Ольга Любимова
Ольга Борис кызы Любимова (1980 елның 31 декабре, Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, журналист һәм театр белгече. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе мәдәният министры.
Тәрҗемәи хәле
Ольга Любимова 1980 елның 31 декабрендә Мәскәү шәһәрендә туа.
Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 1234 нче Мәскәү гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый[1]; 5 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр Преподобный Нестор Летописец исемендәге тарих-филология православие гимназиясендә[2], Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында укый, соңрак «театр белгече» белгечлеге буенча ГИТИСны (РАТИ) тәмамлый.
Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында уку чорында РЕН ТВ, ТВ Центр телеканалларында, «Наше радио», «Радио Рокс» радиостанцияләрендә практика уза.
Карьера
2000 елда — «Европа Плюс» радиостанциясе корреспонденты.
2001 елдан телевидениедә эшли. Башта ТВЦ каналында чыккан Рус православ чиркәвенең мәгълүмат агентлыгының «Ортодокс» программасы корреспонденты.
2001 елдан 2009 елга кадәр (тәнәфес белән) «Третий канал»да эшли. Башта (2003 елга кадәр) «Глеб Пьяных белән атна йомгаклары», «Төп тема», «Сорау бәясе», «Дольче Вита», «Пётр Толстой белән нәтиҗәләр» программалары корреспонденты була. Аннары «Регион» (2003—2004) һәм «Русский взгляд» (2003—2004, 2006—2009) программалары шеф-редакторы булып эшли.
2005 елның июленнән 2009 елның июленә кадәр «Столица» телеканалында «Горожанка» ток-шоу, «Мәскәү-2009», «Шәһәр һәм кешеләр» программаларын алып бара.
2010 елның декабреннән 2011 елга кадәр — «Культура» телеканалында «Контекст» йомгаклау мәгълүмат-аналитик программасы җитәкчесе[3].
2011-2012 елларда — «Телеканал ТВ-3» ҖЧҖ программа департаментының документаль кино өлкән продюсеры[4].
Параллель рәвештә Рус православ чиркәвенең мәгълүмат агентлыгында эшли, анда төрле вакытта «Православ календаре» (РТР), «Рус караш» («Третий канал» белән берлектә) тапшырулар шеф-мөхәррире була, «Спас» телеканаллары өчен программалар төзүдә («Татьяна көне», «Фома», «Семинаристлар»), Коткаручы Христос Храмыннан гыйбадәтләрне турыдан-туры трансляцияләүне һәм Иерусалимнан Изге утны озатуны оештыруда катнаша.
«Россия-1», «Культура», «Первый канал» телеканаллары өчен төшерелгән 80 нән артык документаль фильмны булдыруга өлеш кертә, шул исәптән «Россия-1», «Культура», «Первый канал» телеканаллары өчен. «Патриарх юлы» (2009), «Чит җир» (2013), «Сугыш һәм мифлар» (2014), «Никита Михалков» (2015, сценарий авторы) һ.б. документаль фильмнар сценарие авторы[5].
«Рус караш» (шулай ук мәдәният бүлеге мөдире була), «Сәяси журнал», «Афиша» (аның бердәнбер материалы 2005 елның апрелендә Федор Хитрук белән интервью була)[6][7], «Esquire» журналларында басылып чыга.
2015 елның ноябрендә мәдәният министрлыгының кинематография департаменты җитәкчесенең киңәшчесе була (уен булмаган һәм анимацион фильмнарга дәүләт ярдәме бүлеге буенча)[8].
2016 елның октябреннән 2018 елның гыйнварына кадәр «Первый канал» АҖ социаль һәм публицистик программалар дирекциясе директоры урынбасары[9].
2018 елның 17 гыйнварыннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәр Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының кинематография департаменты җитәкчесе[10].
2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе мәдәният министры.
2022 елда Рус православ чиркәвенең II дәрәҗә Александр Невский Изге благоверный бөек кенәзе ордены белән бүләкләнә[11].
Гаилә
- Бабасы — Николай Михаил улы Любимов (1912—1992), совет тәрҗемәчесе, мемуарлар авторы.
- Әтисе — Борис Николай улы Любимов (1947), совет һәм Россия театр белгече һәм педагог, театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белеме кандидаты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы ректоры, Россия дәүләт академия Кече театрының сәнгать җитәкчесе урынбасары, ГИТИСның Россия театрының тарих кафедрасы мөдире[12].
- Әнисе — Мария Вадим кызы Шверубович (1949—2018)[13], актриса һәм театр белгече.
Ольганың әтисе ягыннан ата-бабалары арасында — Вологодск Губернаторы Михаил Николай улы Кормилицын (карт бабасының атасы) һәм Рязань Губернаторы Николай Аркадий улы Болдарев (карт бабасының әтисенең әтисе). Әнисе ягыннан театр эшлеклесе Вадим Василий улы Шверубовичның оныгы, актёрлар Василий Иван улы Качалов һәм Нина Николай кызы Литовцеваның оныкчыгы.
Кияүдә, ире — Евгений Александр улы Баранов, «Первый канал» журналисты һәм комментаторы (2006 елдан)[14].
Балалары — улы Никита һәм кызы Варвара.
Фильмография
Сценарий авторы:
- «Путь Патриарха» (2009)
- «Великая Пасха» (2011)
- «Столыпин. Выстрел в Россию. XX век» (2012)
- «Изборск. Путешествие во времени» (2012)
- «Чужая земля» (2013)
- «Ангелы с моря» (2013)[15]
- «Своя земля» (2014)[16]
- «Преподобный Сергий Радонежский» (2014)
- «Война и мифы» (2014)
- «Флаг. Символ преемственности» (2014)[17]
- «Никита Михалков» (2015) — автордаш
Искәрмәләр
- ↑ 3 канал — Телеведущие и журналисты. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020. Архивировано 22 февраль 2008 года.
- ↑ Ольга Любимова: Жизнь и смерть православного ТВ. www.pravmir.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020.
- ↑ Премьера. "Контекст". Культура (19 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2022. Архивировано 10 апрель 2020 года.
- ↑ Любимова Ольга Борисовна. Министерство культуры РФ (22 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ Биография нового министра культуры Ольги Любимовой. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020.
- ↑ Ответы. Федор Хитрук, режиссер. Афиша (11 апрель 2005).
- ↑ Хитрук! Спасибо, что живой. Православный мир (5 декабрь 2012).
- ↑ Ольга Любимова назначена и. о. руководителя департамента кинематографии Минкультуры. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020.
- ↑ В рамках 39-го ММКФ пройдёт IX питчинг дебютантов. Мир фестивалей (7 июнь 2017).
- ↑ Назначен новый руководитель департамента кинематографии Минкульта // Профисинема
- ↑ В Неделю сыропустную Предстоятель Русской Церкви совершил Литургию в Храме Христа Спасителя.
- ↑ Департамент кино Минкультуры возглавила автор православных фильмов // РБК
- ↑ Актриса «Современника» Мария Шверубович умерла на 69-м году жизни
- ↑ Человек Михалкова из театральной династии
- ↑ Ангелы с моря. Россия-1. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2022. Архивировано 25 февраль 2020 года.
- ↑ В Бурятию приехала съемочная группа Никиты Михалкова. Информ Полис.
- ↑ Д/ф «Флаг. Символ преемственности». История.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2020. Архивировано из оригинала 19 сентябрь 2020 года.
Сылтамалар
- Ольга Любимова Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы сайтында 2020 елның 6 февраль көнендә архивланган.