Козлов Александр Александрович
Козлов Александр Александрович | |
---|---|
![]() | |
| |
10 ноябрь 2020 (вазифа башкаручы: 7—13 май 2024) |
|
Хөкүмәт башлыгы | Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Дмитрий Кобылкин |
18 май 2018 — 10 ноябрь 2020 (вазифа башкаручы: 15—21 гыйнвар 2020) |
|
Хөкүмәт башлыгы |
Дмитрий Медведев Михаил Мишустин Андрей Белоусов (вазифалар башкаручы) Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Александр Галушка |
Соңрак килүче | Алексей Чекунков |
20 сентябрь 2015 — 18 май 2018 | |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Олег Кожемяко |
Соңрак килүче | Василий Орлов |
19 сентябрь 2014 — 25 март 2015 | |
Алдан килүче | Владимир Кобелев шәһәр башлыгы—Благовещенск шәһәр думасы рәисе вазифасы булдырылган |
Соңрак килүче | Валентина Калита |
20 февраляь — 19 сентябрь 2014 | |
Алдан килүче | Павел Березовский |
Соңрак килүче | вазифа Шәһәр башлыгы функцияләре белән берләштерелгән |
|
|
Туган | |
Тормыш иптәше | Анна Логинова[1] |
Фирка | |
Белеме | РФ Хөкүмәте каршындагы Мәскәү эшмәкәрлек академиясе |
Һөнәре | хокук белгече |
Алекса́ндр Алекса́ндрович Козло́в (1981, Южно-Сахалинск) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2020 елның 10 ноябреннән Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры[2].
2018 елның 18 мае – 2020 елның 10 ноябре — Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министры. 2015 елның 20 сентябре– 2018 елның 18 мае — Амур өлкәсе губернаторы. 2014 елның 19 сентябре – 2015 елның 25 марты — Благовещенск мэры[3].
Тәрҗемәи хәле
Александр Козлов 1981 елның 2 гыйнварында Южно-Сахалинск шәһәрендә туган. Урта мәктәпнеАмур өлкәсенең Райчихинск шәһәрендә тәмамлый.
Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2003 елда Козлов «Юриспруденция» белгечлеге буенча РФ каршындагы Мәскәү эшмәкәрлек академиясенең Благовещенск филиалын «хокук белгече» квалификациясе белән тәмамлый. Аннан Ерак Көнчыгыш федераль университетында «тау инженеры» белгечлегенә укый[4].
Эшмәкәрлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2000 елда «Дальвостуголь» компаниясенә юрисконсульт булып урнаша. 2004 елда аның урынына «Амур-уголь» компаниясе оештырыла, Козлов «Росугль»нең Гуково шәһәрендәге филиалларының берсен җитәкли[4], бер елдан Благовещенскидагы «Русский уголь» ААҖ филиалы директоры була[5].
2009 елдан 2010 елга кадәр — Райчихинскта «Амур-уголь» ҖЧҖ генераль директоры.
Амур өлкәсе хөкүмәтендә эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елда Козлов Амур өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко чакыруы буенча хөкүмәткә дәүләт хезмәтенә күчә. 2011 елның 2 февралендә Амур өлкәсенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнә. Шул ук елның августыннан әлеге ведомствоны җитәкли[6].
2011 елның 23 декабрендә Амур өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына билгеләнә, Приамурьеда иң яшь министр була[7]. Постын 2014 елның 14 февраленә кадәр били.
Благовещенск шәһәре администрациясендәге хезмәте һәм шәһәр белән җитәкчелек итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2014 елның 14 февралендә Благовещенск администрациясе башлыгы Павел Березовскийның беренче урынбасары итеп билгеләнә[8].
Алты көннән соң, 2014 елның 20 февралендә, Благовещенск шәһәр Думасы Березовский үз теләге белән шәһәр администрациясе башлыгы вәкаләтләрен тапшыра, вакантлы вазифаны башкаручы итеп Козлов билгеләнә[9].
2014 елның апрелендә Козлов өлкә үзәге мэры вазифасына кандидатура буенча «Бердәм Россия» фиркасе эчендәге беренчел тавыш бирүдә җиңә[10].
2014 елның 14 сентябрендә Благовещенск мэры сайлауларында җиңү яулый, шәһәр халкының 17 828 тавышын җыя (сайлау участокларына килгән халыкның 38,68 %)[11]. Шул ук елның 19 сентябрендә, рәсми рәвештә, Козлов шәһәр мэры вазифасына керешә (бу пост 2010 елда бетерелгән, соңрак яңадан гамәлгә куелган)[12].
Амур өлкәсе губернаторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Александр Хорошавин Сахалин өлкәсе губернаторы постыннан отставкага киткәннән һәм бу постка Амур губернаторы Олег Кожемяко билгеләнгәннән соң, Козлов РФ Президенты Указы белән 2015 елның 25 мартында Амур өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[13][14].
2015 елның 19 июнендә Козлов губернатор сайлауларында «Бердәм Россия»дән кандидат була[15]. Сайлаучыларның 50,64 % тавышын җыеп, өлкә тарихында иң яшь губернатор була[16]. Шул ук вакытта Козлов элегрәк җитәкләгән Благовещенскида бары тик тавышның 30 % җыйган, көндәше — ЛДПРдан кандидат —45% тавыш алган[17].
Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны үстерү министры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2018 елның 18 маенда РФ Президенты Указы нигезендә Козлов Амур өлкәсе губернаторы вазифасыннан үз теләге белән азат ителә һәм яңа хөкүмәттә Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны үстерү министры итеп билгеләнә[18][19].
2019 елның 26 февралендә Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы Россия Федерациясенең Арктик зонасына вәкаләтләрен киңәйтә. Козлов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министры урынын саклап кала[20].
Министр вазифасында Козлов 2035 елга кадәр Арктиканы үстерү стратегиясен һәм 2024 елга кадәр (2035 елгача перспектива белән) Ерак Көнчыгышны үстерү буенча милли программа, шулай ук Ерак Көнчыгышта демографияне үстерү, төбәкнең социаль объектларында төзәтү эшләрен субсидияләү, «Арктика гектары» программасын һәм Ерак көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләр өчен 2 %-лы ипотека программасын эшли[21].
Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2020 елның 9 ноябрендә, Дмитрий Кобылкин отставкасыннан соң, Козлов Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министры вазифасына тәкъдим ителә[22].
2024 елның 14 маенда Дәүләт Думасы тарафыннан Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры вазыйфасына яңадан раслана[23], шул ук көнне РФ Президенты билгеләү турындагы указга кул куя[24].
Фирка эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Фирканең Амур төбәк бүлеге Президиумына кергән. 2023 елдан — «Бердәм Россия» фиркасенең Югары советы әгъзасы[25].
Эшчәнлеген бәяләү
Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм Төньяк проблемалары комитеты башлыгы Николай Харитонов Козловның эшен түбәндәгечә бәяли: «Козлов эшлекле, актив министр иде. Без 11 территориядән Чукоткада гына күчмә комитет уздырмадык, ә кайбер урыннарда икешәр тапкыр уздырырга туры килде»[21].
2020 елда «Гадел Россия» фиркасе, кандидатның профильле биологик белеме булмау сәбәпле, табигый ресурслар министры урынына Козлов кандидатурасын хупламый[26]. «Гадел Россия» планлы рәвештә Александр Козловка ярдәм итүдән баш тарта[27].
Гаиләсе
2015 елның 28 мартында Александр Козлов Анна Логиновага өйләнә[1]. 2017 елның 2 декабрендә аларның кызлары Алиса[28], 2019 елның 29 сентябрендә уллары Иван туа[29].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Врио губернатора Амурской области Александр Козлов сочетался браком . amur.info (28 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2015. Архивировано 31 март 2015 года.
- ↑ Александр Александрович Козлов . Правительство России. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2021. Архивировано 25 июль 2020 года.
- ↑ Энциклопедия ТАСС, 2024. Козлов, Александр Александрович. Министр природных ресурсов и экологии РФ
- ↑ 1 2 Слукина, Наталья. Александр Козлов: «Верю в себя и людей!» Телепорт (16 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014. Архивировано 22 апрель 2014 года.
- ↑ Александр Козлов: президентом было оказано высокое доверие, его надо оправдать . amur.info (26 март 2015). — «Во время работы Александра Козлова в структурах «Русского угля» его называли членом команды губернатора Амурской области Николая Колесова.» Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2015. Архивировано 2 апрель 2015 года.
- ↑ Амурское министерство строительства, архитектуры и ЖКХ лишилось руководителя . amur.info (9 август 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014. Архивировано 22 декабрь 2012 года.
- ↑ В амурском правительстве назначены два министра – строительства и ЖКХ . amur.info (27 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014. Архивировано 23 декабрь 2012 года.
- ↑ Министр ЖКХ Амурской области Александр Козлов назначен первым заместителем главы администрации Благовещенска . amur.info (14 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014. Архивировано 7 июль 2014 года.
- ↑ Павел Березовский сложил с себя полномочия главы администрации Благовещенска, amur.info (2014-02-20). 30 май 2018 тикшерелде.
- ↑ На праймериз единороссов по кандидатуре на должность мэра Благовещенска победил Александр Козлов . amur.info (14 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014. Архивировано 23 июнь 2014 года.
- ↑ На выборах мэра Благовещенска победил Александр Козлов . Порт Амур (15 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014. Архивировано 15 июль 2015 года.
- ↑ Александр Козлов официально вступил в должность мэра Благовещенска . amur.info (19 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014. Архивировано 20 сентябрь 2014 года.
- ↑ Александр Козлов назначен временно исполняющим обязанности губернатора Амурской области . Kremlin.ru (25 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2015. Архивировано 2 апрель 2015 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.03.2015 г. № 164 «Об исполняющем обязанности губернатора Амурской области» . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2020 года.
- ↑ «Единая Россия» выдвинула на выборы губернатора Александра Козлова . «Амурская правда» №107 (28151) (19 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2015. Архивировано 20 июнь 2015 года.
- ↑ Инаугурация губернатора Амурской области прошла в Благовещенске . Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2016. Архивировано 8 апрель 2016 года.
- ↑ На инаугурацию Александра Козлова приедут главы трех дальневосточных регионов . Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2016. Архивировано 15 апрель 2016 года.
- ↑ Кто вошел в новое правительство. Полный список, Ведомости (2018-05-18). 18 май 2018 тикшерелде.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 18.05.2018 г. № 241 «О Министре Российской Федерации по развитию Дальнего Востока» . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Полномочия Минвостокразвития России расширены на Арктическую зону Российской Федерации . Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2019. Архивировано 7 март 2019 года.
- ↑ 1 2 Александр Козлов - министр природных ресурсов и экологии Российской Федерации, Биография, Статьи, Фото, Видео - Свободная Пресса . svpressa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2022. Архивировано 20 декабрь 2021 года.
- ↑ Кадровые перестановки: Александр Козлов выдвинут на пост министра природных ресурсов и экологии . Вести (9 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2020. Архивировано 9 ноябрь 2020 года.
- ↑ Госдума утвердила Козлова министром природных ресурсов и экологии России . РИА "Новости" (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб . kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Биография Александра Козлова . tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2022. Архивировано 28 апрель 2022 года.
- ↑ Анатолий Грешневиков: «СР» воздержалась от поддержки кандидатуры Александра Козлова на должность главы Минприроды . Справедливая Россия (10 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024.
- ↑ Фракция «СРЗП» в Госдуме проголосует против четырёх кандидатур на посты министров РФ . Справедливая Россия (24 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2024.
- ↑ Козлов Александр Александрович: биография . ПроНедра. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024.
- ↑ У министра Александра Козлова родился сын . Порт Амур (30 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024.
Сылтамалар
![]() |
РУВИКИ.Медиадагы медиафайллар? |
---|
- Энциклопедия ТАСС, 2024. Козлов, Александр Александрович. Министр природных ресурсов и экологии РФ
- Александр Александрович Козлов
. Правительство Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2018. Архивировано 20 май 2018 года.
. Администрация Амурской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2015. Архивировано 20 май 2018 года.
. РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2015.
. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2018. Архивировано 30 май 2018 года.
. Амурское региональное отделение партии «Единая Россия». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2014.