Рәис Миңнеханов

Рәис Нургали улы Миңнеханов (рус. Раис Нургалиевич Минниханов; 8 июнь 1961, Борчаклы Яз, Айдар авыл җирлеге[d], Саба районы, ТАССР[d], СССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы (1999 елдан бүгенге көнгә кадәр). Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге лауреаты (2003).

Тәрҗемәи хәле

Рәис Нургали улы Миңнеханов 1961 елның 8 июнендә Татарстан АССРның Теләче районы, Борчаклы Яз авылында туа[1][2].

1978 елда берничә ай Саба районы Лесхоз бистәсендәге Саба урман сәнәгате хуҗалыгында эшче булып эшли, шуннан соң М. Горький исемендәге Мари политехника институтына укырга керә. 1983 елда әлеге уку йортын «урман хуҗалыгы» белгечлеге буенча тәмамлап, урман хуҗалыгы инженеры квалификациясен ала[3][4].

1983 елдан Саба урман сәнәгате хуҗалыгында (леспромхоз) эшли: башта агач әзерләү остасы (1983—1984), аннары Сабабаш урманчылыгында урманчы ярдәмчесе (1984) була.

1984—1985 елларда — Кукмара районың Лубян эксперименталь агач кисү-эшкәртү заводы директоры, 1985—1986 елларда — Лубян урман пункты начальнигы.

1986 елдан кабат Саба урман сәнәгате хуҗалыгына эшкә кайта, анда материаль-техник тәэминат бүлеге начальнигы, соңрак Мишәбаш урманчылыгы урманчысы (1986—1990) булып хезмәт итә[1].

1990—1999 елларда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Саба урман хуҗалыгы директоры вазифасын башкара[1]. Авыл хуҗалыгын алып бару буенча хезмәтләр авторы[1].

2001 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[2].

1999—2004 елларда — 55 нче санлы Саба район административ-территориаль сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының II чакырылыш халык депутаты[1][5].

1999 елның 3 ноябрендә Саба районы администрациясе башлыгы вазифасына билгеләнә һәм, бер үк вакытта, район Халык депутатлары советы рәисе вазифасына керешә. Бу вазифаларны ул 2005 елның 31 декабренә кадәр башкара[1].

2006 елның 1 гыйнварыннан 2025 елга кадәр — Саба муниципаль районы башлыгы һәм Саба муниципаль районы Советы рәисе[4]. Ул 2 нче санлы Саба сайлау округыннан Саба муниципаль районы Советы депутаты[6], «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы һәм муниципаль берәмлектәге партия бүлекчәсе секретаре[7]. Миңнеханов җитәкчелек иткән еллардагы районның социаль-икътисади күрсәткечләре канәгатьләнерлек түгел дип бәяләнә[8].

2025 елның сентябрендә Рәис Миңнеханов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Россия
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2009 ел) — ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[10]. Президент сараендагы тантанада Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев тарафыннан тапшырыла[11];
  • «Россия дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзына 100 ел» юбилей билгесе (2018)[12];
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[13];
  • «Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале (2002);
  • «Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе (1995)[13];
  • Дуслык ордены (21 апреля 2026)[14].
undefined
Татарстан
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2021) — районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[15]. Президент сараендагы тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов тарафыннан тапшырыла)[16];
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2011)[17];
  • «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале (2016) — җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары, Саба муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен)[18];
  • Татарстан Республикасының атказанган урманчысы (1997)[1][2].
  • Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (2003 ел)[2][13];
  • «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2009)[19];
  • Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2003 ел)[1][20];
  • Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесенең Рәхмәт хаты (2000);
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2015, 2016)[21][22];
  • «Дуслык» ордены (2026)[23].

Шәхси тормышы

Әтисе — Нургали Миңнехан улы Нургалиев (1930—2001), әнисе — Васига Мөбәрәкҗан кызы (1931 елда туган)[24][25]. Ике ир туганы[26]: Рифкать (1955 елда туган)[27], Рөстәм (1957 елда туган)[28].

Автоспорт белән шөгыльләнә[29], ул — Россиянең спорт мастеры[30].

Хатыны — Гөлсем Вәли кызы (1963 елда туган), Мишә авыл башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык һәм салымнар буенча белгече[31], «Фидакарь хезмәт өчен» медале кавалеры (2018)[32].

Уллары — Азат (1985 елда туган), Нияз (1991 елда туган)[31]. Икесе дә эшмәкәрлек белән актив шөгыльләнә, транспортка техник хезмәт күрсәтү һәм автоташулардан башлап, күчемсез милек белән идарә итүгә һәм шампиньон үстерүгә кадәрге төрле эшчәнлек өлкәләрендәге Татарстан ширкәтләрендә өлешләре бар. Өстәвенә, берничә фирмалары әтиләре җитәкләгән районда урнашкан[33][34]. Мишә авыл җирлеге депутаты Азат Миңнеханов, шул ук вакытта, «Саба урман хуҗалыгы» фирмасының коммерция директоры вазифасын да үти[35]. 2018 елда бу оешма урман утырту буенча сатулашуларда «Саба урманнары» ширкәте белән картель килешүендә гаепләнеп, Федераль монополиягә каршы хезмәт карары нигезендә гаепле дип табыла[36].

Сайланма библиография

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Хасанов, 2008
  2. 1 2 3 4 Гилязов, 2016
  3. Валеева и др., 2005
  4. 1 2 Минниханов Раис Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
  5. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан. Второй созыв (1999—2004 гг.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 1 апрель 2025 года.
  6. Заседание Совета Сабинского муниципального района. Совет муниципальных образований Республики Татарстан (8 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 26 гыйнвар 2025 года.
  7. Минниханов Раис Нургалиевич. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 12 декабрь 2024 года.
  8. Район под руководством Минниханова упал в социально-экономическом рейтинге. Регнум (4 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2022. Архивировано 12 апрель 2022 года.
  9. Глав 18 районов Татарстана избрали сегодня. 2 октябрь 2025 тикшерелде.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 06.05.2009 г. № 505 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (6 май 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022.
  11. Сергей Семеркин. В Казанском Кремле вручили государственные награды РФ и РТ. Татар-информ (2 ноябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022.
  12. Минниханов Раис Нургалиевич — Татцентр.ру. 2 октябрь 2025 тикшерелде.
  13. 1 2 3 Минниханов Раис Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
  14. Указ о награждении государственными наградами (2026-04-21). 22 апрель 2026 тикшерелде.
  15. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (15 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022.
  16. Рустам Минниханов на вручении государственных наград: Мы последовательно поддерживаем курс на качественное улучшение жизни граждан, строительство могучей, обновленной России. Президент Республики Татарстан (12 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 20 декабрь 2021 года.
  17. Минниханов Раис Нургалиевич. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022.
  18. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (9 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 11 апрель 2022 года.
  19. Минниханов Раис Нургалиевич глава Сабинского муниципального района РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
  20. О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2003 года в области науки и техники. Президент Республики Татарстан (15 декабрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2021. Архивировано 13 декабрь 2021 года.
  21. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (8 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 11 апрель 2022 года.
  22. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (7 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 11 апрель 2022 года.
  23. Рөстәм Миңнеханов Россия Көнендә дәүләт бүләкләре тапшырды. vatantat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
  24. Ахмадиева и др., 2019
  25. Альфред Мухаметрахимов. «Не думал даже, что наш малай Рустам станет президентом». Открытие мечети в родном селе братьев Миннихановых: начальник ГИБДД вспомнил детство, а глава республики выпил чаю в доме, где родился. Бизнес Online (5 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
  26. «Он знает жизнь»: 17 мгновений весны Рустама Минниханова. Бизнес Online (28 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 13 май 2022 года.
  27. Минниханов Рифкат Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
  28. Минниханов Рустам Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 29 ноябрь 2024 года.
  29. Минниханов рулит! Как глава Татарстана совмещает работу с автогонками. 29 декабрь 2025 тикшерелде.
  30. Раис Минниханов. Федерация автомобильного спорта Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2022. Архивировано 30 июль 2021 года.
  31. 1 2 Минниханов Раис Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
  32. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (19 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 11 апрель 2022 года.
  33. Анастасия Степанова. Активы Миннихановых: куда ведут бизнес-связи и на чём зарабатывают дети? Регнум (27 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
  34. Асхат Идиятуллин. В «Алабугу» по грибы: Нияз Минниханов и Ко накормят Россию шампиньонами. Бизнес Online (7 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 11 апрель 2022 года.
  35. Владимир Дергачев. ФАС возбудила дело против связанной с племянником главы Татарстана фирмы. РБК (29 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022. Архивировано 12 июнь 2021 года.
  36. Решение №АР-05/12905 Решение по делу № 05-189/2018 от 24 сентября 2020 г. Федеральная антимонопольная служба (24 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2022.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр