Алмаз Әхмәтшин

Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин (рус. Алмаз Салимович Ахметшин, 11 март 1967, Биккол, Татарстан АССР13 май 2025, Смоленск) — Россия дәүләт эшлеклесе. Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары (2023—2025). Нурлат муниципаль районы башлыгы (2018―2023 елларда). Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.

Тәрҗемәи хәле

Алмаз Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында Татарстан АССРның Нурлат районы Биккол авылында туа[1]. 1985—1987 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1991 елда «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. 1991—1996 елларда «Татагропромстрой» ААҖндә мастер, прораб, участок башлыгы булып эшли.

1996 елдан Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре администрациясе архитектура бүлеге мөдире — баш архитекторы. 1998—1999 елларда — «Татсельжилкомхоз» республика җитештерү берләшмәсенең капиталь төзелеш бүлегенең әйдәп баручы инженеры. 1999 елда «Татагропромстрой» ААҖ баш инженеры. 1999—2001 елларда «„Агрострой“ Казан тресты», «Татагропромстрой» ААҖ баш инженеры. 2001 елдан «Татсельжилкомхоз» генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары, баш инженер, 2002 елдан генераль директоры.

2008—2010 елларда — Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе, инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча министр урынбасары. 2010 елда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков карары белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнә[2]. 2016 елдан 2018 елга кадәр «Энергопрогресс» инженер үзәгенең генераль директоры булып эшли[3].

2018 елның 7 февралендә Алмаз Әхмәтшин Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[4]. 2018 елның 23 сентябрендә Нурлат районы башлыгы итеп сайлана.

2023 елның 25 маенда Смоленск өлкәсе Думасы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинны өлкә губернаторы вазыйфаларын башкаручы Василий Анохинның төзелеш буенча урынбасары вазыйфасына раслый[5].

2023 елның 1 июнендә, Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары итеп билгеләнү сәбәпле, Нурлат районы башлыгы вазифасыннан азат ителә[6].

2025 елның 13 маенда вафат була[7].

Бүләкләре