Илдар Халиков
Илдар Шәфкать улы Халиков (рус. Ильдар Шафкатович Халиков; 21 ноябрь 1967, Әгерҗе, Татарстан АССР) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе, эшмәкәр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе (2010 елның 22 апреле[1] — 2017 елның 3 апреле), «Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе (2017—2022), «Максимилианс-Казань» ҖЧҖ финанс директоры (2023 елдан), «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе (2017 елдан).
Тормыш юлы
1967 елның 21 гыйнварында Татарстан АССРның Әгерҗе шәһәрендә туа[2]. Мәктәпне тәмамлагач, 1985 елдан армиядә хезмәт итә, 1987 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан университетының юридик факультетына укырга керә.
1993—1995 елларда Илдар Халиков, алдынгы белгеч буларак, «Челны-банк»ында кредитлар, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкара.
1995—1996 елларда «КАМАЗ» ААҖендә Хокук идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли.
1996–2003 елларда — «КАМАЗ» ГАҖнең финанс директоры, генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары – икътисад һәм финанслар директоры, генераль директорның корпоратив стратегия буенча урынбасары була.
2003—2005 елларда Чаллы шәһәренең администрациясен җитәкли.
2006 елның 1 гыйнварында Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе, шәһәр мэры булып эшли башлый.
2010 елның 22 апреленнән 2017 елның 3 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе була[3][4][5].
2017 елның 4 апреленнән 2022 елның 31 декабренә кадәр «Татэнерго» АҖнең Директорлар Советы рәисе булып эшли.
2017 елдан — «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе, 2025 елның 10 октябрендә әлеге вазифага яңадан сайлана[6].
2023 елның 1 гыйнварыннан — «Максимилианс-Казань» ҖЧҖ финанс директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Дәүләт бүләкләре
- II дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге батырлык өчен» медале (1987);
- «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медале (1997);
- Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (2001);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Дуслык ордены (2008);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2012);
- Почёт ордены (2014);
- «Дуслык» ордены (2015);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2017)[7].
Җәмәгать бүләкләре һәм исемнәре
- Россия Эчке эшләр министрлыгының «Россия Эчке эшләр министрлыгына 200 ел» медале (2002);
- Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының «Җирле хәрби идарә органнарында фидакарь хезмәт өчен» мактау билгесе (2004);
- Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Автомобиль техникасын булдырган өчен» күкрәк билгесе (2004);
- «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм иткән өчен» билгесе (2005);
- Россия Федерациясе Наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту буенча дәүләт комитетының «Наркомат» хәрби хәрәкәтләр журналының мактау билгесе — II дәрәҗә «Наркомат ордены» (2005);
- «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (2005);
- РОСТО (ДОСААФ) оешмасының «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел» юбилей медале (2005);
- Россия Федерациясе Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен» медале (2006);
- III дәрәҗә Изге кенәз Даниил Московский ордены (2006);
- «Кузбасска хезмәт иткән өчен» медале (2006);
- Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының «Җирле хәрби идарә органнарында фидакарь хезмәт өчен» мактау билгесе (2006);
- «Дәүләт думасы. 100 ел» юбилей күкрәк билгесе (2006);
- «Муниципаль берәмлекнең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә «2006 елның иң яхшы муниципаль хезмәткәре» Республика конкурсы лауреаты (2006);
- Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты (2006—2008);
- Россия Федерациясе Оборона министрының мактау грамотасы (2007);
- Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең «Ярдәм иткән өчен» истәлек медале (2007);
- «Россия Патриоты» истәлек медале (2007).
Гаиләсе
Искәрмәләр
- ↑ Татарстан депутатлары ТР Премьер-министры вазыйфасына Илдар Халиков кандидатурасын раслады, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2010-04-24
- ↑ Чем запомнился премьер-министр РТ Ильдар Халиков? Досье. 9 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ Ильдар Халиков утвержден Премьер-министром Татарстана — Правительство РТ
- ↑ Online, БИЗНЕС. Ильдар Халиков объяснил «БИЗНЕС Online», почему покинул пост премьер-министра [рус.], БИЗНЕС Online. 3 апрель 2017 тикшерелде.
- ↑ Ильдар Халиков оставил пост премьер-министра Татарстана и возглавит УК «Татэнерго» — Коммерсантъ Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2017. Архивировано 4 апрель 2017 года.
- ↑ Ильдара Халикова переизбрали главой татарстанского реготделения ассоциации юристов России (рус.). Бизнес Онлайн (10 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
- ↑ Правительство Республики Татарстан. prav.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2016. Архивировано 15 гыйнвар 2016 года.
- ↑ Предприниматель Халикова Гузель Илмировна (ИНН 165009347046) (рус.). vbankcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
- ↑ Встреча Премьер-министра Республики Татарстан И. Ш. Халикова с представителями компании American Axle (США). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2011. Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
- ↑ Справочник персоналий. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.