Антон Котяков
Антон Олег улы Котяков (Антон Котяков, рус. Антон Олегович Котяков, 15 август 1980, Самар) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икътисадчы. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры[1][2]. Россия Федерациясенең 3 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары (2017—2020)[3].
Тормыш юлы
Антон Котяков 1980 елның 15 августында Куйбышев шәһәрендә туа. 1997 елда авиация юнәлешендәге 135 нче Самара мәктәп-лицеен тәмамлый. 2002 елда «икътисад теориясе» белгечлеге «Кыйммәтле кәгазьләр базарын оештыру һәм теориясе» специализациясе буенча Самара дәүләт икътисад академиясен тәмамлый.
2001 елның августыннан 2005 елның августына кадәр Самара өлкәсе администрациясенең финанслар белән идарә итү департаментында әйдәп баручы белгечтән консультант дәрәҗәсенә кадәр юл уза.
2005 елда аспирантураны тәмамлый, «Россия субфедераль бурыч кәгазьләре базары: аякка басу һәм үсеш» темасына кандидатлык диссертациясен яклый, аңа икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
2005 елның августыннан 2007 елның июленә кадәр Самара өлкәсенең финанслар белән идарә итү бүлеге башлыгы булып эшли. Соңрак Самара өлкәсе финанслар белән идарә итү министрлыгының өлкә бюджеты һәм хисап департаменты җитәкчесе итеп билгеләнә, ул вазифасында 2012 елның апреленә кадәр эшли.
2011 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «административ һәм финанс хокукы» белгечлеге буенча магистратура тәмамлый.
2012 елның апреленнән 2014 елның мартына кадәр Федераль казначылыкта функциональ эшчәнлекне камилләштерү идарәсе башлыгы вазифасында эшли.
2014 елның мартында Мәскәү өлкәсе хөкүмәтенә эшкә күчә. 2017 елның гыйнварына кадәр Мәскәү өлкәсенең финанслар министры вазифасында эшли, аннан соң Мәскәү өлкәсенең берләштерелгән икътисад һәм финанслар министрлыгын җитәкли.
2017 елның маеннан 2020 елның гыйнварына кадәр Россия Федерациясе финанс министры урынбасары булып эшли.
РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Югары мәктәбенең Кадрлар идарә резервын үстерү программасының өченче җыелмасында катнашучы (2019).
2020 елның 21 гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин указы белән Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры итеп билгеләнә.
Россия Федерациясенең 3 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе[4]. Самара өлкәсенең 1 класслы дәүләт киңәшчесе.
2024 елның 14 маенда Дәүләт Думасы Котяковны Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры вазыйфасында кабат раслый[5], шул ук көнне РФ президенты боерыкка кул куя[6].
3 нче класслы Россия Федерациясе чын дәүләт киңәшчесе. 1 нче класслы Самара өлкәсе дәүләт киңәшчесе.
Санкцияләр
Котяков Евросоюз, АКШ, Канада, Швейцария, Австралия һәм Яңа Зеландиянең санкция исемлекләренә кертелгән[7]
Бүләкләр
- III дәрәҗә «Мәскәү өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесе (2017)[8];
- Мәскәү өлкәсе Губернаторының мактау грамотасы (2015);
- «Генерал-полковник Дутов» медале (2013);
- Россия Федерациясе Федераль казначылыгының мактау грамотасы (2012);
- Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәхмәт хаты (2012);
- «Федераль казначылыкка 20 ел» медале (2012);
- Самара өлкәсенең финанслар белән идарә итү министрлыгының мактау грамотасы (2010).
Гаилә
Өйләнгән, өч баласы бар[9].
Искәрмәләр
- ↑ Подписаны указы о назначении министров Правительства Российской Федерации // Президент России
- ↑ Котякова назначили министром труда и социальной защиты // РИА Новости
- ↑ Антон Котяков назначен заместителем министра финансов России // Правительство Московской области(үле сылтама)
- ↑ Биография министра труда и социальной защиты Антона Котякова, ТАСС
- ↑ Госдума утвердила Котякова на должность главы Министерства труда. РИА "Новости" (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025. Архивировано 22 май 2024 года.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025. Архивировано 12 октябрь 2025 года.
- ↑ Эрдни Кагалтынов. Канада ввела санкции против МГИМО, ВШЭ, Юнармии и клуба «Валдай». kommersant.ru (22 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026. Архивировано 18 июль 2025 года.
- ↑ Самарец Антон Котяков назначен Министром труда РФ 2020 елның 29 сентябрь көнендә архивланган., ГТРК Самара
- ↑ Биография Котякова Антона Олеговича. Министерство труда и социальной защиты России. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2022. Архивировано 20 февраль 2021 года.
Сылтамалар
- Антон Котяков биографиясе Россия Федерациясе финанс министрлыгы сайтында 2017 елның 26 июль көнендә архивланган.