Новак Александр Валентинович
Александр Валентинович Новак (23 август 1971, Авдеевка) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.
2020 елның 10 ноябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары (2024 елның 7-13 мае вазифаларын башкаручы)[1]. 2021 елның 19 июленнән Төньяк Кавказ федераль округында кураторы[2].
2012 елның 21 маеннан 2020 елның 10 ноябренә кадәр Россия Федерациясе энергетика министры (2018 елның 8 маеннан 18 маена кадәр һәм 2020 елның 15 гыйнварыннан 21 гыйнварына кадәр вазифаларын башкаручы)[3].
Тормыш юлы
Александр Новак 1971 елның 23 августында Донецк өлкәсенең Авдеевка шәһәрендә туа.
1979 елда гаилә Норильскка күченә, әтисе Надеждинск металлургия заводы төзелешендә эшли[4]. Норильскның 23 нче мәктәбендә укый[5]. Мәктәпнең баскетбол җыелма командасында уйный[6].
1993 елда «Икътисад һәм металлургия идарәсе» белгечлеге буенча Норильск индустриаль институтын тәмамлый.
2009 елда «менеджмент» белгечлеге буенча М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының дәүләт администрациясе югары мәктәбен тәмамлый.
1988 елның сентябреннән А. П. Завенягин исемендәге Норильск тау-металлургия комбинатында эшли башлый. Башта 1 разрядлы аппаратчы-гидрометаллург вазифасын башкара, аннары техник-технолог, хезмәт буенча техник, икътисадчы булып эшли. 1993 елдан — икътисадчы һәм бухгалтериянең финанс бюросы башлыгы. 1997 елның маеннан 1999 елның ноябренә кадәр — бүлек башлыгы, салым планлаштыру идарәсе башлыгы.
1999 елның декабрендә икътисад буенча директор урынбасары — идарә башлыгы, ә аннары — персонал буенча директор урынбасары — «Норильск тау компания» ААҖ (Поляр аръягы филиалы) идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.
2000 елның маеннан 2002 елның октябренә кадәр — Норильск шәһәре башлыгы Олег Бударгинның финанс-икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары, ә аннары — беренче урынбасары була.
Александр Хлопонин Красноярск крае губернаторы вазифасына кергәч, Новак аның администрациясенә керә. 2002 елның октябреннән 2007 елның июленә кадәр — край губернаторы урынбасары, бер үк вакытта Красноярск крае администрациясенең баш финанс идарәсе башлыгы.
2007 елның июлендә Красноярск крае губернаторының беренче урынбасары, тиздән бу вазифада край хөкүмәтен җитәкли.
2008 елның 29 сентябреннән 2012 елның 22 маена кадәр — Россия Федерациясе финанс министры урынбасары.
2008 елның 2 октябреннән — Россия финанс министрлыгы коллегиясе әгъзасы.
2012 елның 21 маенда Дмитрий Медведевның беренче Хөкүмәтендә Россия Федерациясе энергетика министры була[7][8][9].
2018 елның маенда формалашкан Медведевның икенче хөкүмәтендә, шулай ук Михаил Мишустин Хөкүмәтендә (2020 елның 21 гыйнварыннан) постын саклап кала. Министр вазифасына билгеләнгәннән соң, БДБ электр энергетика советы президенты (2012 елның 25 маеннан) һәм Россия Президенты каршындагы ТЭК үсеш стратегиясе һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы (2012 елның июненнән).
2015 елның июлендә «Россети» ГАҖ Директорлар советы рәисе, шул ук елның сентябрендә — «Транснефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп сайлана[10][11]. Моннан тыш, 2012 елдан «Росатом» дәүләт корпорациясе (2012 елдан), «Газпром» ГАҖ һәм «Роснефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы булып тора (2015 елдан).
2015—2018 елларда — Арктика үсеше мәсьәләләре буенча дәүләт комиссиясе рәисе урынбасары. Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү (2012—2018 еллар), торак сәясәте һәм торак алу мөмкинлеген арттыру (2013—2016 еллар) буенча Россия Президенты каршындагы Советлар әгъзасы[4].
2020 елның 9 ноябрендә Россия премьер-министры Михаил Мишустин ТЭК мәсьәләләре буенча вице-премьер постына Новак кандидатурасын кертә, икенче көнне вазифасына раслана[12][13].
2024 елның 13 маенда Дәүләт Думасы яңадан Александр Новакны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары итеп раслый[14]. 14 майда РФ Президенты билгеләү турындагы указга кул куя[15]. Новакның бурычларына түбәндәгеләр керә: илнең ягулык-энергетика комплексын, икътисадый блогын,
- «Россия туры инвестицияләр фонды идарәче компаниясе» акционерлык җәмгыяте,
- «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте,
- «Россия венчур компаниясе» акционерлык җәмгыяте үсеш институтлары эшчәнлеген координацияләү[16].
2025 елның 10 мартында РФ Президенты Указы белән Россия туры инвестицияләр фондының (РФПИ) Күзәтчелек советы әгъзасы итеп билгеләнә[17].
2025 елның 1 октябрендә «Ведомости импульс» Россия инвестиция проектлары премиясенең Эксперт советын җитәкли[18].
Вице-премьер вазифасында сәяси эшчәнлеге
2021 елның 29 декабрендә Александр Новак Төньяк агымы-2 газүткәргечен сертификацияләүне 2022 елның беренче яртыеллыгы ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, дип белдерә. «Сертификацияләү сроклары буенча миңа билгеле графиклардан күренгәнчә, ул нәкъ менә беренче яртыеллык дәвамында тәмамланырга тиеш. Беренче яртыеллык ахыры — бу максималь срок», — дип шәрехли РБК-га интервьюсында. Новак билгеләп үткәнчә, Европа коллегалары кызыксынган очракта, газүткәргечне сертификацияләүне тизрәк үткәрергә һәм ягулык белән тәэмин итүне күпкә иртәрәк башларга мөмкин[19]. Шулай ук вице-премьер Украинаның «Төньяк агым-2» проектын тормышка ашыруны өзә алмаячагына ышанычын белдердеә. «Без бу проектны бозып булмый дип саныйбыз», — ди Новак. Аның сүзләренчә, «каршылыклар булып тора, әмма кәрван йөреп тора»[20].
Халыкара санкцияләр
2022 елның июнендә Украина Новакка каршы санкцияләр игълан итә[21]. 2022 елның сентябрендә АКШ Александр Новакны Specially Designated Nationals (SDN) санкцион исемлегенә кертә. Бер үк вакытта Бөекбритания, Канада (2022 елның 28 октябреннән), Австралия һәм Яңа Зеландия Новакка карата санкцияләр кертәләр[22].
Гаиләсе
- Атасы — Валентин Яковлевич Новак,
- Анасы — Зоя Николаевна Новак.
- Өйләнгән, тормыш иптәше — Лариса Новак.
- Ике кыз тәрбияли[5].
Класслы чин
- Россия Федерациясенең 3 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (26 декабрь 2009)[23].
Дәүләт бүләкләре
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау кәгазе (2009 ел);
- Почёт ордены (2010 елның 27 декабре) — хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен;
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2013 ел);
- «2014 елда Сочидагы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014 ел);
- Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе (2014 ел);
- Дуслык ордены (2014 ел);
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2016 ел);
- «Бурычка тугрылык өчен» ордены (Кырым Республикасы, 2017 елның 17 гыйнвары) — Кырым Республикасы кулланучыларын тотрыклы электр белән тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше, югары профессионализмы һәм «Краснодар крае — Кырым» энергия күпере объектларын файдалануга тапшыруга бәйле рәвештә[24];
- I дәрәҗә Столыпин П. А. медале (2018 ел);
- Александр Невский ордены (2019 ел);
- Норильск шәһәренең Мактаулы гражданины (2013 ел);
- башка ведомстволарның бүләкләре.
Кереме
Искәрмәләр
- ↑ Правительство России переходит в статус и.о. до назначения нового состава (рус.). TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2024.
- ↑ Михаил Мишустин назначил вице-премьеров кураторами федеральных округов. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2021. Архивировано 19 июль 2021 года.
- ↑ Правительство РФ подало в отставку. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2020. Архивировано 15 гыйнвар 2020 года.
- ↑ 1 2 3 Алексей Дружинин. Биография Александра Новака. Его кандидатура 9 ноября 2020 года внесена в Госдуму для назначения на пост вице-премьера РФ. ТАСС (9 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2021. Архивировано 13 апрель 2021 года.
- ↑ 1 2 3 Новак, Александр (рус.) (HTML). Лентапедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2013. Архивировано 10 июнь 2013 года.
- ↑ Александр Борисов. {{{заглавие}}} // Санкт-Петербургские ведомости : газета. — 2020. — 20 ноябрь (№ 212).
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.05.2012 г. № 664 «О Министре энергетики Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 18.05.2018 г. № 250 «О Министре энергетики Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.01.2020 г. № 51 «О Министре энергетики Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ Александр Новак вновь возглавил Совет директоров «Россетей». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2021. Архивировано 13 апрель 2021 года.
- ↑ Новак вновь возглавил совет директоров «Транснефти». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2021. Архивировано 13 апрель 2021 года.
- ↑ Мишустин предложил Госдуме назначить Новака вице-премьером (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2020. Архивировано 9 ноябрь 2020 года.
- ↑ Указ Президента РФ «О внесении изменения в Указ Президента Российской Федерации от 21 января 2020 г. № 21 „О структуре федеральных органов исполнительной власти“». Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2020. Архивировано 10 ноябрь 2020 года.
- ↑ Госдума утвердила Новака заместителем председателя правительства. РИА Новости (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Михаил Мишустин утвердил распределение обязанностей между вице-премьерами. government.ru (17 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
- ↑ Новак включен в набсовет РФПИ, Белоусов и экс-глава ВЭБа Дмитриев вышли из него. Interfax.ru (10 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ Новак возглавил экспертный совет премии «Ведомости импульс». ТАСС (1 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ Новак: сертификацию «Северного потока — 2» завершат до конца первого полугодия 2022 года (рус.). RT на русском. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2021. Архивировано 29 декабрь 2021 года.
- ↑ Новак: проект «Северный поток — 2» невозможно сорвать (рус.). RT на русском. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2021. Архивировано 29 декабрь 2021 года.
- ↑ Александр Новак. Биография. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ США и Великобритания ввели санкции против главы ЦБ Набиуллиной. Forbes.ru (30 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26.12.2009 г. № 1479 «О присвоении классных чинов государственной гражданской службы Российской Федерации федеральным государственным гражданским служащим». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ Постановление Президиума ГС РК от 17 января 2017 года № п357-1/17. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2017. Архивировано 25 октябрь 2017 года.