайт политической партии ЛДПР
  9. Михаил Дегтярёв переизбран координатором Хабаровского регионального отделения ЛДПР (11 февраль 2023).
  10. 1 2 Путин назвал оправданной идею выдвинуть Дегтярева на пост главы ОКР. 17 октябрь 2024 тикшерелде.
  11. Указ Президента РФ от 25 апреля 2011 г. N 523 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» Архивная копия от 20 февраль 2019 на Wayback Machine — Официальный сайт Президента Российской Федерации
  12. Дегтярёва Светлана Михайловна Архивная копия от 22 июль 2020 на Wayback Machine // Kleos.ru
  13. Губернатор. www.khabkrai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2022. Архивировано 7 февраль 2022 года.
  14. Дегтярев, Михаил Владимирович. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2022. Архивировано 20 сентябрь 2021 года.
  15. Дегтярёв Михаил Владимирович (рус.). www.pnp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2022. Архивировано 31 гыйнвар 2022 года.
  16. 1 2 Заключение федерального государственного бюджетного образовательного учреждения высшего образования Российская академия народного хозяйства и государственной службы при Президенте Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2020. Архивировано 23 июль 2020 года.
  17. Самарский международный аэрокосмический лицей г.Самара-Выпускники. edc-samara.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2020. Архивировано 13 гыйнвар 2020 года.
  18. Биография губернатора Хабаровского края Михаила Дегтярева - ТАСС. TACC.
  19. Дегтярёв, Михаил Владимирович. elibrary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2020.
  20. Дегтярёв Михаил Владимирович Архивная копия от 22 июль 2020 на Wayback Machine // Российская академия народного хозяйства и государственной службы
  21. Дегтярёв, Михаил Владимирович. Зарубежный опыт административно-правового регулирования антидопинговых мер в спорте Архивная копия от 23 июль 2020 на Wayback Machine : дисс. … канд. юрид. наук : 12.00.14 / Дегтярёв Михаил Владимирович; [Место защиты: Российская академия народного хозяйства и государственной службы при Президенте Российской Федерации]. — Москва, 2020. — 213 с.
  22. Приказ ректора РАНХиГС при Президенте РФ от 29.06.2020 № 01-5480 «О выдаче диплома о присуждении ученой степени кандидата наук» Архивная копия от 22 июль 2020 на Wayback Machine
  23. Профиль на официальном сайте Самарской Губернской Думы Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine — Официальный сайт Самарской Губернской Думы
  24. Фехтование Архивная копия от 17 май 2017 на Wayback Machine — Официальный сайт министерства спорта Самарской области
  25. Глава комитета ГД по спорту Дегтярев вошёл в состав правления ФХР Архивная копия от 20 июль 2020 на Wayback Machine // ТАСС, 12.04.2018
  26. Состав Комиссии при Президенте Российской Федерации по вопросам развития авиации общего назначения. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2014. Архивировано 28 февраль 2014 года.
  27. Указ Президента Российской Федерации от 13.12.2018 № 715 «О попечительском совете Российского научного фонда». Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2019. Архивировано 15 гыйнвар 2019 года.
  28. Президент определил новый состав попечительского совета РНФ. Российский научный фонд. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2018. Архивировано 15 декабрь 2018 года.
  29. Указ Президента Российской Федерации от 10.02.2018 г. № 65 (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2019. Архивировано 14 март 2019 года.
  30. Официальный сайт Российского союза инженеров. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2022. Архивировано 15 август 2021 года.
  31. Указ Президента Российской Федерации от 27.12.2017 № 633 Архивная копия от 28 декабрь 2017 на Wayback Machine — Официальный портал правовой информации.
  32. Распоряжение Президента Российской Федерации от 30.10.2018 № 319-рп Архивная копия от 31 октябрь 2018 на Wayback Machine — Официальный интернет-портал правовой информации
  33. Общественный совет - Госкорпорация «Роскосмос». www.roscosmos.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2020. Архивировано 13 апрель 2020 года.
  34. Михаил Дегтярёв назвал Владимира Жириновского пророком (21 февраль 2022).
  35. Илья Азар «Россия будет флагманом борьбы с Антихристом». Интервью с кандидатом в мэры Москвы Михаилом Дегтяревым Архивная копия от 22 июль 2020 на Wayback Machine // Лента.ру, 16.08.2013
  36. Идущие вместе провели в Самаре заключительную акцию проекта Единение поколений
  37. Молодёжный парламентаризм в современной России Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine ГБУ СО «Агентство по реализации молодёжной политики»
  38. Итоги голосования на выборах депутата Самарской городской Думы по округу № 9 Архивная копия от 16 август 2016 на Wayback Machine // Официальный сайт Избирательной комиссии Самарской области
  39. Соколы заклевали варяга (рус.). www.kommersant.ru (16 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  40. «Соколы Жириновского» нацелились на «медведя» (рус.). www.kommersant.ru (2 февраль 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  41. Жириновский выдвинул в мэры Москвы молодого депутата Дегтярёва Архивная копия от 4 декабрь 2017 на Wayback Machine// НТВ
  42. Жириновский пойдёт на выборы президента с четырьмя преемниками (рус.). Life.ru (2 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  43. Общие сведения о кандидате на должность главы г. о. Самара Михаиле Дегтярёве Архивная копия от 9 июнь 2015 на Wayback Machine — Официальный сайт Избирательной комиссии Самарской области
  44. 1 2 3 Биография врио губернатора Хабаровского края Михаила Дегтярева. 28 июль 2020 тикшерелде.
  45. * Дегтярев победил на выборах губернатора Хабаровского края. gazeta.ru.
  46. Врио главы Хабаровского края представили правительству региона (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2020. Архивировано 22 июль 2020 года.
  47. Дегтярев впервые вышел к участникам акций в поддержку Фургала, Коммерсантъ (2020--07-26). 30 июль 2020 тикшерелде.
  48. Врио бьет по своим, Коммерсантъ (2020-07-25). 30 июль 2020 тикшерелде.
  49. Дегтярев заявил о провокаторах из Грузии на акциях в Хабаровске, Коммерсантъ (2020-07-30). 30 июль 2020 тикшерелде.
  50. Врио хабаровского губернатора Дегтярев сохранит команду Фургала (2020-07-30). 30 июль 2020 тикшерелде.
  51. Дегтярев уволил трех человек из команды Фургала, Коммерсантъ (2020-07-24). 30 июль 2020 тикшерелде.
  52. Дегтярев уволил главу минздрава Хабаровского края, Коммерсантъ (2020-09-01). 17 август 2020 тикшерелде.
  53. Дегтярев пожаловался на саботаж со стороны хабаровских министров, Forbes (2020-09-01). 12 август 2020 тикшерелде.
  54. ЛДПР выдвинула Дегтярева на выборы губернатора Хабаровского края. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2021. Архивировано 19 июнь 2021 года.
  55. Хабаровское отделение ЛДПР выдвинуло Дегтярева на выборы губернатора (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2021. Архивировано 19 июнь 2021 года.
  56. Дегтярев победил на выборах главы Хабаровского края. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2021. Архивировано 21 сентябрь 2021 года.
  57. Егор Измалкин. Дегтярев выиграл выборы губернатора Хабаровского края в первом туре (рус.). Пятый канал. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2021.
  58. Дегтярев вступил в должность губернатора Хабаровского края (рус.). Interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2021. Архивировано 24 сентябрь 2021 года.
  59. Указ Президента Российской Федерации от 15.11.2021 № 653 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2021. Архивировано 15 ноябрь 2021 года.
  60. Дегтярев рассказал, чем займется на посту главы Минспорта. РБК (12 май 2024).
  61. Госдума утвердила Дегтярева на пост главы Минспорта. РИА Новости (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  62. Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  63. Михаил Дегтярёв: горжусь, что я и моя семья стали хабаровчанами. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2021. Архивировано 11 май 2021 года.
  64. Council Implementing Regulation (EU) No 810/2014 of 25 July 2014 Архивная копия от 18 август 2020 на Wayback Machine//EUR-Lex
  65. Михаил Дегтярев попал в «черный список» ЕС Архивная копия от 10 апрель 2018 на Wayback Machine//Коммерсант
  66. Дегтярев: «Санкции ЕС — это конец свободной Европы» Архивная копия от 30 июль 2014 на Wayback Machine//Известия
  67. Австралия обнародовала фамилии россиян из нового санкционного списка Архивная копия от 3 сентябрь 2014 на Wayback Machine//РБК
  68. Autonomous Sanctions (Designated Persons and Entities and Declared Persons — Ukraine) Amendment List 2014 Архивная копия от 3 сентябрь 2014 на Wayback Machine//ComLaw
  69. Правительство Швейцарии расширило санкционный список против РФ Архивная копия от 26 август 2014 на Wayback Machine//ИТАР-ТАСС
  70. Канада расширили санкционный список в отношении России Архивная копия от 25 август 2014 на Wayback Machine//РИА Новости
  71. The United States Takes Sweeping Actions on the One Year Anniversary of Russia’s War Against Ukraine. United States Department of State (24 февраль 2023).
  72. Михаил Владимирович Дегтярёв, Официальный сайт Правительства Хабаровского края. 24 июнь 2021 тикшерелде.
  73. Патриарх Кирилл наградил министра спорта РФ церковным орденом Александра Невского (2025-08-27). 28 август 2025 тикшерелде.
  74. Распоряжение Президента Российской Федерации от 4 апреля 2014 года № 96-рп. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2014. Архивировано 9 октябрь 2014 года.
  75. Распоряжение Президента Российской Федерации от 25 сентября 2014 года № 309-рп «О поощрении». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2014. Архивировано 9 октябрь 2014 года.
  76. Михаил Дегтярев (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2022. Архивировано 30 гыйнвар 2022 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә