Илдус Зарипов

Илдус Фатыйх улы Зарипов (рус. Зарипов Ильдус Фатихович; 20 февраль 1967, Максабаш, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе. Теләче районы башлыгы (2011—2019), Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы башлыгы (2020 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы[2].

Тәрҗемәи хәле

Илдус Зарипов 1967 елның 20 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Максабаш авылында туа[3]. Мәктәпне тәмамлагач, Совет Армиясендә хезмәт итә (1985—1987).

Белеме

1993 елда «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын, 2006 елда «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый[4].

Хезмәт юлы

1987 елдан төгәл машиналар төзү заводының радиоэлектрон аппаратурасы слесаре-җыючысы булып эшли.

1991—1992 елларда — Саба районының «Максабаш» колхозы рәисе.

1992 елда — халык депутатларының Теләче район советы юрисконсульты.

1992 елда Теләче районы буенча салым инспекциясе начальнигы була.

1997—1999 елларда — Теләче районы финанс бүлеге мөдире, район администрациясе башлыгының икътисад буенча урынбасары.

1999 елда Зәй районы һәм Зәй шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2003—2011 елларда Татарстанның төрле ширкәтләрендә җитәкче вазыйфаларында эшли: «Татэлектросеть» ДУП генераль директоры (2003—2004); «Татэнергосбыт» ААҖ директоры (2004—2008); «Азимут» ААҖ (2009—2011) һәм «„Татфлот“ суднолар йөрү компаниясе» ААҖ (2011) генераль директоры.

2011 елның июненнән — Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. Илдус Зарипов 2011 елның 9 декабрендә Теләче муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан сайлана[5].

2019—2020 елларда — Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе[6]. 2020 елның 23 сентябрендә Илдус Зарипов Лаеш районы һәм Лаеш шәһәре башлыгы итеп билгеләнә[7], район башлыгы вәкаләтләрен 2025 елга кадәр башкара. Шушы елның 22 сентябрендә V чакырылыш Лаеш шәһәре Советының беренче оештыру утырышында депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән шәһәр башлыгы итеп Илдус Зариповны сайлый[8]. Дәүләт эшлеклесе 2025 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы башлыгы сайлауларында җиңү яулый һәм[9] район башлыгы вазифасына билгеләнә.

Бүләкләр

  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • 2014 — «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары» мактаулы медале;
  • 2014 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале;
  • 2015 — «СССР төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан» истәлекле медале;
  • 2015 — РФ Саклану министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале;
  • 2015 — «Казан шәһәрендәге 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты» истәлекле медале;
  • 2016 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
  • 2016 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале[10];
  • 2017 — «Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен» мактаулы билгесе;
  • 2017 — «Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлар өчен» күкрәк билгесе;
  • 2017 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
  • 2019 — Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы[11].

Искәрмәләр

  1. Исполнительный комитет Лаишевского муниципального района (рус.)
  2. Зарипов Ильдус Фатихович. 30 сентябрь 2025 тикшерелде.
  3. Исполнительный комитет Лаишевского муниципального района, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11 
  4. Исполнительный комитет Лаишевского муниципального района (рус.). Лаишевский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  5. Ильдус Зарипов единогласно избран главой Тюлячинского муниципального района, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11 
  6. На 32-ой сессии Совета района избрали руководителя Исполкома Лаишевского района, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11 
  7. Ильдус Зарипов стал главой города Лаишево
  8. Главой города Лаишево избран Ильдус Зарипов. 30 сентябрь 2025 тикшерелде.
  9. В Татарстане избрали глав еще 18 районов республики [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  10. Ильдус Зарипов — Татцентр.ру. 30 сентябрь 2025 тикшерелде.
  11. Зарипов Ильдус Фатихович глава Лаишевского муниципального района РТ [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.