Беляев Радмир Илдар улы

Радмир Илдар улы Беляев (рус. Радмир Ильдарович Беляев; 11 июнь 1987, Яр Чаллы, Татарстан АССР) — Россия муниципаль хезмәткәре, Татарстанның Менделеевск муниципаль районы башлыгы (2022—2025)[1], Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры (2025 елның 22 сентябреннән)[2][3].

Тормыш юлы

Радмир Илдар улы Беляев 1987 елның 11 июнендә ТАССРның Яр Чаллы шәһәрендә туган.

Белеме

Хезмәт юлы

2007—2009 елларда «Шәһәр студентлар Советы» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе.

2008—2009 елларда «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» региональ иҗтимагый оешмасы вице-президенты.

2009—2011 елларда Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсенең баш белгече.

2011 елдан 2016 елга кадәр икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе башлыгы урынбасары, эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге башлыгы.

2016 елда Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы.

2016 елның 18 октябреннән 2019 елның 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

2019—2021 елларда Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2021―2022 елларда ТР Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2022—2025 елларда — Татарстан Республикасы Менделеевск районы башлыгы[4][5].

2025 елның апрелендә Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

2025 елның сентябреннән — Түбән Кама шәһәре мэры, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы башлыгы[6].

Дәүләт бүләкләре

  • Татарстан Республикасында иң яхшы ел җәмәгатьчесе (2007);
  • Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты (2007);
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының Рәхмәт хаты (2009);
  • Яр Чаллы шәһәре мэрының Мактау кәгазе (2011);
  • Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мактау кәгазе (2015);
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2021)[1];
  • Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2025)[7][8].

Рейтинглар

  • «Казан шәхесләре» рейтингында 22 нче урын;
  • «Полиция һәм администрация» рейтингында 24 нче урын;
  • «Җитәкче» рейтингында 2 нче урын.

Шәхси тормышы

Өйләнгән, ике баласы бар[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Беляев Радмир Ильдарович (рус.). tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  2. Радмир Беляев избран мэром Нижнекамска (2025-09-22). 5 декабрь 2025 тикшерелде.
  3. Эльза Кузнецова. «Чтобы Нижнекамск зазвучал на всю страну»: Радмир Беляев стал главой Нижнекамского района (рус.) (24 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  4. Назначен новый руководитель Менделеевского муниципального района (рус.). mendeleevsk.tatarstan.ru (16 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  5. Беляев Радмир Ильдарович (рус.). Бизнес Онлайн. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
  6. Эльза Кузнецова. «Кому, как не товарищу Беляеву?»: какие проблемы будет решать новый глава Нижнекамска (рус.) (24 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  7. Радмир Беляев — Татцентр.ру. 5 декабрь 2025 тикшерелде.
  8. О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (23 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
  9. назначен начальником управления экономического развития и поддержки предпринимательства Исполнительного комитета г. Набережные Челны (рус.). kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.