Оксана Лут
Оксана Николай кызы Лут (рус. Оксана Николаевна Лут; 1979 елның 25 феврале, Мәскәү) — Россия дәүләт эшлеклесе. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры (2024 елның 14 маеннан)[1].
2018 елның июленнән 2021 елның декабренә кадәр авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкара, 2021 елның 30 декабреннән авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары[2].
III класслы Россия Федерациясе хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2023)[3].
Тәрҗемәи хәле
Оксана Лут 1979 елның 25 февралендә Мәскәүдә туа[2].
2001 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы Финанс академиясен «финанс һәм кредит» белгечлеге буенча тәмамлый[4].
1999 елның апреленнән 2000 елның августына кадәр банк оешмаларында төрле вазифаларда хезмәт итә[2].
2000 елның сентябреннән 2003 елның апреленә кадәр банк эш органнары Башкарма секретариатының кредит һәм перспектив продуктлар бүлеге икътисадчысы, «Альфа-банк» ачык акционерлык җәмгыятенең Региональ эшмәкәрлекне кредитлау идарәсе карамагындагы банкларның кредит эшмәкәрлеген үстерү бүлеге өлкән икътисадчысы.
2003 елның апреленнән 2010 елның гыйнварына кадәр Оксана Лут баш икътисадчы, тармакара корпоратив эшмәкәрлекне үстерү идарәсе менеджеры; Корпоратив блокның Клиентлар белән эшләү буенча икенче идарәсенең идарәче директоры; Инвестиция блогының Инвестиция эшләре һәм хезмәт күрсәтүләре идарәсенең идарәче директоры; Икенче корпоратив блокның Эре клиентлары белән эшләү буенча өченче идарәнең идарәче директоры; «ВТБ банкы» ачык акционерлык җәмгыятенең Төзелеш проектлары департаментының Төзелеш проектларын финанслауны оештыру идарәсенең идарәче директоры[3].
2010 елның гыйнварыннан октябрь аена кадәр Инвестиция программалары департаменты идарәсе башлыгы; «Ростехнология» дәүләт корпорациясенең Инвестиция проектлары департаментының профильле булмаган активлар хезмәте башлыгы.
2010 елның октябре — 2018 елның июле — Клиентлар белән эшләүне оештыру департаменты директоры; Корпоратив эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры; Эре бизнес департаменты директоры; «Россельхозбанк» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары.
2018 елның 13 июленнән 2021 елның декабренә кадәр Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары[4].
2021 елның 30 декабреннән Оксана Лут Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары[2]. Ул бу вазифада Джамбулат Хатуовны алмаштыра[5].
2024 елның 30 декабрендә Россия Федерациясе премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры вазифасына Оксана Лутны тәкъдим итә[6]. 14 майда Дәүләт думасы аның кандидатурасын раслый[7], шул ук көнне Россия Федерациясе Президенты Оксана Лутны министр вазифасына билгеләү турындагы фәрманны имзалый[8].
Шәхси тормышы
Оксана Лут кияүдә. Тормыш иптәше — Андрей Лебедев, юрист. Өч бала тәрбияли[9].
Фикерләр
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең матбугат хезмәте сәркатибе Борис Беляков сүзләренчә, «министрлык җитәкчесе вазифасын башкару өчен кирәкле белемнәргә һәм компетенцияләргә ия»[6].
Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин Оксана Лутның авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары вазифасындагы казанышларын билгеләп үтә һәм аның министр вазифасына тәкъдим ителүе мантыйкый адым булып тора, дигән фикер белдерә[10].
Дәүләт һәм ведомство бүләкләре
Искәрмәләр
- ↑ Постановление Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации от 14.05.2024 № 6077-8 ГД "Об утверждении Лут Оксаны Николаевны Министром сельского хозяйства Российской Федерации". Официальное опубликование правовых актов (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ 1 2 3 4 5 Лут Оксана Николаевна (рус.). Министерство сельского хозяйства Российской Федерации (20 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ 1 2 Что известно об Оксане Лут. ТАСС (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ 1 2 Оксана Лут: биография (рус.). Росконгресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ 1 2 Мишустин предложил замглавы Минсельхоза Оксану Лут на пост руководителя ведомства (рус.). TACC (11 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Госдума утвердила Оксану Лут на должность главы Минсельхоза. РИА Новости (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Оксана Лут. 24СМИ. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Володин назвал логичным предложение Лут на должность главы Минсельхоза. РИА Новости (12 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.10.2021 г. № 596 О награждении государственными наградами Российской Федерации. kremlin.ru (25 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
Сылтамалар
- Биография Оксаны Лут на сайте издания Коммерсантъ.
- Биография Оксаны Лут на сайте ТАСС.