Дамир Ишкинеев

Дамир Азат улы Ишкинеев (рус. Ишкинеев Дамир Азатович; 11 февраль 1967, Нурлат, Татарстан АССР) ― хуҗалык, нефть сәнәгате һәм дәүләт эшлеклесе. 2023 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районы башлыгы. 2005―2023 елларда «МАКойл» кече ширкәте җитәкчесе[1]. Техник фәннәр кандидаты (2016).

Тәрҗемәи хәле

Азат Ишкинеев 1967 елның 11 февралендә Нурлат шәһәрендә туа. 1985—1987 елларда армиядә хезмәт итә.

Белеме

1992 елда «очу аппаратлары двигательләре инженеры» белгечлеге буенча Казан авиация институтын, 1999 елда «Нефть һәм газ ятышларын эшкәртү һәм файдалану» белгечлеге бөенча Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый[2].

2011 елда «МВА: Инновацион һәм проект менеджменты» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә укый.

2016 елда техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[3].

Хезмәт юлы

Технологик транспорт идарәсендә эксплуатация бүлеге начальнигы вазифасында эшли, соңрак «Нурлатнефть» НГДУга күчә. 1999―2005 елларда «Татнефтеотдача» ачык акционерлык җәмгыяте нефть чыгару производствосы җитәкчесе вазифасын башкара.

Азат Ишкинеев 2005—2019 елларда «МАКойл» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры (башкаручы директоры), 2023 елга кадәр җәмгыятнең генераль директоры итеп билгеләнә[4].

2010 елдан Нурлат район Советы депутаты итеп сайлана, социаль өлкә, мәгариф, мәдәният, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча даими комиссия җитәкчесе була[5].

«Татарстан — Яңа гасыр» республика хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсе Советы рәисе[6]

2023 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының чираттан тыш XXVIII сессиясендә Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советы рәисе итеп сайлана[7]. Азат Ишкинеев бу вазифада 2025 елга кадәр эшли.

Дәүләт эшлеклесе 2025 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасының Нурлат районы башлыгы сайлауларында җиңү яулый[8] һәм район башлыгы вазифасына билгеләнә.

Шәхси тормышы

Өйләнгән, ике баласы (улы, кызы) бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Нурлат районы башлыгы итеп Дамир Ишкинеев сайланды. Татар-информ, 1.06.2023
  2. Ишкинеев Дамир Азатович (рус.). Избиратель - Депутат. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  3. Глава Нурлатского муниципального района (рус.). Нурлатский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  4. Ишкинеев Дамир Азатович / О «Макойле». Организация АО «МАКОЙЛ»
  5. Дамир Ишкинеев избран главой Нурлатского района. 2023 елның 3 июнь көнендә архивланган. Ассоциация Cовет МО РТ, 1.06.2023 [рус.]
  6. Эстафета по новому асфальту. YouTube, 10.08.2015
  7. В Нурлатском муниципальном районе избрали нового главу. Нурлатский муниципальный район, 1.06.2023
  8. В Татарстане избрали глав еще 18 районов республики [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  9. Ишкинеев Дамир Азатович глава Нурлатского района РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  10. Дамир Ишкинеев биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  11. Признание заслуг: Дамир Ишкинеев награжден медалью «За доблестный труд». Нурлатский муниципальный район, 12.04.2022 [рус.]

Сылтамалар