Дамир Фәттахов
Дамир Илдус улы Фәттахов (рус. Фаттаов Дамир Ильдусович; 11 октябрь 1979, Казан) — дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры (2018—2021). РФ Яшьләр эше буенча федераль агентлык (Росмолодёжи) җитәкчесе урынбасары (2021—2025), Бөгелмә районы һәм шәһәре башлыгы (2025 елның 28 маеннан)[1].
Тәрҗемәи хәле
Дамир Фәттахов 1979 елның 11 октябрендә Казанда туа.
1997 елда Казанның 122 нче гимназиясен тәмамлый. Шул елда яшүсмерләр арасында карате буенча республика чемпионы була.
2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, тугыз ел ТР эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.
2003 елда Республиканың беренче Президенты Дамир Фәттаховка республика КВН командасын оештырырга куша. Нәтиҗәдә, уңышлы «Дүрт татар» КВН командасы барлыкка килә.
2005 — 2006 елларда — Казан шәһәр Думасы депутаты.
Аннары өч ел Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе булып эшләгән, 2009 елның 10 апрелендә — Казанның Киров районы, 2010 елда Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән.
2011 елда Дамир Фәттахов — Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен, 2013 елда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.
2016 — 2018 елларда — Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2018—2021 елларда — ТР яшьләр эшләре министры[2].
2021—2024 елларда — РФ Яшьләр эше буенча федераль агентлык (Росмолодёжи) җитәкчесе урынбасары[3].
2025 елның сентябреннән — Бөгелмә шәһәре мэры, Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы башлыгы[4].
Шәхси тормышы
Хатыны: Анастасия Фәттахова — «Планета-фитнес» челтәре җитәкчесе, нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, танылган хореограф, җәмәгать эшлеклесе.[5]
Өч баласы бар.
Бүләкләре
- «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе (2002).
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005).
- Татарстан Республикасы президенты М.Ш. Шәймиевның Рәхмәт хаты (2008).
- Казан Мэры И. Р. Метшин Рәхмәте (2010).
- Россия Федерациясенең Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале (2011).
- Татарстан Республикасы президенты Р. Н. Миңнехановның Рәхмәте (2012, 2014).
- «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» истәлекле медале (2013).
- «Фидакарь хезмәте өчен» медале (2014).
- «Сочида 2014 елгы XXII Олимпия кышкы уеннары һәм XI Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014).
- Казанның Мактау грамотасы (2015)[6].
- «Казанга намуслы хезмәт өчен» аерымлык билгесе (2016).
- Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре (2019).
- Россия Федерациясе президенты Рәхмәте (2021).
- «Милосердие» медале (2021).
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2021)[7].
Искәрмәләр
- ↑ Бугульминский район возглавил Дамир Фаттахов. www.m.business-gazeta.ru (28 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2025.
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы спорт министрын һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрын билгеләү турындагы Указларга имза салды (рус.). Татарстан Республикасы Рәисе. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ «Сомнений быть не могло – только алга!»: Дамир Фаттахов уезжает в Москву (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Фаттахов Дамир Ильдусович мэр г. Бугульмы (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2025.
- ↑ В Казани закрылись проекты жены Дамира Фаттахова. Бизнес-Онлайн, 8.07.2023 [рус.]
- ↑ Дамир Фаттахов назначен министром по делам молодежи РТ (2018-06-22). 1 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Мәскәүгә китәр алдыннан Фәттахов Татарстан яшьләре белән хушлашу видеоролигы яздырган. 1 ноябрь 2025 тикшерелде.
| Элгәре: Владимир Леонов 2014―2018 |
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры 2018—2021 |
Алмашка килүче: Тимур Сөләйманов 2021―2022 |