Тимур Сөләйманов (1987)

Тимур Сөләйманов, Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов (1987 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 сентябреннән 2022 елның декабренә кадәр — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[1] 2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[2]

Тәрҗемәи хәле

1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Әтисе – Җәүдәт Сөләйманов,галим, техник фәннәр докторы (2000), КФУ профессоры (2001), шагыйрь.

Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2009), Гранада университетының  [рус.]икътисад факультетын (2007, Испания), КФУ Идарә һәм территориаль үсеш институтының аспирантурасын (2012 ел) тәмамлаган. Инглиз, испан, алман телләрен белә.

Хезмәт юлы

2008—2009 елларда — «Сәләт» яшьләр үзәге ДУ яшьләр белән эшләү буенча белгече.

2010—2014 елларда — «ТР Студентлар лигасы» ТЯИО Президенты.

2014—2018 елларда — «Сәләт» РЯИФ башкарма директоры.

2018—2021 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.[3]

2021-2022 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[4]

2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2011, 2017 — Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты
  • 2013 — Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты
  • 2016 — «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш мактау билгесе
  • 2017 — Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә