Ирек Фәйзуллин

Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин (рус. Файзу́ллин, И́рек Энва́рович) — Россия дәүләт эшлеклесе, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (2010–2020). 2020 елның 22 гыйнварыннан 10 ноябренә кадәр ― Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары, 2020 елның 10 ноябреннән ― Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры[1][2][3][4][5]. Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең (2021) атказанган төзүчесе.

Фәйзуллинның дүрт еллык министрлык эшчәнлеге уңышлы дип таныла һәм 2024 елның маенда РФ Хөкүмәтенең яңа составын формалаштырганда федераль министр вазифасына кабаттан раслана.

Тәрҗемәи хәле

1985 елда Ирек Фәйзуллин «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзүчеләр институтын тәмамлый; икътисад фәннәре кандидаты, доцент.

1985–1989 елларда — Казан инженер-төзүчеләр институтының металл конструкцияләр һәм корылмаларны сынау кафедрасы инженеры, өлкән инженеры.

1989–1993 елларда — «Татстройпроект» проект-төзелеш оешмасының баш инженеры, директоры.

1993–1995 елларда — «Татстройпроект» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе.

1995–1997 елларда — «Казстройдекор» ябык акционерлык идарәсе рәисе.

1997–2002 елларда — «Татавтодор» оешмасы башлыгының беренче урынбасары.

2002 елдан 2005 елга кадәр — «Татинвестгражданпроект» дәүләт баш территориаль проект-эзләнү фәнни-җитештерү фирмасы генераль директоры.

2005–2010 елларда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Татарстан Республикасының баш архитекторы, «Татинвестгражданпроект» оешмасы генераль директоры.

2010–2020 елларда Фәйзуллин Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры була, Татарстан Республикасының баш архитекторы вазифаларын башкара.

2020 елда — РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары — РФдә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы (штабы) рәисе урынбасары[3].

2020 елның 10 ноябрендә Россия Президенты Указы белән Фәйзуллин Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына билгеләнә. 2024 елның 14 маенда Дәүләт Думасы тарафыннан әлеге вазифага яңадан раслана[6], шул ук көнне президент Путин билгеләү турындагы указга кул куя[3][7].

2020 елдан Фәйзуллин — «Россия тимер юллары» ААҖ директорлар советы әгъзасы[3][8].

Россиянең мотоцикл спорты федерациясе попечительләр советы рәисе урынбасары булып тора[3].

Гаиләсе

Ирек Фәйзуллин өйләнгән, кызы һәм улы бар.

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2014Дуслык ордены (РФ);
  • 2020«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены[9];
  • 2021 — Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе[10];
  • 2024 — «Дагыстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән өчен» медале (2024 елның 13 сентябре) — Дагыстан Республикасының икътисадый потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән һәм дәүләт эшчәнлегендәге казанышлары өчен[11];
  • 2024 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау кәгазе (2024 елның 2 октябре) — 2023 елда Санкт-Петербург шәһәрендә III Халыкара төзелеш чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен[12].

Искәрмәләр

  1. РФ Төзелеш министрлыгы сайты, archived from the original on 2020-11-16, retrieved 2020-11-11 
  2. ТАСС. Файзуллин назначен врио главы Минстроя (2020-11-09). 9 ноябрь 2020 тикшерелде.
  3. 1 2 3 4 5 Энциклопедия ТАСС, 2024. Файзуллин, Ирек Энварович. Министр строительства и жилищно-коммунального хозяйства РФ
  4. РБК. Изменения в правительстве. Что известно про новых кандидатов в министры (2020-11-09). 9 ноябрь 2020 тикшерелде.
  5. Комсомольская правда. Экс-министр Татарстана Ирек Файзуллин выдвинут на пост главы Минстроя РФ (2020-11-09). 9 ноябрь 2020 тикшерелде.
  6. Госдума утвердила Файзуллина на пост министра строительства и ЖКХ. РИА "Новости" (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  7. Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  8. Совет директоров ОАО «РЖД»
  9. Минниханов назначил бывшего зама Ирека Файзуллина новым главой Минстроя Татарстана. tnv.ru [рус.]
  10. Путин присвоил Иреку Файзуллину звание заслуженного строителя России. tatar-inform.ru, 26.10.2021
  11. Указ Главы Республики Дагестан от 13 сентября 2024 года № 115 «О награждении медалью «За вклад в социально-экономическое развитие Республики Дагестан» Файзуллина И.Э.» Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2024. Архивировано 21 сентябрь 2024 года.
  12. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 02.10.2024 г. № 2733-р "О поощрении Правительством Российской Федерации"

Тема буенча өстәмә