Лотфулла Шәфигуллин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Лотфулла Шәфигуллин
Шафигуллин Лотфулла.jpg
Тулы исеме Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин
Туган көне 14 май 1955(1955-05-14) (70 яшь)
Туган
Эшчәнлеге хәрби төзүче
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале (ТР)

Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Сайт tattelecom.ru

Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин (рус. Шафигуллин Лутфулла Нурисламович; 14 май 1955, Симетбаш, Татарстан АССР) — «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры ( 2006—2019 елларда). Россия Федерациясенең атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. «Казаночка» баскетбол клубы президенты (2011 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Дүртенче (2009—2014), бишенче (2014—2019) һәм алтынчы (2019—2024) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Тукай премиясе лауреаты (2018)[1].

1955 елның 14 маенда Татарстан АССРның Арча районы Симетбаш авылында туа. «Хәрби төзүче» белгечлеге буенча Камышлы югары хәрби төзелеш-команда училищесын (1975), «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча Халыкара менеджмент академиясен (1992), «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Чиләбе дәүләт университетын (1999), «Күпканаллы телекоммуникация системалары» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика академиясен тәмамлый. Халыкара элемтә академиясе академигы.

1975—1991 елларда ССРБ Кораллы Көчләрендә гаскәри хезмәттә.

1993—1998 елларда — «Татарстан ит сәнәгате» җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары, «Татарстан ит сәнәгате» холдинг ширкәте вице-президенты.

1998—2001 елларда — Татарстан Республикасының Дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2001—2006 елларда — Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.

2006—2019 елларда — «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

2019 елның 9 сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе[2].

Лотфулла Шәфигуллин хәйриячелек белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел гыйбадәтханәсен төзекләндерергә ярдәм итә[3].

Кырлай авылында Сәгъди карт бакчасын, Арча районының Ташкичү авылында Мәрҗани музеен һәм Симетбаш авылы янында Мәрҗани чишмәсен, шул ук районда генерал Гани Сафиуллин музеен, Биектау районында Иске Казан кирмәнен төзи[4].

Арча районының Иске Муй авылында «Ислам нуры» мәчетен төзекләндерү эшләренә саллы өлешен кертә[5].

Арча районы Хәтнә авылында Петропавловск гыйбадәтханәсен торгыза, Хәтнә авылындагы "Изгеләр чишмәсе"н төзекләндерергә ярдәм итә[6].

Туган авылының беренче тракторчыларына һәйкәл куя.

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзүдә ярдәм итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Член Правления Фонда (рус.). Фонд поддержки развития культуры при Раисе Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  2. Шафигуллин Лутфулла Нурисламович. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ сайты
  3. Лотфулла Шәфигуллин Путин белән ни өчен очрашканы турында сөйләде. 2018 елның 28 февраль көнендә архивланган. «Татар-информ» МА, 26.01.2018
  4. Вахит Имамов: Тукай бүләгенә кайбер кандидатлар әрсезлеге туйдыра башлады. 2018 елның 16 март көнендә архивланган. «Татар-информ» МА, 14.03.2018
  5. Арча районында төзекләндерүдән соң «Ислам нуры» мәчете ачылды.(үле сылтама) ТР мөселманнары диния нәзарәте сайты, 31.08.2017
  6. Путин Таттелеком җитәкчесен ни өчен чакырткан. «Шәһри Казан», 26.01.2018
  7. Почетные граждане района (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  8. Генеральный директор Таттелеком Л. Н. Шафигуллин — Победитель конкурса «Благотворитель года-2016». 2018 елның 15 февраль көнендә архивланган. Tattelecom.ru, 02.05.2017
  9. Рустам Минниханов наградил лауреатов Госпремии им. Тукая. Татар-информ МА, 26.04.2018
  10. Шафигуллин Лутфулла Нурисламович. 4 декабрь 2025 тикшерелде.