Шамил Тарпищев

Шамил Тарпищев (7 март 1948, Мәскәү) — СССР (1985) һәм РСФСРның (1981) атказанган тренеры, Казанның мактаулы гражданины (2018).

Тәрҗемәи хәле

Шамил Әнвәр улы Тарпищев 1948 елның 7 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. «Самый долгий матч» дигән китабында үз нәселенен Мордовиядәге Татар Йенәсе авылыннан булуы хакында яза. Әлеге нәсел вәкилләре бүген Кытайда, Япониядә, Польшада, Алманиядә, Америкада яши. Шамил Тарпищевнын әтисе Әнвәр Билал улы гомере буе «Знамя труда» авиация заводында эшли, тырыш хезмәте өчен берничә орден-медаль (шул исәптән Ленин ордены) белән бүләкләнә. Әнисе Мәрьям Гали кызы дә озак еллар буе шул заводта хезмәт итә.

Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы (1996 елдан). Россиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан). Россия Федерациясе президентының физкультура һәм спорт буенча киңәшчесе (1992—1994). Россия Федерациясенең физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе (1994—1996). Теннис буенча СССР (Россия) җыелма командасының баш тренеры (1974 елдан). Аның җитәкчелегендә илнең ир-егетләр командасы ике тапкыр Дэвис кубогын, хатын-кызлар командасы өч тапкыр Федерация кубогын ота. «Шәрәфлек билгесе» ордены белән бүләкләнә (1994), Россиянең иң яхшы тренеры булып таныла (1996—2009)

Аның катнашлыгында 2009 елньң октябрендә Казанда Теннис академиясе ачылды. Ул Шамил Тарпищев исемендәге Халыкара балалар теннис академиясенең филиалы булып тора.

undefined

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Указ Президента Российской Федерации от 01.07.2022 № 418.(үле сылтама) Официальный интернет-портал правовой информации
  2. Указ Президента Российской Федерации от 2 марта 2018 года № 93 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  3. Указ Президента Российской Федерации от 04.03.2008 № 307. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2009. Архивировано из оригинала 14 май 2008 года.
  4. Указ Президента РФ от 22 апреля 1994 г. № 807
  5. Почетные граждане Казани - Официальный портал Казани (рус.). culture.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
  6. Шамиль Тарпищев получил награду Казахстана
  7. Ряд российских деятелей науки, культуры и спорта удостоены юбилейной медали «10 лет Астане». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2015. Архивировано из оригинала 5 март 2016 года.

Чыганаклар