Денис Мантуров
Денис Валентинович Мантуров | |
---|---|
![]() | |
| |
14 май 2024 | |
Хөкүмәт башлыгы | Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Андрей Белоусов |
15 июль 2022 — 7 май 2024 (вазифалар башкаручы 7—14 май 2024) |
|
Хөкүмәт башлыгы | Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
21 май 2012 — 7 май 2024 (вазифа башкаручы: 2 февраль — 21 май 2012, 8—18 май 2018, 15—21 гыйнвар 2020, 7—14 май 2024) |
|
Хөкүмәт башлыгы |
Владимир Путин Виктор Зубков (вазифа башкаручы) Дмитрий Медведев Михаил Мишустин Андрей Белоусов (вазифалар башкаручы) Михаил Мишустин |
Президент | Владимир Путин |
Алдан килүче | Виктор Христенко |
Соңрак килүче | Антон Алиханов |
19 май 2008 — 2 февраль 2012 | |
11 сентябрь 2007 — 19 май 2008 | |
|
|
Туган | ССРБ, РСФСР, Мурманск |
Белеме |
1. Мәскәү дәүләт университеты 2. РАНХиГС |
Гыйльми дәрәҗәсе |
икътисад фәннәре кандидаты (1997) икътисад фәннәре докторы (2022) |
Бүләкләр | |
Хәрби хезмәт | |
Хәрби исем |
Класслы чин:![]() Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе |
Эш урыны |
Денис Валентинович Мантуров (рус. Денис Валентинович Мантуров, 1969 елның 23 феврале, ССРБ, РСФСР, Мурманск) — Россия Федерациясе дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры (2012 елның 21 маеннан — 2024), Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары (2024 елның 14 маеннан).
Мәскәү авиация институты профессоры (2011 елдан). Мәскәү дәүләт университетының социаль технологияләр кафедрасы мөдире. «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе күзәтүчеләр шурасы рәисе (2012 елның 22 ноябреннән). Икътисад фәннәре докторы (2022). Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле
1969 елның 23 февралендә Мурманск шәһәрендә туа. Әтисе Мурманск шәһәр комсомол комитетының беренче сәркатибе була.
«Социология» белгечлеге буенча М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын (1994).
1997 елда Мәскәү дәүләт университетында аспирантура тәмамлап, «Россия төбәкләрендә инвестиция эшчәнлегенә социаль-икътисадый анализ» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.
Мәскәү авиация институтында докторантурада укый (2000-2002).
«Юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (РАНХиГС) (2006) тәмамлый.
1990 еллар башында авиаташу белән шөгыльләнә торган Россия-Һиндстан уртак ширкәтендә эшли.
1993 елдан Улан-Удэ авиация заводыннан Ми-8 вертолетларын экспортлауда катнаша.
1998-2000 елларда «Улан-Удэ авиация заводы» ААҖ генераль директоры урынбасары.
2000-2001 елдан М. Л. Миль исемендәге Мәскәү вертолет заводы коммерция директоры.
2001-2003 елларда «Дәүләт инвестиция корпорациясе» (рус. ФГУП «Госинкор») рәисе урынбасары.
2003-2007 елларда «Оборонпром» берләшкән сәнәгать корпорациясе (рус. ОАО «ОПК «Оборонпром») генераль директоры.
11 сентябрь 2007 — 19 май 2008 — Россия Федерациясе сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары[1].
2008 елның 19 маеннан — сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары[2].
2011 елның 1 декабреннән Мәскәү авиация институтының «Икътисадый объектлар белән идарә итү системалары» кафедрасы профессоры. Россия Федерациясе Президенты патронатында булган идарәче кадрлар резервының «беренче йөзлегенә» керә.
2012 елның 2 февраленнән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын вакытлыча башкаручы[3], 2012 елның 21 маеннан Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры[4], 2018 елның 18 маенда һәм 2020 елның 21 гыйнварында әлеге вазифага кабаттан билгеләнә[5].
2012 елның 22 ноябреннән «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе (рус. Ростех) күзәтү шурасы рәисе[6].
2022 елның 27 маенда РАНХиГС-та «Сәнәгать сәясәтенең яңа моделен эшләү һәм гамәлгә ашыру теориясе һәм практикасы» темасына икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[7].
2022 елның 12 июленнән Россия Федерациясе вице-премьеры[8] — сәнәгать һәм сәүдә министры[9].
2022 елның 25 июленнән — Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе[10].
2024 елның 11 маенда Михаил Мишустин Дәүләт Думасы каравына хөкүмәтнең яңа составын кертә, беренче вице-премьер вазифасына Денис Мантуров кандидатурасын тәкъдим итә[11]. 13 майда Дәүләт Думасы бертавыштан Мантуровны бу постка раслый[12]. 14 майда РФ Президенты билгеләү турындагы указга кул куя[13]. Хөкүмәт Рәисе беренче урынбасары вазифасында Мантуровның төп бурычлары:

- Технологик үсеш өлкәсендә эшне координацияләү, милли технологик инициативаны гамәлгә ашыру, атом, ракета-космос, суднолар төзү, авиация һәм радиоэлектроника сәнәгатендә, дәүләт оборона заказында инновацион эшчәнлек нәтиҗәләрен кертү;
- Урал федераль округы составына кергән субъектларның социаль-икътисадый үсешен күзәтү;
- Сәнәгать, техник җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләрен тикшереп тору, үсеш программаларын үтәү;
- Федераль башкарма хакимият органнары эшчәнлеген координацияләү:
- Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы;
- Дәүләт резервлары буенча федераль агентлык;
- Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык;
- Интеллектуаль милек федераль хезмәте;
- Россия эксперт үзәге;
- Роскосмос;
- Росатом (корпорациянең дәүләт оборона заказында, оборона һәм ракета-космик сәнәгатен үстерү программаларында катнашуы);
- Яңа технологияләрне эшләү һәм коммерцияләштерү үзәген үстерү фонды[14].
Гаилә
- Хатыны
Наталья Евгеньевна Мантурова (кыз фамилиясе Кисель; 1969) — пластик хирург. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, Н. И. Пирогов исемендәге ФГАОУ ВО РНИМУ-ның пластик һәм реконструктив хирургия, косметология һәм күзәнәк технологияләре кафедрасы мөдире; медицина фәннәре докторы, югары категорияле табиб, «Россия пластик, реконструктив һәм эстетик хирурглар җәмгыяте» президенты, эстетик медицина җәмгыяте әгъзасы, ISAPS әгъзасы, «Пластик хирургия һәм эстетик медицина» журналының баш мөхәррире, Россия Федерациясенең атказанган табибы. «Ланцетъ» пластик хирургия клиникасына һәм «Русская красавица» эстетик медицина үзәгенә нигез салучы һәм хуҗасы[15][16][17][18][19].
- Балалары
Ике баласы бар. Улы -— Евгений (19.5.1998) МГИМОның халыкара икътисади мөнәсәбәтләр факультетында укый[20]. Кызы — Леонела (6.3.1995) МДУның социология факультетын тәмамлаган[21][19].
- Әти-әнисе
Әтисе-Валентин Иванович Мантуров (1938—2019). Диңгезчелек училищесын тәмамлый. Мурманск шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, ВЛКСМ шәһәр комитетының беренче сәркатибе булып эшли. Соңрак сәүдә вәкиллеге линиясе һәм дипломатик линия буенча Һиндстанда, АКШ һәм Шри-Ланкада эшли. Тышкы сәүдә академиясен тәмамлый. 1980 елларда БМО каршындагы СССР вәкиллеген җитәкли. Әнисе Тамара Федоровна Мантурова (1936).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2007 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены[22];
- 2008 — Дуслык ордены (Россия Федерациясе)[23];
- 2009 — Почёт ордены (Россия Федерациясе)[24];
- 2010 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау кәгазе[25].
- 2013 — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены[26] — илнең оборона сәләтен ныгытуга, яңа махсус техника уйлап табуга һәм булдыруга керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен.
- 2017 — III дәрәҗә Изге кенәз Даниил Московский ордены (Россия православие чиркәве)[27].
- 2019 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәхмәте — сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[28].
- 2020 — «Карелия Республикасы алдындагы казанышлар өчен» медале — Карелия Республикасы һәм аның халкы алдындагы казанышлары, республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм Карелия Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча дәүләт комиссиясе составында актив эшләве өчен[29].
- Италия Йолдызы орденының Олы хач кавалеры (2020 елның 28 мае, Италия); 2022 елның 9 маенда Италия Президенты Серджо Маттарелла Указы белән бу бълщккщ «лаексыз» дип табыла һәм мәхрүм ителә)[30].
- Казанышлар ордены йолдызы белән Командор хачы (2021 елның 7 июле, Венгрия)[31]. «Дустлик» ордены (2022 елның 29 августы, Үзбәкстан) — дәүләтләр арасында күппланлы һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне һәрьяклап үстерүгә зур өлеш керткәне, партнерлык элемтәләрен алга таба тирәнәйтүдә, сәяси-дипломатик, сәүдә-икътисадый, инвестицион, мәгариф, фәнни-техник һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүдә, илебездә эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла торган кардиналь реформаларга һәм демократик үзгәртеп коруларга, Глобаль һәм Үзбәкстанның төбәк инициативалары, шулай ук халыкларыбыз арасында дуслык һәм үзара аңлашу бәйләнешен алга таба ныгыту буенча нәтиҗәле тырышлыклары өчен[32].
Искәрмәләр
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 11.09.2007 г. № 1217-р «О заместителе Министра промышленности и энергетики Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 19.05.2008 г. № 700-р «О заместителе Министра промышленности и торговли Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Исполнять обязанности главы Минпромторга РФ будет замминистра Мантуров . Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2012. Архивировано 5 февраль 2012 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.05.2012 г. № 654 «О Министре промышленности и торговли Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 18.05.2018 г. № 239 «О Министре промышленности и торговли Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Денис Мантуров возглавил наблюдательный совет «Ростехнологий» — Татьяна Зыкова — Российская газета . Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2014. Архивировано 2 февраль 2014 года.
- ↑ Telegram: Contact @Svoidanash
- ↑ Путин ввел новую должность в правительстве
- ↑ Мишустин яңа вице-премьер вазифасына Мантуров кандидатурасын Думага кертте. Татар-информ, 13.07.2022
- ↑ Путин назначил Мантурова председателем коллегии ВПК
- ↑ О чем говорит новая конфигурация российского правительства . РБК (11 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
- ↑ Госдума утвердила Мантурова первым вице-премьером . РИА Новости (13 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб . kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Михаил Мишустин утвердил распределение обязанностей между вице-премьерами . government.ru (17 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
- ↑ Жена нового министра промышленности открыла клинику за $1,5 миллиона / Sobesednik.ru, 14 июня 2012 . Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2020. Архивировано 19 июнь 2012 года.
- ↑ Мантурова Наталья Евгеньевна / pscommission.ru . Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2020. Архивировано 24 сентябрь 2020 года.
- ↑ Институт пластической хирургии и косметологии. Мантурова Наталья Евгеньевна / iphk.ru . Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2020. Архивировано 29 октябрь 2020 года.
- ↑ Клиника аппаратной, инъекционной косметологии и космецевтики «Ланцетъ-Центр». Мантурова Наталья Евгеньевна / delight-lancette.ru . Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2020. Архивировано 23 сентябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 ЭНЦИКЛОПЕДИЯ. Мантуров, Денис Валентинович / ТАСС . Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2020. Архивировано 13 декабрь 2019 года.
- ↑ Студент Евгений Мантуров — чемпион Европы по практической стрельбе / mgimo.ru
- ↑ Справка: Мантуров Денис Валентинович . Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2014. Архивировано 8 апрель 2014 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации № 108 (?) от 31.07.2007
- ↑ Указ Президента Российской Федерации № 570 от 24.04.2008
- ↑ Указ Президента Российской Федерации № 1428 от 11.12.2009
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации № 388-р от 23.03.2010 . Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2012. Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 02.02.2013 г. № 50 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 февраль 2017 года.
- ↑ В Крестопоклонную Неделю Предстоятель Русской Церкви освятил храм в честь святителя Иова, Патриарха Московского, в российской столице . Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2017. Архивировано 9 март 2022 года.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 28.02.2019 г. № 345-р «Об объявлении благодарности Правительства Российской Федерации Мантурову Д. В.» Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Указ Главы Республики Карелия от 8 июня 2020 года № 58 «О награждении государственными наградами Республики Карелия»
- ↑ DECRETO DEL PRESIDENTE DELLA REPUBBLICA 9 maggio 2022 . Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2022. Архивировано 30 май 2022 года.
- ↑ Мантуров получил высшую госнаграду Венгрии за поставки "Спутника V" . Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2021. Архивировано 7 июль 2021 года.
- ↑ Указ Президента Республики Узбекистан от 29 августа 2022 года "О награждении группы иностранных граждан в связи с 31-й годовщиной государственной независимости Республики Узбекистан "
Сылтамалар
- Мантуров Денис Валентинович. Биография. 2016 елның 2 май көнендә архивланган. РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты.
- Мантуров Денис Валентинович. РИА Новости, 23.11.2012
- Андрей Угланов. Почём нынче игрушки для папуасов. «Аргументы Недели», 17.05.2012
- Калыплар:Бүләкләр
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалерлары
- Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары
- Почет ордены кавалерлары
- I дәрәҗә П. А. Столыпин медале белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Русия Федерациясе атказанган икътисадчылары
- Мәскәү дәүләт университеты укытучылары
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча икътисадчылар
- ССРБ сәясәтчеләре
- ССРБ икътисадчылары
- Русия сәясәтчеләре
- Русия икътисадчылары
- Әлифба буенча галимнәр
- Юристлар
- Хокук белгечләре
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Россия хөкүмәте әгъзалары
- Россия Федерациясе хөкүмәте министрлары
- "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Вуз укытучылары