Цивилёв Сергей Евгеньевич

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Цивилёв.

Сергей Евгеньевич Цивилёв (рус. Серге́й Евге́ньевич Цивилёв; 1961 елның 21 сентябре, Мариуполь, Донецк өлкәсе, Украин Совет Социалистик Республикасы, Совет Социалистик Республиккалар Берлеге) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2024 елның 14 маеннан Россия Федерациясе энергетика министры[1].

Үткәндә: 2018 елның 17 сентябреннән Кемерово өлкәсе губернаторы (2018 елның 1 апреленнән 17 сентябренә кадәр Кемеров өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы). «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы[2].

Тәрҗемәи хәле

Сергей Цивилёв 1961 елның 21 сентябрендә Донецк өлкәсенең Мариуполь шәһәрендә туа. Сергей туганнан соң, Цивилёвлар гаиләсе Архангельск өлкәсенең Котлас шәһәренә, 1971 елда Харьков өлкәсенең Чугуев шәһәренә күченә. Әтисе — Евгений Семенович өй җиһазлары фабрикасында җитештерү буенча урынбасар, әнисе — Динә Васильевна кибет мөдире булып эшлиләр[3].

Белеме

1983 елда Акъярда П. С. Нахимов исемендәге Кызыл Йолдыз орденлы Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый. Квалификациясе — югары хәрби-махсус белемле офицер, инженер-электромеханик. Уку йортын тәмамлагач, Төньяк флотта хезмәт итә.

1999 елда «финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетын тәмамлый, квалификациясе — икътисадчы.

Хезмәт юлы

1994 елга кадәр Сергей Цивилёв Төньяк флотта Совет Социалистик Республикалар Берлеге һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтә, өченче ранглы капитан хәрби исеменә ия була.

1995—1996 елларда «Аэрофлот» банкының Санкт-Петербург филиалында куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе.

1997—2012 елларда Санкт-Петербургта «Нортэк» юридик ширкәте җитәкчесе.

2007 елда «Ленэкспо»ның яңа комплексын төзергә тиешле «Ленэкспоинвест» ширкәтен гамәлгә куючыларның берсе. Биредә ел саен Санкт-Петербург икътисади форумы уза. «Ленэкспоинвест»ны башка гамәлгә куючылар — Виктор Хмарин, Владимир Ходырев.

2010 елдан тау токымнарын чыгару өлкәсендә инвестицияләр белән шөгыльләнә.

2012—2013 елларда «Колмар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы рәисе урынбасары. 2018 елның 2 мартына кадәр хатыны Анна белән берлектә «Kolmar Sales and Logistics» Швейцария ширкәте җитәкчесе[4].

2014 елдан «Колмар» ширкәтенең генераль директоры һәм 70 % акцияләренең хуҗасы (калган 30 % Volga Group аша эшмәкәр Геннадий Тимченконыкы[5]). «Колмар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте — ул югары сыйфатлы күмер чыгару, баету һәм төяп җибәрүнең бердәм циклын тәшкил иткән күмер чыгару предприятиеләре, трейдинг һәм логистика оешмалары комплексы.

Кемерово өлкәсе губернаторы

2018 елның 2 мартыннан Кемерово өлкәсе губернаторының сәнәгать, транспорт һәм кулланучылар базары буенча урынбасары[6].

2018 елның 1 апрелендә Кемерово өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы[7], 2018 елның 17 сентябреннән Кемерово өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы итеп билгеләнә.

2018 елның 8 декабреннән «Бердәм Россия» сәяси партиясенең XVIII съезды карары нигезендә партиянең Югары Советы Бюросы әгъзасы.

2020 елның 21 декабреннән Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.

2023 елның 13 сентябреннән Кемерово өлкәсе — Кузбасс губернаторы[7].

Россия Федерациясенең энергетика министры

2024 елның 14 маенда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Сергей Цивилевны Россия энергетика министры вазифасына раслый[8], шул ук көнне Россия Федерациясе Президенты вазифага билгеләү турындагы фәрманны имзалый[9].

Санкцияләр

2022 елның 21 июлендә Аурупа Берлегенең, 2022 елның 29 июнендә Бөекбританиянең[10][11], 2023 елның 24 февралендә Америка Кушма Штатларының[11][12], Яңа Зеландия, Украина һәм Швейцариянең санкцияләре исемлекләренә кертелә.

Гаиләсе

Абыйсы — Валерий Цивилёв, «Колмар групп» генераль директоры.

Хатыны — Анна Евгеньевна Цивилёва, 2024 елның 17 июненнән Россия Федерациясе оборона министры урынбасары[13]. 2023 елның 3 апреленнән «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе вазифасын башкара[14]. 2022 елның 29 июнендә Бөекбритания санкцияләре исемлегенә кертелә.

Балалары: уллары — Антон, Никита.

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Госдума утвердила Цивилева министром энергетики. РИА "Новости" (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  2. Ротация в составе Высшего Совета «Единой России» составила 16%. er.ru (8 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2018.
  3. Сергей Цивилев: Родственники погибших мечтают восстановить свои семьи. И я сделаю все, что только могу, чтобы помочь им залечить раны (рус.). Новости Новокузнецка сегодня, новости дня, последние новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2018.
  4. KSL AG (нем.). Moneyhouse. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2018.
  5. Gunvor: Доля Тимченко в компании была продана 19 марта 2014 года. // top.rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2018. Архивировано из оригинала 19 июнь 2015 года.
  6. Пресс-центр | Администрация Кемеровской области
  7. 1 2 Сергей Евгеньевич Цивилев. government.ru.
  8. Госдума утвердила Цивилева министром энергетики. РИА Новости (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  9. Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  10. CONSOLIDATED LIST OF FINANCIAL SANCTIONS TARGETS IN THE UK. ofsistorage.blob.core.windows.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2022.
  11. 1 2 Губернатор Кузбасса Сергей Цивилёв попал в санкционный список США (рус.). ngs42.ru - новости Кузбасса (26 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2023.
  12. The United States Takes Sweeping Actions on the One Year Anniversary of Russia’s War Against Ukraine. United States Department of State (24 февраль 2023).
  13. РБК, 17 июня 2024. Путин назначил жену министра энергетики замминистра обороны. Путин назначил жену министра энергетики Анну Цивилеву замминистра обороны
  14. Путин создал фонд поддержки участников СВО и семей погибших бойцов «Защитники Отечества»
  15. Указ Президента Российской Федерации от 1 октября 2021 года № 558 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  16. Глава российского военного ведомства вручил награды за взаимодействие с Минобороны / mil.ru, 22 ноября 2019

Тема буенча өстәмә