Фальков Валерий Николаевич

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Валерий Николаевич Фальков
Valery Falkov govru.png
Флаг
Россия Федерациясе
Фән һәм югары белем министры
Флаг
21 январь 2020
((в.б.) 7—13 май 2024)
Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин
Андрей Белоусов (в.б.)
Михаил Мишустин
Президент Владимир Путин
Алдан килүче Михаил Котюков
Флаг
Төмән дәүләт университеты ректоры
((в.б.) октябрь 2012 — 21 март 2013)
Флаг
21 марта 2013 — 21 января 2020
Алдан килүче Геннадий Чеботарёв
Соңрак килүче Иван Романчук
Флаг
Төмән өлкә Думасы депутаты
Флаг
18 сентябрь 2016 ел — 21 январь 2020 ел
Флаг
Төмән өлкә Думасы депутаты
Флаг
2013 — 2016

Туган Төмән, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Фирка Бердәм Россия
Белеме Төмән дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗәсе юридик фәннәр кандидаты, доцент
Һөнәре юрист
Эшчәнлеге сясәтче
Фәнни эшчәнлек
Фәнни өлкә юриспруденция
Эш урыны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы

Вале́рий Никола́евич Фалько́в (1978 елның 18 октябре, Төмән, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры (2024 елның 7-13 маеннан министр вазифаларын башкаручы). Галим-юрист.

2013—2020 елларда Төмән дәүләт университеты ректоры.

Валерий Фальков 1978 елның 18 октябрендә Төмән шәһәрендә туа.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән өлкәсенең Казан районы Казан авылында Новоселово урта мәктәбен тәмамлый.

1995 елда Төмән дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, 2000 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча дәүләт һәм хокук институтын тәмамлый. Аспирантурага укырга керә һәм 2003 елның маенда вакытыннан алда тәмамлый, «Россия Федерациясендә сайлау алды агитациясен хокукый җайга салуны камилләштерү» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе Г. Н. Чеботарев)[1].

Фәнни-административ эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003—2007 елларда Төмән дәүләт университетының конституцион һәм муниципаль хокук кафедрасы мөдире урынбасары, 2007 доцент гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

2007 елның мартыннан ноябренә кадәр Төмән дәүләт университетының Дәүләт һәм хокук институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары.

2007—2011 елларда Валерий Фальков Төмән дәүләт университетының өстәмә белем һәм филиаллар буенча проректоры, 2011 елдан 2012 елның мартына кадәр университетның Хокук, икътисад һәм идарә институты директоры.

2009—2011 елларда Төмән өлкәсенең Яшь галимнәр һәм белгечләр советы рәисе итеп сайлана (2011 елда Совет Россиядә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе дип таныла).

2012 елның октябреннән 2013 елның апреленә кадәр Валерий Фальков Төмән дәүләт университеты ректоры вазифаларын башкаручы. 2013 елның 21 мартында хезмәт коллективы конференциясендә университет ректоры итеп сайлана. 2018 елның 17 апреленнән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының Аттестация комиссиясе карары нигезендә ректор итеп билгеләнә һәм 2020 елга кадәр бу вазифада хезмәт итә[2].

2015 елның 30 апрелендә Валерий Фальков Төмән өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советы рәисе итеп сайлана. Россия Федерациясе Югары уку йортларының юридик белем бирү буенча укыту-методик берләшмәсе Президиумы әгъзасы.

«Төмән төбәге перспективалары: яңа индустрияләр һәм кадрлар потенциалы» белем бирү программасын җитәкли, ул Төмән өлкәсе губернаторы заказы буенча Төмән дәүләт университеты белән хезмәттәшлектә «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе тарафыннан эшли башлый.

2020 елның 21 гыйнварында Михаил Мишустин Хөкүмәтендә Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министры итеп билгеләнә.

2024 елның 14 маенда Валерий Фальков Дәүләт Думасы тарафыннан Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министры вазифасына яңадан раслана[3], шул ук көнне Россия Федерациясе Президенты вазифага билгеләнү турында указ имзалый[4].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән төбәгендә сәләтле балаларны эзләү һәм үстерүгә ярдәм итү системасын формалаштыру максатында мәктәп укучылары өчен «Менделеев» төбәкара күппрофильле олимпиадасын үткәрергә тәкъдим итүче һәм оештыручысы була.

2012 елның мартыннан «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе урынбасары, ассоциациянең Төмән шәһәр бүлеге рәисе.

2006—2013 елларда Төмән өлкәсе сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы.

2013—2016 елларда VI чакырылыш Төмән шәһәр Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы, Төмән шәһәр Думасының шәһәр төзелеше һәм җир мөнәсәбәтләре буенча Даими комиссиясе рәисе. 2016 елның 18 сентябреннән 2020 елның 21 гыйнварынача 17 нче бер мандатлы сайлау округы буенча Төмән өлкә Думасы депутаты.

2020 елда Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемгә кергән[5].

«Тобольск һәм барлык Себер» (рус. «Тобольск и вся Сибирь») альманахының редакция советы рәисе.

Төмән өлкәсендә гражданнарны хокукый агарту буенча «Хокукның ачык мәктәбе» (рус. «Открытая школа права») проекты инициаторы.

2014 елдан Россия Федерациясе Президенты химаясындагы идарәче кадрлар резервы исемлегенә керә.

2015 елның июненнән Төмән өлкәсенең кадрлар ихтыяҗларын мониторинглау һәм фаразлау буенча эксперт советына керә.

2018 елның 25 декабреннән Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Фән һәм мәгариф советы составы әгъзасы[6].

2024 елның 27 декабрендә Россия Федерациясе Президентының 27.12.2024 № 1120 «Тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия мәсьәләләре» Указы нигезендә тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия президиумы составына кертелә[7].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының (2003) һәм Төмән өлкәсе губернаторының (2008) Мактау грамотасы.
  • Төмән өлкәсе губернаторының Рәхмәте (2008).
  • Төмән өлкә Думасының Мактау күкрәк билгесе (2009).
  • Төмән өлкәсенең «Ел юристы — 2014» югары премия лауреаты.
  • Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рәхмәте (2015).
  • Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты Рәхмәте (2015).
  • Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисенең Рәхмәте (2017).
  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2024)[8].
  1. Просмотр документа — dlib.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2020. Архивировано 25 февраль 2020 года.
  2. Приказ от 10 апреля 2018 г. № 12-07-03/50. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020. Архивировано 13 гыйнвар 2021 года.
  3. Госдума утвердила Фалькова министром науки и высшего образования. РИА «Новости» (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 0204.
  4. Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  5. Источник. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020. Архивировано 28 август 2020 года.
  6. См. Указ Президента Российской Федерации от 25.12.2018 № 748 «О внесении изменений в состав Совета при Президенте Российской Федерации по науке и образованию и в состав президиума этого Совета, утверждённые Указом Президента Российской Федерации от 16 ноября 2017 г. № 550» Архивная копия от 12 гыйнвар 2021 на Wayback Machine
  7. Указ Президента Российской Федерации от 27.12.2024 № 1120 ∙ Официальное опубликование правовых актов. publication.pravo.gov.ru (27 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2024.
  8. Фальков Валерий Николаевич. minobrnauki.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2025.