Гүзәл Хәбетдинова

Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова (рус. Хабутдинова, Гюзель Мударисовна, 14 ноябрь 1969, Әлмәт, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы һәм Әлмәт мэры (2025 елның сентябреннән)[1]; Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы (2024—2025); 2019―2024 елларда «Татшина» акционерлык җәмгыяте директоры. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

Тәрҗемәи хәле

Гүзәл Хәбетдинова 1969 елның 14 ноябрендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа.

1992 елда «икътисади кибернетика» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын (квалификациясе — «икътисадчы-математик»), 2002 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый[2].

Хезмәт юлы

1992 — «Татнефть» берләшмәсенең Куст мәгълүмат-исәпләү үзәгенең мәгълүмати һәм җитештерү процессларын модельләштерү җитештерү бүлеге, 1992—1993 елдан үзәкнең планлаштыру, анализлау һәм техник-икътисади күрсәткечләрне фаразлау җитештерү бүлеге инженеры.

1993—1995 — «Татнефть» берләшмәсенең «ТатАСУнефть» куст мәгълүмат-исәпләү үзәгенең анализны планлаштыру һәм техник-икътисади күрсәткечләрне фаразлау буенча җитештерү бүлеге инженер-программисты.

1995—1998 — «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе икътисадчысы.

1998—2003 — Җитештерү хезмәте күрсәтүнең үзәк базасы УПУ план-икътисад бүлеге башлыгы.

2004—2007 — «Әлмәтнефть» нефть-газ табу идарәсенең икътисади исәп-хисаплар һәм фаразлау бүлеге башлыгы.

2007—2017 — «„Татнефть-Нефтехим“ идарәче ширкәте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2022 елдан «Татшина» акционерлык җәмгыяте) директорының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары, 2017—2019 елларда директор вазифаларын башкаручы, 2019—2024 елларда директоры[3].

2024 елның 15 ноябрьдә Әлмәт районы Советының чираттан тыш утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына тәкъдим итә[4].

2025 елның 23 сентябрендә V чакырылыш Шәһәр Советының беренче сессиясендә, яшерен тавыш бирү юлы белән, Әлмәт районы муниципаль районы башлыгы һәм Әлмәт мэры итеп сайлана[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

2003 — «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең Электр төяү җайланмаларына җитештерү хезмәте күрсәтүнең Әлмәт үзәк базасы Мактау грамотасы.

2005 — Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең «Россия профсоюзларына 100 ел» юбилей медале.

2005 — «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе директорының Рәхмәте.

2007 — «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» Татарстан Республикасы медале.

2007 — «Әлмәтнефть» нефть-газ табу идарәсенең «Мактаулы нефтьче» исеме.

2011 — «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең «Мактаулы нефтьче» исеме.

2012 — Россия нефть-газ төзелеше профзоюзының «Диалог һәм партнерлык» күкрәк билгесе.

2013 — Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы.

2019 — Россия нефть сәнәгатьчеләре берлегенең Мактау билгесе.

2019 — «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме.

2019 — Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәте.

2020 - «Югары конкуренциягә сәләтлелек өчен» номинациясендә «Ел җитәкчесе—2020» республика бәйгесе лауреаты[6].

2023 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале.

2024 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале[7].

Искәрмәләр

  1. Хабутдинова Гюзель Мударисовна Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/grats/xabutdinova-gyuzel-mudarisovna (рус.). Татар Информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  2. Хабутдинова Гюзель Мударисовна. Реальное время.
  3. Хабутдинова Гюзель Мударисовна. Бизнес online.
  4. Гюзель Хабутдинова назначена исполняющей обязанности руководителя Исполнительного комитета Альметьевского района. Әлмәт муниципаль районының һәм Әлмәт шәһәренең рәсми сайты (15 ноябрь 2024).
  5. Гюзель Хабутдинова избрана главой Альметьевска (рус.). Татар Информ (23 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  6. Рустам Минниханов: Конкурс «Руководитель года» - это хорошая возможность поблагодарить трудовые коллективы и их руководителей за вклад в экономику Татарстана — Единый Портал органов государственной власти и местного самоуправления "Официальный Татарстан". tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
  7. Хәбетдинова Гүзәл Мөдәрис кызы. Әлмәт муниципаль районының һәм Әлмәт шәһәренең рәсми сайты.