Аяз Шәфигуллин

Аяз Әдип улы Шәфигуллин (рус. Шафигуллин Аяз Адипович; 18 гыйнвар 1972, Яссы Тугай, Татарстан) — дәүләт эшлеклесе. Ютазы муниципаль районы башлыгы (2023 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы[4][5].

Тәрҗемәи хәле

Аяз Шәфигуллин 1972 елның 18 гыйнварында Татарстан АССРның Баулы районы Яссы-Тугай авылында туа.

1994 елда Мәскәү дәүләт аграр-инженерлык университетын тәмамлый[6].

Хезмәт юлы

Югары уку йортын тәмамлагач, 1994 елда «Уңыш» җаваплыгы чикләнгән ширкәтлекнең баш инженеры булып эшли.

1996 елдан — «Уңыш» хуҗалыгы рәисе.

2000—2001 елларда — Ютазы районының Объектларны эксплуатацияләү һәм хезмәтләр күрсәтү идарәсе башлыгы[7].

2003 елның июленнән декабрь аена кадәр «Ютазы авыл хуҗалыгы техникасы» ААҖ башкарма директоры вазифасын башкара.

Аяз Шәфигуллин 2003 елдан «Уңыш» башлыгы вазыйфаларын башкаручы, 2004 елдан башлыгы булып эшли[8].

2017 елның декабрендә Татарстан Республикасы Ютазы районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2019 елның 19 сентябрендә Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара[9].

2019—2020 елларда — Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе[10].

2023 елның 23 сентябрендә, IV чакырылыш Ютазы районы депутатлар советының беренче утырышында, Аяз Шәфигуллин Ютазы муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[11]. Вазифада 2025 елга кадәр эшли.

Дәүләт эшлеклесе 2025 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасының Ютазы районы башлыгы сайлауларында җиңү яулый[12] һәм яңадан район башлыгы вазифасына билгеләнә.

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Улы һәм кызы бар[13].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022)[14].

Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Мактау грамотасы (2026)[15].

Искәрмәләр

  1. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович / Партия «Единая Россия»
  2. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович (рус.). Избиратель - Депутат. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  3. ↑ Глава Ютазинского муниципального района Аяз Адипович Шафигуллин награждён Медалью «За доблестный труд» (ингл.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  4. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович / Партия «Единая Россия»
  5. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович (рус.). Избиратель - Депутат. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  6. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович — Татцентр.ру. 30 сентябрь 2025 тикшерелде.
  7. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович глава Ютазинского района РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  8. ↑ Аяз Шафигуллин биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  9. ↑ Аяз Шәфигуллин Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак, archived from the original on 2021-04-14, retrieved 2021-04-14 
  10. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. 30 сентябрь 2025 тикшерелде.
  11. ↑ Аяз Шафигуллин — Ютазы районы башлыгы, archived from the original on 2021-04-14, retrieved 2021-04-14 
  12. ↑ В Татарстане избрали глав еще 18 районов республики (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  13. ↑ Шафигуллин Аяз Адипович (рус.). yutazy.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  14. ↑ Глава Ютазинского муниципального района Аяз Адипович Шафигуллин награждён Медалью «За доблестный труд» (ингл.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  15. ↑ Плодотворное взаимодействие работает на результат. Роза Искандер, «Ютазинская новь», 10.09.2026. Тикшерү көне: 02.10.2026. [рус.]

Сылтамалар